Тәрбия эше

Бала киләчәк тормышка әзер­ләү өчен тәрбия ителә. Әгәр баланың яшәве өметле булмаса, аны тәрбия кылу өчен энергия түгүнең мәгънәсе дә юк. Шуның өчен хәзерге педагогия тән тәрбиясенә, гигиенага зур урын бирә. Фән, әдәбият яңалыклары мәдәнияттә өстен торган халыклар арасында иртәрәк тарала. Педагогиянең дә тән тәрбиясенә, гигиенага әһәмият бирүе бездә хәзер генә телгә алына башланса да, мәдәнияттән алдан баручы халыклар арасында ул моннан берничә ун еллар элек гамәлгә куелган һәм нәтиҗәләре дә мәйданга чыккан. Мәсәлән, инглизләрнең атаклы философ һәм педагогларыннан саналган Спенсер (1820-1904): «Баланы иң элек таза хайван итеп, аннан соң гына кеше итеп тәрбияләргә кирәк!» – дигән лозунгны куйган. Гомумән алганда, Көнбатыш Европаның күп мәмләкәтләрендә тән тәрбиясенә, гигиенага нык әһәмият бирелгән. Шуның аркасында анда үлү безгә караганда бермә-бер ким. Европада елына 1000 кешедән 13-14 кеше үлә. Бездә 1000 кешедән 26 кеше чамасы үлә. Әле бу хисап бөтен Русия күләменә каратып ясалган, әгәр ул татар-башкорт халкына каратып ясалса, куркынычлы рәкымнар килеп чыгачак.

Туйкин

Туйкиннарның әниләре Гайшә Фәхри кызы, уллары Кәбир һәм Фазыл гаиләләре белән. Уң якта Кәбир, сул якта Фазыл гаиләсе. Бөгелмә, 1928 ел

Халыкның үрчү-үрчемәве, икенче төрле итеп әйтсәк, яшәү-яшәмәве сәяси, иҗтимагый, икътисади һәм тарихи булган күп сәбәпләрдән килә. Шулар арасында педагогия иң зур урынны тота һәм мәсьәләне йә иҗаби, йә сәлби якка борып җибәрү дә нык роль уйный. Шунлыктан, без үзебезгә: «Безнең тәрбиябез берәмләрне һәм җәмгыятьне яшәтү нигезенә корылганмы?» – дигән бер сорау куярга һәм шуның җавабын эзләргә тиеш. Татар-башкорт халкы кебек, мәдәнияттә артта калган бер халыкның педагогларына, тәрбиячеләренә бу мәсьәләгә аерата әһәмият бирергә бик вакыт.

Бу мәсьәләне матбугат битләрендә, конференцияләрдә, мәктәпләрдә эшләп киңәйтергә, тирәнәйтергә һәм системага салырга кирәк булыр. Мәктәпләрдә анатомия-физиология, гигиена һәм дарвинизм системалы алып барылса һәм аңа күбрәк вакыт бирелсә, бигрәк тә педагогия курсларында, педагогия техникумнарында бу мәсьәләгә аерата әһәмият бирелсә, югарыда язылган сорауларга җавап бирүнең ишекләре ачылыр иде.

Рухи хәлләр (ми системасында була торган физиология үзгәрешләре) белән тәннең башка әгъзалары арасында нык бәйләнеш булу – күптән билгеле булган бер мәсьәлә. Шулай ук төкерек бизләре, ашказаны бизләре, озынча биз, тир бизләре кебек сыеклык чыгара торган аппаратларның әһәмиятләре дә күптән билгеле бернәрсә. Соңгы елларда анатомия-физиология фәннәре бик зур адымнар атлады. Ул адымнарның берсе шуннан гыйбарәт: кешенең тәнендә бизләр (секрецияләр) бик күп. Алар төрлесе-төрле матдәләр эшләп чыгаралар. Аларның эшләп чыгарган матдәләре кешенең яшәве, эшләве өчен һава дәрәҗәсендә мөһим. […]

Бу нәзарияләрнең сөземтәсе шул бу­ла: кайгы, курку, борчылу кебек сәлби булган рухи хәлләр, бизләргә сәлби яктан тәэсир итеп, бизләрнең эшләвен зәгыйфьләтә йә бөтенләй туктата. Көлү, шатлану, кәефләнү кебек иҗаби булган рухи хәлләр, бизләргә иҗаби яктан тәэсир итеп, бизләрнең эшен көчәйтәләр. Менә бу мәсьәлә педагогия өчен бик зур һәм файдалы материал бирә. Рухи хәлләрнең сәлби булганнары, бизләргә сәлби тәэсир ясап, кешенең (балаларның да) саулыгын югалта, организмын зәгыйфьләтә. Иҗаби булган рухи хәлләр, бизләргә иҗаби тәэсир итеп, кешенең организмын ныгыта, савыктыра. Кешенең организмнары ни тик­ле нык булса, ул төрле авыруларга да шултикле каршы тора ала. Организм зәгыйфь булса, авыруларга (чирләргә) каршы тора алмый. Димәк, кайгы, курку, борчылу кешенең саулыгы өчен ни тикле зарарлы булса, көлү, шатлану кебек кәефле хәлләр кешенең саулыгы өчен шултикле файдалы була. Спенсер да әйтә: «Һәртөрле борчылу кешедә авыру тудыра. Көлү – шул бор­чылудан туган авыруларга дәва була», – ди.

Хәзер без үзебезгә тукталып китик: бездә көлү бармы? Үкенечкә каршы, һич юк. Без көлә дә, көлдерә дә белмибез.

Менә шуның өчен безнең алдыбызда (башка эшләр белән бергә үк) күңел ачу, күңел күтәрү, көлү кебек саулыгыбыз, яшәвебез өчен һава дәрәҗәсендә кирәкле булган бер эшне алга җибәрү эше тора. Бу эштә юлбашчылык итү анатомия, физиология, гигиена, психология, педагогиядән азмы-күпме хәбәре булган укытучылар һәм башка укымышлылар өстендә торса, бу эшнең беренче урыны яшь буынның кешелек фабрикасы булган мәктәпләр булырга кирәк.

Мәктәптә балаларны күңелле тоту, уйнату, вакыт-вакыт көлдерү мәктәп яшьләре арасында кызыл җеп кебек сызылып барырга тиеш!

Кеше тәрбиясенең бик аз өлеше генә мәктәп эчендә була ала. Баланың күбрәк вакыты мәктәп тышында, гаиләдә үтә. Ашау-эчү, кием-салым, ял, йокы, уен кебек бала тәрбиясенең бик зур бер өлеше гаиләдә үтәлә. Аннан башка баланың яралдык чорыннан башлап, мәктәп яшенә чаклы булган тәрбиясе һәм мәктәп тышында калган балаларның тәрбиясе бар. Шулар өстенә мәктәп яшеннән узган үсмерләрнең һәм зурларның тәрбиясе, кешенең үз-үзенә тәрбиясе бар. Мәктәп эчендәге тәрбия дә мохит белән бик нык бәйләнә, шунлыктан тәрбия мәсьәләсен киң күләмдә алырга туры килә. Шуның белән бергә тәрбия эшендә мәктәпнең ролен билгеләргә кирәк булыр: мәктәп, бөтен тәрбия эшләренең мәркәзе булып, мәктәп тышындагы тәрбиягә үрнәк булырга һәм җитәкчелек итәргә тиеш. Әгәр мәктәп тәрбияне үз эчендә генә алып барырга маташса, бик зур ялгышкан булыр иде. Шунлыктан мәктәп тәрбиянең нигезләре, максади юллары белән бөтен мохитне таныштырып барырга һәм тәрбиянең зур бер өлешен мәктәп тышына юнәлдерергә тиеш. Бигрәк тә саулык саклау, яшәү мәсьәләсен аерата хатын-кызлар арасында үзләштерү тәрбиянең алдынгы бурычларыннан санала һәм зур энергия көтеп тора.

Рәкым — цифр.

Иҗаби — уңай.

Сәлби — кире.

Нәзария — теория.

Бөгелмә
«Мәгариф». – 1927. — №4. – Б.31-33.

Мәкаләнең журналдагы исеме: «Тәрбия эшендә мөһим бер мәсьәлә»

Комментарий язарга