«Тәндә җан бар әле»

(Буага Беренче бөтендөнья сугышыннан хатлар)

Казан федераль университетындагы Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән Әхмәдтәүфикъ Вахидовның хатлары саклана. Алар Германиядән һәм Австриядән Буа районының Яңа Тинчәле авылында яшәүче әти-әнисенә, туганнарына адресланган. Барлыгы – 18 хат. Шуларның тугызы – рус телендә, калганнары – гарәп графикасында татарча язылган. Хатлар 1914 ел белән башланып, 1918 елның 7 августы белән тәмамлана. Эчтәлегенә килгәндә, аларда сугыш хәлләре, әсирләр тормышы турында әйтелмәсә дә, һәрдаим посылка сорап язуы, хатларда еш очрый торган «тәндә җаным» гыйбарәсен куллануы хәлләренең җиңел булмавы турында сөйли. Хатларда Әхмәдтәүфикъның әти-әнисенә, туганнарына, күрше һәм таныш-беләшләренә ягымлы сүзләре, әдәби һәм матур теле игътибарга лаек.

Әхмәдтәүфикъ Вахидовның язмышы турында бездә мәгълүмат юк диярлек. Шулай да аның әсирлектән авылына исән-сау кайтуы һәм 1969 елда әлеге хатларны
үз кулы белән китапханәгә тапшыруы билгеле. Мөгаен, ул мәдрәсә бетергән, рус телен яхшы белгән, үзе дә язу-сызуга оста һәм татар әдәбиятын һәрдаим укып баручы зыялы кеше булгандыр.

Игътибарыгызга әлеге коллекциядән берничә хатны тәкъдим итәбез. Авторның тел-стиль үзенчәлекләре тулысынча саклана.

 

«Дорогие родителья!
Приехал я в Германию. Я здоров. Дорогая мать, присылаю Вам поклон. Дорогому брату поклон. Ваш сын Тауфик. 1914».

 

***

«Здравствуй, дорогой мой брат Юнус! Посылаю Вам с супругой вашей братское почтение, с любовью низкий поклон и желаю от господа Бога доброго здоровья, всего хорошего на свете. Затем сообщаю я вам, дорогой мой брат, свое нахождение, я в настоящее время нахожусь в плену у Австрии, жив и здоров, чего и вам желаю от господа Бога, доброго здоровья, всего хорошего на свете. Затем прошу вас что [в] деревню пишите письмо, мать мою не забывайте, жив буду приеду?.. Я вас век не забуду, остаюсь любящий вас твой брат Тауфик Вахитов. Апреля 17 д. 1915 г.»

 

***

«1915 года июня 28го дня многоуважаемым и дорогие мамаша и всем родным от вашего сына Тауфика. Спешу я Вам послать свою сыновскую глубочайшие почтения и желаю Вам всего хорошего. Затем уведомляю Вас, что мы находимся военном плену Австро-Венгрии. Живы и здоровы, славо Богу, чего и Вам желаю. Затем покорнейше прошу Вас по получению моего письма, пишите ответы, что вас там есть. Затем кланяюсь Хабиру от Шайхутдин, который это письмо писал. Пишите письмо на это открытку, который написано обратный адрес».

 

***

«Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле улып торгучы әнкәем хозур шәрифләренә сагынып бик күп сәламнәребезне ирсаль вә тәблигъ әйләдем. Вә бәгъдә Хәбир әбзәйгә җәмәгате берлән сагынып, күп-күп сәламнәребезне күндердем. Вә бәгъдә сеңлем Галиягә бик сагынып күп сәлам күндердем. Вә бәгъдә Галия сеңлем берлә Әсма сеңлемә кияве берлән сагынып күп сәламнәр күндердем. Вә бәгъдә энем Хәмидкә сагынып, күп-күп сәлам күндердем. Вә бәгъдә тирә күршеләргә һәм безне сораган дусларга безләрдин сагынып, күп сәламнәр күндердем. Вә бәгъдә үзебезнең әтрафтан сөаль идерсәгез, әлхәмделилла, тәндә җан. Бәгъдә сезләрнең сәламәт булуыгызны бер Алладин сорыйбызлар вә бәгъдә үзегездән майдан бирле хат алганым юк. Салмыйсызмы яки салып җитмәйме, шуны аерып язасызлар. Вә бәгъдә хат язганда Хәбир әбзәйнең кайда икәнлеген мәгълүм итеп язасызлар. Вә бәгъдә үзегезнең җибәрелмеш акчагызны алганым юк. Үзегез почтадан тикшертеп карагыз. Бәгъдә үзегезнең посылкагызны алдым июньдә. Шуннан соң һич хәбәрегез юк вә бәгъдә бу хатны алгачтан, мөмкин булса, тизләп каршы хат язуыгызны үтенәбезләр. Бәгъдә Солтангәрәйгә, Мөәсыйлә абыстайга барча җәмәгатегез берлән сагынып күп сәлам күндердем һәм башка агылдашларга күп сәлам. Бәгъдә аръяк кодаларга барча җәмәгатьләре берлә күп сәлам күндердем. Язылды 1916 ел, 20 октябрь. Хуш, сау булыгыз. Вәссәлам. Тәммәт».

 

***

«1917 ел, 20 гыйнвар.

Әссәламе галәйкем вә галә мин ләдәйкем, сезки гыйззәтле вә хөрмәтле улып торгучы әнкәем хәзрәтләренә безки угылыгыз Әхмәдтәүфикътан бик сагынып вә бик ирегеп бик күп сәламнәребезне ирсаль вә тәблигъ әйләп, хәердогаларыгызны үтендем. Вә кинә Габделхәбир әбзәйгә бик сагынып, бик ирегеп бик күп сәламнәребезне күндердем. Вә кинә җиңгәчигә һәм энем Габделхәмидкә бик сагынып, бик күп сәламнәребезне күндердем. Вә кинә сеңлем Бибиәсмага һәм киявенә бик сагынып, бик күп сәламнәремне күндердем. Вә кинә сеңлем Галиягә бик сагынып, бик күп сәламнәремне күндердем. Вә кинә үзебезне сораган агай-энеләргә һәм дуст-ишләргә бик күп сәлам диясезләр. Вә кинә үзебездән сөаль кылсагыз, әлегә тәндә җан бар әле. Моннан соң, Аллаһ нәкыйдер вә бәгъдә әнкәй сиңа сүзем шулдыр, зинһар, дип, еглап сорыйм, миңа һәр айда ике мәртәбә посылка җибәр. Үдәге кара икмәк сохари ясап һәм тәмәке җибәрегез. Тик, зинһар, ташлый күрмәгез, тәмәке үзем тартмасам, файдасы күптер. Акча җибәрмәгез. Акчаны алуы кыен. Үзегездән майдан салган посылкагыздин башка бернәрсә дә алганым юк. Хат та алганым юк. Хат ешрак салыгыз. Һәм Хәбир әбзәйнең кайда йөргәнен һәм ни хәлдә икәнен языгыз. Үзебезнең авылдан дүртәү торабыз бер лагерьда. Һәм Җинай Ибраһим да минем берлә бергә һәм идә күп сәлам. Сагынып язгучы Әхмәдтәүфикъ дип белерсез».

 

***

«Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле улан әнкәем хозур шәрифләренә безки угылың Әхмәдтәүфикътан бик сагынып, бик күп сәламнәребезне ирсаль вә тәблигъ идәм вә бәгъдә Хәбир әбзәйгә җәмәгате берлән сагынып бик күп сәлам күндердем. Вә бәгъдә сеңлем Галиягә бик сагынып күп сәламнәр күндердем. Вә бәгъдә сеңлем Әсмага киявене берлән сагынып күп сәламнәр диясе. Вә бәгъдә үзебезнең тарафтан сөаль шәрифләрегез улына калса, әлхәмделилла, сау-сәламәт дип беләсезләр. Вә бәгъдә үзегезнең җибәрелмеш хатыгызны һәм посылкагызны алдым. Аллаһы Тәгалә рәхмәт әйләсен безне искә төшергән өчен бала итеп. Бәгъдә акчагызны алганым юк, әле сау булсам алырмын, Алла теләсә. Бәгъдә, әнкәем, бу хатны алгачтан, мөмкин булса, зинһар, янәдән посылка саласызлар, аена ике мәртәбә икмәктән киптереп сохари җибәрегез. Әнкәем, авыр булса да, бер вакытка чыдагыз. Бәгъдә, әнкәй, Хәбир әбзәй хәзерендә кайда йөридер, сау-сәламәтме, аерып языгыз вә бәгъдә җиңгәчигә баласы берлән күп сәлам күндердем. Җиңгәй удә торамы, шуны языгыз, сәлам язмаган. Бәгъде Солтангәрәйдән Мөәсыйлә абыстайга, җәмәгатьләрегез берлән күп сәлам күндердем. Вә бәгъдә бу хатны алгачтан, Мөәсыйлә әби, безнекеләргә әйт, посылка салыгыз икмәктән киптереп, жәлләмәгез. Үзебез сау-сәламәт, сезләр дә сәламәт булгай идегез. 1917 апрель 5ендә вәссәлам».

 

***

«Дорогая мамаша!

Шлю Вам и родному братцу Хабиру сердечный привет и сообщаю, что я до настоящего время здоров. Нахожусь в настоящее время в Германии в плену. Нас здесь двое: я и Рахимджан. Сын Ваш Тауфик. 7 августа 1918».

 

Энҗе Сабирова

«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б. 18-21. 

Комментарий язарга