Талант, иҗтиһад һәм фидакярлек үрнәге (Мөнир Якупов тормышына һәм иҗатына бер караш)

Үткән гасырның сиксәненче елларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган бер төркем талантлы яшьләр килә: Х.Бигичев, Р.Сәхәбиев, С.Раинбәков, М.Якупов, Р.Маликов, Р.Идрисов… Табигатьтән, нәсел-нәсәбеннән кадерле ядкяр итеп тапшырылган затлы тавышлары белән совет илен таң калдыра алар.

 

Шулар арасыннан Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов шәхесенә аерым тукталып үтәсе килә.

…19 яшьлек үсмер Садрины патша хезмәтенә алалар. «Без авылны чыккан чакта күтәрелде томаннар, йә кайтырмын, йә кайтмамын, сау булыгыз, туганнар», – дип урам көйләрен җырлап, якыннарын сагыш-кайгыларда калдырып, чит төбәкләргә китеп югала ул. 25 ел буена сәлам хатлары гына килеп тора казна исәбенә яшәгән солдаттан. 25 ел! Күз алдыма китерсәм, тетрәнеп куям! Үзем Совет армиясендә ике генә ел хезмәт итсәм дә, туган җирләргә әйләнеп кайту вакытын көнләп саный идем. Монда 25 ел гомереңне алсыннар әле, туганнарыңны, авылыңны сагыну иксез-чиксез газап булгандыр. Якыннары бәхетенә, исән-сау әйләнеп кайта Садри солдат. Өйләнә, гаилә кора, кызы Афифәгә гомер бирә. М.Якуповның әтисе ягыннан бабасы Зәйнетдин исә мәдрәсәдә ныклы белем ала, соңыннан үзе укыган мәктәбендә хәлфәлек итә, мулла була. Мең ярым йорты булган Иске Атлаш халкы мөкиббән китеп тыңлый аның матур яңгырашлы моңсу тавышын, соңыннан ул моң, улы Әхәт аша, оныгы Мөниргә мирас булып күчкәндер! Бакый дөньяда бер генә үзгәлек тә буш урыннан калыкмый, ягъни юктан бар булмый! Җиде буынның берсендә яисә берничәсендә чагылыш таба ул… Димәк, Зәйнетдин мулланың илаһи тавышы Мөнир оныгында кабатлана…

1949 елның 25 мартында Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылында гомер кичерүче Әхәт абый белән Афифә апа гаиләсендә, Равил, Разия, Җиһанша, Камилдән соң, бишенче бала булып кечкенә Мөнир аваз сала. Дүрт елдан соң Әхәт абыйны Коробково хуторына урманчылык эшенә җибәрәләр. Бу «интернациональ сала»да, татардан тыш, урыс, мордва, чуашлар яши. Авыл үзе нибары унлап йорттан тора. Халкы урман карый, питомникта үсентеләр үстерә, агач янды-рып күмер ясый. Әхәт абый хуҗалыкта тотарга унбиш ат тәрбияли. Шулай булмый ни, урман-чытырман арасына зур техника белән керү мөмкин түгел, аның каравы, бахбайлар бу эштә алыштыргысыз мал: агач та сөйри алар, утыртып та йөртә, печәнен дә ташый, утынын да!

Әхәт ага үзе белгәнчә җырлар да көйли… Монда, карурман эчендә, аерата үзенчәлекле яңгырый аның сагышлы тавышы. Урманның шомлы шаулавы, кошларның моңлы сайравы дөнья белән таныша гына башлаган сабый Мөниргә дә тәэсир итми калмый. Мең аһәңнәргә, мең төсләргә бай икән бу урман! Әкияткә охшаш – серле, тылсымлы икән! Ә авылдаш абый-апаларның төрле телләрдә башкарган җырларын бирелеп тыңласаңмы-ы! Эрепләр китәрлек…

Мөнир беренче сыйныфны урыс мәктәбендә укый. Икенче сыйныфка кергәндә әбиләре генә яшәп калган туган авылларына кайталар. Атлашта Мөнир, ниһаять, татарча – ана телендә белем алуга күчә. Каникул вакытында иптәшләре янына Коробковога су коенырга, балык тотарга ашыга. Урман эчендә үзәгеңә үтәрлек салкын сулы күлләр азмыни? Тиз генә чумасың да, салкын су өтеп алуга, ярга сикерәсең. Шуңа күңелең булып, тизрәк җылыныр өчен кире Атлашка чабасың, аягың җиргә тими!

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, булачак җырчы күрше авылга – Иске Мостякка йөреп укый әле. Ләкин бу рәвешле озак «йөдәргә» насыйп булмый аңа. Әхәт ага: «Камил белән икегезне дә йөртеп укыта алмыйм, Мөнир, сиңа авылда гына калырга туры килер», – дип, бу хәлгә чик куя. Гаиләнең матди хәлен аз гына булса да яхшыртыр өчен, үсмер егет туган авылындагы промбыткомбинатка эшкә урнаша. Төзелешкә китерелгән известьны «сүндерерү» өчен ат белән су ташый. Монда эш беткәч, биш чакрым ераклыктыгы урманнан пилорамага бүрәнә китерергә билгелиләр. Чандыр гына күренсә дә, табигатьтән бирелгән көч, ныклык, чыдамлык ундүрт яшьлек егеткә хезмәттә сынатмаска ярдәм итә. Кичке мәктәпкә йөреп тракторчы таныклыгы алганнан соң, бригадир соравы буенча, аны «За мир» колхозына механизатор итеп күчерәләр. Кышын салам эскерте тарттыра, җәйләрен арба тагып печән-үлән ташый, басу-кырлар сукалый. Беркадәр вакыттан соң Мөнир колхоз рәисенә кереп белешмә (паспорт урынына) сорарга батырчылык итә. Новоульяновск шәһәренең һөнәри училищесына укырга керер өчен шул язу да ярап куя. Биредә үсмерне мәҗбүриләп диярлек хорга язалар. Баянчы баштарак: «Нишләп болай кычкырып җырлыйсың?» – дип бәйләнсә дә, соңыннан аны башлап җырлаучы итеп билгели.

Шуннан китә инде булачак опера җырчысының киң колачлы иҗаты… Училищеда бер ел укыганнан соң, җәйге каникул вакытында район үзәгенә барып, ниһаять, паспорт алуга ирешә (уналты яше тула). Яшь һөнәрине шәһәрдән җибәрергә теләмиләр. Монда ул төрле фестивальләрдә катнаша башлый. Шуларның берсендә күреп, «Волгасантехмонтаж» идарәсенең комсомол секретаре Якуповны үзәк идарәгә эшкә чакыра. Анда күчкәч, егет көндез станокта тимер кыра, тимер бөгә, кичләрен Мәдәният сараена – үзешчән сәнгать
түгәрәгенә җырларга йөри.

Көннәрдән беркөнне шәһәр урамында аның күзенә ят афиша ташлана: Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Шәрипова белән Габделхак Шаһиев концерт куярга килә икән ләбаса! Мондый мөмкинлекне ычкындырырга ярыймы соң?! Мөнир концерттан рухи савыгып кайту белән генә чикләнми, чарага хәтле Венера ханымны эзләп таба, аннан үзенең җырлавын тыңлап каравын үтенә. Ризалык алгач, татар халкының «Көзге ачы җилләрдә» һәм шагыйрь Юрий Полухин сүзләренә композитор Серафим Туликов язган «Родина» җырын башкара. Күренекле җырчы аңа: «Тавышың әйбәт, сиңа, энекәш, Казанга күчәргә кирәк», – ди. Шунда ук җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Александр Ключарев исеменә тәкъдимнамә дә язып бирә.

Мөнир, тәвәкәлләп, 1968 елның 3 гыйнварында Казанга килә. Аны ансамбльнең хормейстеры Җ.Котдусов, Тукай исемендәге филармониянең сәнгать җитәкчесе М.Нигъмәтҗанов тыңлап карый. Сынау беткәч, егеткә чыгып торырга кушалар, ун минут киңәшкәннән соң, кире чакырып алалар һәм җырчы буларак хор төркеменә кушылырга тәкъдим итәләр. Александр Ключарев исә:

– Төзелештә күпме ала идең соң, энем? – дип сорый.

– 120-125 тәңкә, – дигән җавап ишетә.

– Без алай ук түли алмыйбыз шул, энекәш. 75 сумга риза булсаң, рәхим ит…

Казан хәтле Казанга кил дә… риза булмыйча кая барасың инде?! Репетиция башлануга бер ай да үтми, Мөнир Якупов кырык биш көнлек тәүге гастроленә чыгып китә. Ансамбль Нижгар, Ленинград, Нарва, Рига, Калининград кебек шәһәрләрдә чыгыш ясый, Казанга кайтышлый Мәскәүдә ике концерт куя. Егеткә бу вакытта нибары унсигез яшь була. Унтугызынчы туган көнен Рига шәһәрендә каршылый ул. Гастрольдән кайтуга, җырчыны уч төбе кадәр «сөенче хаты» көтеп тора: хәрби комиссариат егеткә ватан алдындагы бурычы турында искә төшерүне кирәк таба. Егерме икенче майда армия сафлары тагын бер талантлы солдатка байый…

Тиешле вакытын күн итек таптап үткәргәч, Мөнир Якупов яңадан җыр һәм бию ансамбленә әйләнеп кайта. Яшьлек дәрте ташып торган «гөрнәдирне» сәнгать әхрамында җылы каршылыйлар, кабаттан элекке эшенә билгелиләр. Озакламый Җәвит Котдусов аны үзенә чакыртып ала:

– Сиңа, энекәш, укырга кирәк, – дип, консерваториягә юллама бирә. Ул вакытка имтиханның беренче туры Якуповтан башка гына үткән була инде. Кабул итү комиссиясе рәисенә мөрәҗәгать итеп карарга уйлыйлар. Аларның үтенечен тыңлагач, Нәҗип Җиһанов:

– Әйдә, энекәш, җырлап кара инде, алайса, – дип, яшь җырчыны икенче турда катнаштыра. Егетнең башлангыч музыкаль белеме булмавы ачыклангач, күренекле композитор аңа әзерлек курсларында укырга киңәш итә. Ике ел сизелми дә үтеп китә һәм, ниһаять, өметле артистны консерваториягә кабул итәләр. 1978 елда әлеге уку йортын тәмамлаганнан соң, Мөнир Якупов М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына эшкә чакырыла. Бу вакытта, алда искәртелгәнчә, элитар сәнгатькә берсеннән-берсе талантлырак яшьләр килә. Нәҗип ага Җиһанов һәм Нияз ага Даутовның тырышлыгы аркасында театр чын-чынлап үсеш-күтәрелеш чорын кичерә.

Мөнир Якуповның биредәге беренче роле Ш.Гонуның «Фауст» операсында Валентин партиясе була. Катлаулы эчке кичерешләр тулы бу образны яшь җырчы сокландыргыч рәвештә ачып бирә. Югыйсә монда, арияләр башкарудан гайре, драма артисты да булырга кирәк бит әле! Театрда эшли башлау чорында аның репертуарында «Князь Игорь» операсыннан (А.Бородин) Игорь партиясе барлыкка килә (урыс классик операсында бу партия иң катлаулылардан санала). Яңа гына консерватория тәмамлаган белгечкә мондый җаваплы роль тапшыру – талантны тану, егеттән киләчәктә зур җырчы чыгачагына ышану билгеседер, мөгаен.

Мөнир Якупов, хактан да, һәм мөгаллимнәренең, һәм остазларының өметен аклый, бер-бер артлы А.Римский-Корсаковның «Царская невеста»сында – Грязной, П.Чайковскийның «Пи- ковая дама»сында – Граф Томский, Д.Пуччининың «Богема»сында – Шонар, «Тоска»сында – Скарпиа, Ж.Бизеның «Кармен»ында – Борис, Д.Вердиның «Риголетто»сында – Риголетто, «Травиата»да – Барон һәм башка бик күп образлар тудыра. Таланты һәм тырышлыгы аркасында үз чорының сәхнә йолдызлары булган Венера Шәрипова, Фәхри Насретдинов, Сара Садыйкова кебек остазлары белән бергә иҗат итү бәхетенә ирешә.

Мөнир Якуповның милли сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше гаять зур. Ул барлык татар операларында да катнаша диярлек: С.Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль драмасында – мулла, Н.Җиһановның «Алтынчәч»ендә – Хан, «Муса Җәлил»ендә – Ишназаров образларын сәхнәгә чыгара. Җырчының соңгы елларда башкарган рольләре арасында Фатих Әмирхан партиясен (Резеда Әхиярова «Шагыйрь мәхәббәте») аерым атап узарга кирәктер.

Янә куандырганы шул: җырчыны элеккеге СССР илләрендә генә түгел, бөтен дөньяда беләләр. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап опера һәм балет театры һәрдаим Дания, Бельгия, Һолландия, Португалия, Франция, Австрия тамашачыларының күңелен яулап кайта. Мондый гастрольләрдән, билгеле, Мөнир Якупов та читтә калмый.

Бу җәһәттән 1998 ел күренекле сәнгатькяребез өчен бигрәк тә истәлекле. Көнбатыш Аурупа илләре тамашачысын тетрәндереп кайтуга, АКШта эшләп килгән татар җәмгыяте чакыруы буенча, театр җырчылары Нью-Йорк шәһәрендә дүрт концерт бирә. Анда милли операларыбыздан арияләр һәм борынгы җырлар яңгырый. Океан артында гомер кичергән кан кардәшләребез Мөнир Якуповның көчле, моңлы тавышына таң кала. Аларның күңелләрендә соклану һәм горурлану хисләре ныгый. Җырчыны чәчәкләргә күмәләр, зурлап кунак итәләр. Америкадан кайтырга өлгерми, Төркия операсының 75 еллыгына багышланган фестивальгә чакыру килә, анда да Зилә Сөнгатуллина
белән Мөнир Якупов юл тота. Биредә Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан арияләр һәм дуэтлар башкарыла. Озакламый Кипр утравында үткәрелгән «Турсай» төрки халыклар опера фестивалендә катнашырга насыйп була. Бу юлы Татарстанның атказанган артисты Разия Үзбәкова белән гала-концертта чыгыш ясыйлар. Татар артистлары, һәрвакыттагыча, алкышларга күмелә…

…Артка борылып карасаң, күпме еллар, күпме юллар үтелгәнен күреп исең китә. Казан-Кулаткы арасында гына да күпме йөрелгән икән, әй?! Чит илләрне, чит шәһәрләрне айкау – кичә генә булган кебек югыйсә!

Юк шул, күпме гомер узган…

Татарстанның халык артисты Мөнир Әхәт улы Якупов 2000 елдан башлап үзе тәмамлаган Казан дәүләт консерваториясендә (бүген ул лаеклы рәвештә Н.Җиһанов исемен йөртә) мөгаллимлек кыла, тормыш юлында мулдан туплаган тәҗрибәсен, гыйлемен яшь буынга тапшыра. Шәкертләр белән эш иткәндә тырышлык кына җитми, чиксез сабырлык та сорала: һәрберсенең күңелен аңлый, аңа җайлаша белергә кирәк. Һичкемне тупас рәвештә ачуланырга, кимсетергә ярамый, киресенчә, һәркемне мөмкин кадәр үсендерү, өметләндерү, үз-үзенә ышандыру зарур.

Мөнир Якупов студентларына бер сайлаган юлдан тайпылмаска киңәш итә, кеше гомерен яраткан хезмәтенә (бу очракта – иҗатка) багышлаганда гына бәхетле була дип аңлата.

Мөгаен, ул хаклыдыр.

Һәрхәлдә, шәхси үрнәге нәкъ шуны раслый кебек.

 

Рәдиф Сәгъди

Безнең мирас. — 2017. — №2. — 89-93 б. 

Комментарий язарга