Ә сез «талак» турында беләсезме?

Талак г. — Хатын аеру. «Талак кылу, иреккә җибәрү» мәгънәсендәге «талакун» сүзеннән.

Талак кылучы ир талик дип, ә иреннән аерылган хатын талика дип атала. Митлак – Талак кылучы (кушамат). Аллаһы Үзе рөхсәт иткән нәрсәләр арасында талак Аллаһ сөймәгән гамәлләрдән исәпләнә. Шуңа күрә талакны булдырмый калу өчен барлык мөмкинлектән файдалану зарур. Коръән-Кәримнең «Хатыннар» сүрәсендә 128 нче аятьтә болай диелә: «Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерлерәк.» («Коръән тәфсире» буенча.)

Талак гыйбарәсенең ир тарафыннан ничә тапкыр әйтелүенә карап, кире кайтарылышлы һәм кире кайтаргысыз талак төрләре булган.

Талак сүзен өч тапкыр кабатлаудан соң, талак кире кайтаргысыз булып исәпләнгән. Ләкин әлеге гыйбарәне куллануда гарәпләр әллә нинди нечкәлекләр уйлап чыгарганнар. Мәсәлән, «Синең муеныңда бау», «Алжир шәһәрендә ничә чирәп булса, мин синең белән шулар санынча аерылам» дип әйтү «өчле талак» исәбенә кертелгән, ә «Син минем хатыным түгел инде», «Син үз иркеңдә» дип әйтү бер тапкыр кабатланган гыйбарә булып исәпләнгән. «Син яртылаш аерылган һәм тагын өчтән бер өлешкә талак кылынган» дигән гыйбарә исә, мондагы өлешләрнең арифметик суммасы хәтта бер бөтенгә тулмаса да, ике тапкырлы талакка бәрабəр дип аңлатылган.

Ир белән хатынның аерылышуы хатын инициативасы белән эшләнгән очракта (хуль) никах яңартыла алмый. Бу вакытта хатын иренә, ул биргән мәһәрне кире кайтару өстенә, компенсация дә түләргә тиеш (гыйваз).

 

«Безнең мирас» журналы — 2017. — №3. — Б.98.

Фото: pixabay

Комментарий язарга