«Тәфтиләү» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай

Тәфтиләү
(Татар халык көе, Г.Тукай сүзләре)

И мөкатдәс, моңлы сазым!
Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен,
Айрылабыз, ахрысы!

Очты дөнья читлегеннән
Тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга
Ят яраткан Раббысы.

 

 

«Тәфкилев» көе

«Борынгы Тәфкилев фамилияле бер мөфтинең урысча укый торган бик матур бер кызы бер француз җегетенә гашыйк була. Кыз француз җегетен, ата-анасы күрмәгән чакта, өенә дә китерә.

Бервакыт шулай, мөфти хәзрәт өендә кыз белән җегет күрешеп торган чагында, өстләренә мөфти хәзрәт үзе керә.

Кыз, аптырауда калып, үзенең мәгъшукын зур пыяла шкаф эченә яшерә.

Алай да мөфти хәзрәт җегетне күрә. Таягын алып, җегетне кыйнарга килә башлый.

Җегет исә, тиз генә шкафны ватып чыгып, тәрәзәдән сикереп кача.

Шкафны ватканда, җегетнең битенә вә кулына пыялалар керә. Идәнгә җәелгән хәтфә паласлар өстенә кайнар каннар тама…

Минем исемдә шулкадәр генә калган.

Аннан соң җегет белән кыз арасында нинди маҗаралар булгандыр, миңа мәгълүм түгел. Ләкин «Тәфкилев» көенең моңлылыгына караганда, җегет белән кыз арасында мотлак бер фаҗига булгандыр дигән фикер килә».

Г.Тукай

 

«Тәфтиләү» көе тарихының берничә варианты бар. Шулардан икесе морза Тәфкилевләр нәселе белән бәйле. Габдулла Тукай «Халык әдәбияты» язмасында «Тәфкилев» көе тарихын Оренбург диния нәзарәтендәге дүртенче мөфти Сәлимгәрәй морза Тәфкилев (1837-1885) гаиләсендә булган күңелсез вакыйгага нисбәт итә. Бүгенге башкорт әдәбиятчылары исә аның тарихын тагын йөз ел элегрәк яшәгән морза Котлымөхәммәт Тәфкилев эшчәнлегенә бәйли. Тәфкилев фамилиясе, үзгәрешләр кичереп, тора-бара «Тәфтиләү»гә әйләнгән булса кирәк.

Сезнең игътибарга Тәфтиләү исеменә бәйле бәет тәкъдим итәбез.

Тәфкилевләр йорты, Уфа. Тол калган Фатыйма бикә бинаны банкка арендага бирә.

 

Тәфтиләү бәете

Тәфтиләү байның гурничасы,
Йорт уртасында аның мунчасы.
Тәфтиләү байның кызы чукынган,
Үксеп елый аның әнкәсе.

Тәфтиләү байның икедер кибете,
Ак уканы салалар үлчәүгә.
Тәфтиләү байның кызы чукынган,
Поплар илтәләр аны чиркәүгә.

 

(Сәхифә «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.)

 

Безнең мирас. — 2021. — №2. — 112-113 б.

Комментарий язарга