Табигатьнең сәхнәгә бүләге

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Галимә Ибраһимова 1909 елда Мамадыш өязенең Түбән Шүләнгер авылында туа. Шунда үсә, шунда зифа буйлы үсмер кыз булып җитешә. Билгеле, кайчан да булса артисткага әверелермен, ил-көнемнең ихтирамын казанырмын, дигән уй башына да килми. Ләкин, күп вакыттагыча, монда да очраклы бер вакыйга аның язмышын көтелмәгән якка борып җибәрә.

Ул елны чикләвек бик уңа. Галимә иптәш кызлары белән җәй буе Түбән Шүләнгер урманнарында әвәрә килә. Озакламый, көзләр узып, йорт эшләре җиңеләйгәч, җыйган чикләвеген сатып аз-маз акча юнәтер, бер уңайдан театр техникумында укучы Мәрьям апасын да күреп кайтыр, дип аны Ка- занга җибәрәләр. Кызый шәһәргә исән-сау килеп җитә, кирәкле тулай торакны эзләп таба һәм шунда айдан артык кунак булып ята: апасына ияреп репетицияләргә йөри, татар театрында барган спектакльләрне карый. Шулай
йөри торгач бервакыт аны актер, режиссер Зәйни Солтан күреп ала. Мәшһүр артист чикләвек сатарга килгән авыл кызының ике якка үреп салган калын чәч толымнарына, тал чыбыктай буйсынына сокланып карап тора да:

– Мәрьям, бу сеңелең – табигатьнең сәхнәгә дигән бүләге ләбаса! Син аны артистка ит, – ди.

Шул вакыйгадан соң күпмедер вакыт узгач, Галимә Казан театр техникумында укый башлый. Техникумны тәмамлауга, аны Мәскәү эшче театрына җибәрәләр. 1929 елда әлеге театр белән ул Урал, Себер якларында гастрольләрдә йөреп кайта. Татар һәм урыс драматургларының әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә катнаша, төрлесе төрле характердагы байтак рольләр башкара. Иптәшләре яшь кызның сәләтен күрәләр, киләчәктә аңардан яхшы артист чыгар дип өметләнәләр, укуын дәвам итәргә киңәш бирәләр. Аларның сүзен тыңлап, ул Мәскәү Үзәк театр сәнгате техникумына (шул замандагы югары уку йорты) укырга керә. Биредә күренекле профессорларның лекцияләрен тыңлый, атаклы педагоглардан дәресләр ала, башкала театрларында күрсәтелгән спектакльләргә йөри.

Мәскәүдә югары белем алгач, Галимә Ибраһимова яңадан Казанга кайта. Аның шуннан соңгы бөтен иҗат гомере Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә үтә. Ул бик күп образлар иҗат итә. Билгеле, аларның барысына да тукталу, һәркайсына бәя бирү мөмкин түгел. Шулай да, аеруча характерлы образларның кайберләрен искә төшереп үтәсе килә.

Галимә Ибраһимова – асылда лирик табигатьле артистка. Яшь һәм сөйкемле булуын искә алып, күрәсең, режиссерлар аңа күбрәк кызлар яки яшь хатыннар ролен бирәләр. Артистканың иҗат йөзе дә нәкь әнә шундый образларда тулырак ачыла.

Фридрих Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясендәге Луиза – Галимә Ибраһимованың академия театры сәхнәсендә башкарган беренче роле. Дөнья драматургиясенең иң гүзәл казанышыннан саналган әсәр каһарманын тәҗрибәсез актриса никадәр тулы-төгәл гәүдәләндерә алгандыр, ул турыда хәзер фикер йөртү шактый кыен. Табигый матурлыгы һәм яшьлеге бу эшне җиңел башкарып чыгарга ярдәм иткән, күрәсең. Җәмәгатьчелек Галимәнең беренче уенын җылы каршылый. Әлеге уеннан соң аның һәр чыгышын алкышлар белән каршылау гадәткә керә. Шул елларда театрда труппа мөдире булып эшләгән Мәрьям апа Чанышеваның: «Бик күпләр театрга Галимә өчен генә килә иде. Бүген уйнамаса, ичмасам, сәхнәгә генә чыгарып бастырыгыз, дип ялваручыларның исәбе-саны булмый торган иде», – дип сөйләгәне булды.

«Мәкер һәм мәхәббәт»тән соң театр Уильям Шекспирның «Отелло» трагедиясен әзерли башлый. Отелло ролен мәшһүр трагик Мохтар Мутинга, Дездемонаны Галимә Ибраһимовага бирәләр. М.Мутинның кайнар табигатьле, гаярь артист булуы мәгълүм. Үзенә тапшырылган рольләрне ул шулкадәр мавыгып, бирелеп уйный ки, еш кына хәтта «уенчы» икәнлеген онытып та җибәргәли. Табигый, аның Отеллосы да ифрат кызу канлы, дуамал һәм куркыныч кеше була. Мондый партнер белән уйнау җиңелләрдән түгел. Кан баскан бәбәкле, куркыныч кыяфәтле Отелло-Мохтарны күрүгә Дездемона-Галимә калтырап төшә, чытырдап күзләрен йома, сүзләрен әйтә алмый җәфалана.

Гомумән, актриса күңеленә Мохтар Мутин ифрат таләпчән, туры сүзле һәм принципиаль сәнгатькяр булып кереп калган. Шулай бервакыт «Отелло» спектакленнән өзек рәвешендә берничә фото төшереп алырга ниятлиләр. Галимәгә дә килергә, киенеп-әзерләнеп торырга кушыла. Кушканнар икән, килми чараң юк. Вәләкин М.Мутин кызны бик коры тота:

– Бар әле, сеңелем, буталып йөрмә. Сара Бернар булгач минем янда төшәрсең, – ди.

Аның бу сүзләрендә тәҗрибәсез артистканы санга сукмау, кимсетүдән бигрәк, аны Сара Бернар дәрәҗәсендәге атаклы партнер итеп күрәсе килү теләге көчлерәк кебек.

Театрда Отеллолар алмашына тора, ә Дездемона һаман Ибраһимовада кала. Мутиннан соң Отеллоны Шакир Шамильский уйный башлый. Аның Отеллосы уйлап эш итәргә ярата, салмаграк та, басынкырак та була. Бусыннан инде Галимә дә артык курыкмый, үзен иркенрәк тота, образны тирәнрәк, тулырак ачуга ирешә. Дездемона белән Луизадан тыш, ул Виктор Гюгоның «Анджело» драмасындагы Катарина, Уильям Шекспирның «Король Лир» трагедиясендәге Корделия, Александр Островскийның «Яшенле яңгыр» драмасындагы Катерина, төрек язучысы Назыйм Хикмәтнең «Мәхәббәт хикәясе»ндәге Ширин рольләрен башкара. Артистка тудырган бу образларның һәркайсы турында озаклап сөйләргә мөмкин булыр иде. Шунысына гына басым ясыйсы килә: Галимә Ибраһимованың артистлык осталыгы спектакльдән спектакльгә үсә бара, ул үзе башкарган һәр рольнең үзенчәлекле якларын тотып алырга өйрәнә, сәхнәдә тулы канлы, тормышчан образлар тудыру югарылыгына күтәрелә.

Галимә Ибраһимова иҗат иткән образлар арасында үзебезнең татар драматургиясе каһарманнары да байтак очрый. Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясендәге Сәлви образы – шуларның иң характерлысы. Муса Җәлилнең әлеге спектакль турында язып калдырган рецензиясендә мондый юллар бар: «Рольләрне аеруча матур башкаручылардан Аксак Тимер ролендәге Гайнуллинны, Сәлви ролендәге Г.Ибраһимованы күрсәтергә була. Бу иптәшләрнең уеннарында җанлы характер, образ тудырырга тырышу – уенны спектакльнең эчтәлеге белән органик бәйләп, тигез алып бару, һәр хәрәкәтне һәм сүзне җентекләп эшләү күзгә бәрелә». Каһарман-шагыйребезнең фикерләренә өстәп, шуны әйтергә мөмкин: Сәлви ролен Галимә Ибраһимова озак еллар уйный, аны һаман баета, тирәнәйтә тора. Комедия татар халкының яраткан спектакленә әйләнеп, дистә еллар дәвамында берөзлексез уйналып килгән икән, монда, башкалар белән бергә, һичшиксез, Галимә Ибраһимованың да өлеше зур.

Сәхнә әсәре – коллектив иҗат. Театрда эшләүчеләр бер җан, бер кан булып укмашканда гына спектакль уңыш казанырга мөмкин. Шулай да, спектакльнең төп «хуҗасы» – режиссер. Рольләргә артистларны ул сайлый, әсәрнең ничек сәхнәләштерелүе беренче чиратта аңа бәйле. Режиссер артистның иҗат мөмкинлекләрен яхшы белсә, аны мавыктыра, канатландыра алса, бу артистка да, режиссерга да куаныч-шатлык кына китерә. Галимә Ибраһимовага ул яктан да бәхет елмая. Татар дәүләт академия театрында аңа тәҗрибәле, игътибарлы сәнгать ияләре белән берлектә эшләргә насыйп була. Артистканың иҗади үсешенә аеруча күп көч куйган шундый затларның берсе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла ага Йосыпов. Нинди рольләрдә, нинди спектакльләрдә генә сынап карамый ул аны! Илле яше тулып килгән көннәрдә Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» драмасындагы Сара исемле яшь кыз ролен бирә. Роле яхшы да… ләкин, ни генә димә, яшь бара бит – Галимә Ибраһимова олыгаеп килә. Шул ук вакытта режиссерның гаҗәеп сөйкемле бу артистканы сәхнәдән читләштерәсе дә килми. Нишләргә? «Димәк, актрисаны олы яшьтәге хатыннар роленә кертергә вакыт җиткән», – дигән нәтиҗәгә килә ул.

Күп кенә талантлы артисткалар үзгә амплуага күчә алмыйча гаҗиз булалар, кайвакыт унар ел буе сәхнәдә күренмиләр яисә бөтенләй сәхнәне ташлыйлар. Мостай Кәримнең «Кыз урлау» комедиясен куйганда, Г.Йосыпов Г.Ибраһимовага урта яшьтәге тол хатын ролен тапшыра. Аю төсле салмак хәрәкәтле Дәүләтбай (артист Гали Надрюков) янында Галимәнең Туктабикәсе бик яшь күренә. Ләкин режиссер барыбер максатыннан чигенми, аны Аяз Гыйләҗев язган «Көзге ачы җилләрдә» драмасындагы Ак түти ролендә сынап карарга уйлый. Башта артистка үзенә бирелгән роль белән килешми. Репетицияләр киеренке шартларда уза. Мамыктан сырмалар тегеп киеп карый, әмма йөреше, үз-үзен тотышы, сөйләшүе белән һаман да яшь кыз булып кала. Авызын уймак кадәр генә ачып, гөнаһсыз сабыйдай күзгә карап торуларын күргәч, режиссер үзе дә шикләнә төшә. Әмма өметен өзми. Уйланырга, эзләнергә куша.

Башка иҗат кешеләренең – язучыларның, рәссамнарның, композиторларның – эш вакытындагы уйлануларын, тир түгүләрен, газаплануларын, ичмасам, язып-сызып ыргыткан тау-тау кагазь өемнәреннән чамалап була. Шиксез ки, артист та алардан ким иза чикми. Төннәр буе утырып, рольгә хас эчке һәм тышкы буяулар эзли, күпме дулкынлана, ачы күз яшьләре түгә! Тамашачы аны белми дә, сизми дә…

«Көзге ачы җилләр»дән соң артистка Чыңгыз Айтматовның мәгълүм повесте буенча эшләнгән «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә катнаша. Бу юлы инде өлкән яшьтәге кыргыз хатынын ул шундый шәп итеп уйный ки, бер спектакльне дә калдырмыйча караган театр әһелләре дә югалып калып: «Әсәлнең анасын кем уйнады соң?» – дип сорарга мәҗбүр була.

«Көзге ачы җилләрдә» спектакленнән күренеш. Хөсәен Уразиков, Галимә Ибраһимова. 1960 нчы еллар

Галимә Ибраһимованың соңгы еллардагы иң уңышлы роле – Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасындагы Ана образыдыр, мөгаен. Баштарак аңа бу роль дә җиңел бирелми. Рольне кулына алгач, ул шактый вакытлар фикер туплап, образның асылына төшенә алмыйча аптырап йөри. Ни өчен бу ана шундый коточкыч хәлдә кала соң әле? Гомер буе җиргә ябышып яткан, тамырланып беткән куллары беркайчан да ал-ял күрмәгән, авыр сугыш елларында, үзе ач торып булса да, балаларын туендырган, аларны киендергән ана нигә чит кеше бусагасында кала? Аны әнә шундый авыр сораулар борчый. Хәтта премьерадан, котлаулардан соң да ул һаман эзләнә, үзе башкарган образга яңа детальләр өсти…

Татарстанның илле еллыгы уңаеннан театр Мәскәүгә гастрольләргә баргач, бу спектакльне андагы тамашачылар да яратып карый. «Правда», «Известия», «Советская культура» газеталарында һәм «Театральная жизнь» журналы битләрендә «Әни килде» спектакленә багышланган рецензияләр басылып чыга. Ул рецензияләрдә ана ролен башкаручы Галимә Ибраһимовага карата да күп җылы сүзләр әйтелә. Әлеге спектакльдә иҗат иткән Ана образы аша ул үзенең иҗат мөмкинлекләре иксез-чиксез булуын тагын бер кат раслый.

«Әни килде» спектакленнән күренеш. Галимә Ибраһимова, Айдар Хафиз. 1970 ел.

…Татар театр сәнгатенең чишмә башында Тукайлар, Камаллар, Тинчуриннар торган. Бу игелекле сәхнәдән Зәйни Солтан, Нәгыймә Таҗдарова, Шакир Шамильский, Гөлсем Болгарская, Хөсәен Уразиковлар узган. Шушы данлы театрда Галимә Ибраһимованың да илле ел буе эшләве күп нәрсә турында сөйли. Ул аның сәхнәсендә татар, урыс һәм дөнья классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күпсанлы гүзәл, хискә бай образлар иҗат итә. Хатын-кызның рухи көчен, характер ныклыгын, тыйнаклыгын, гаделлеген һәм намуслылыгын күрсәтә. Радио һәм телеспектакльләрдә дә истә калырлык образлар тудыра Галимә. Эшчеләр, авыл халкы, Совет Армиясе сугышчылары алдында чыгыш ясый, үзенең тәҗрибәсен яшь артистлар белән уртаклаша. Г.Ибраһимова образларны гадилек, күркәмлек белән, тирән фикер йөртеп иҗат итә. Табигать аңа чибәрлек, мөлаемлык, ефәктәй йомшак тавыш биргән. Бу – сәхнәдә ярты уңыш дигән сүз. Уңышның икенче яртысын тырыш- лык һәм иҗат газабы бирә, билгеле.

Галимә Ибраһимова – сәхнәдә дә, тормышта да бәхеткә ирешкән кеше. Хәләл җефете, танылган балетмейстер Гай Таһиров белән бергә алар озын, матур гомер кичерә.

Күренекле артистканың йөрәге 1984 елның 26 мартында тибүдән туктый.

Әлфия Минһаҗева

Безнең мирас. — 2017. — №2. — 82-88 б. 

Фото: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры архивы

 

Комментарий язарга