Сугыш турында истәлекләр

 

1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолётлар шәһәрләребез өстенә бомба яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Меңнәрчә, миллионнарча совет кешеләре, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алдылар, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелделәр.

Татар халкы бу сугышны азатлык өчен көрәш буларак кабул итте. Татарстаннан ярты миллионнан артык кеше  (560 мең) сугышка китте. Алар арасында шактый гына татар язучылары да (шул исәптән, безнең Азнакай районыннан Г. Галиев, Ә. Кари кебек әдипләр дә) бар иде.

Язучылар  сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр бирделәр, кулларына каләм һәм корал тотып көрәштеләр. Ә. Фәйзинең “Халыклар ярсуы” шигырендәге менә бу юллар ул көннәрдә һәркемне биләп алган уй-теләкләрне чагылдыра:

                                             Каушарга, бер адым чигәргә,

                                             Халыклар, юк безнең хакыбыз,

                                             Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!

                                             Бу – безнең мөкатдәс антыбыз! 

Совет солдаты һәрвакыт җиңүнең безнең якта булырына тирән ышаныч белән яшәде, һәм ул көн килде. 1945 елның май аенда татар егете Гази Казыйхан улы Заһитов җиңелгән Германиянең Рейхстагы өстенә Җиңү байрагын кадады. Быел инде илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.

Безнең Азнакай районы өчен 70 еллык — аерата истәлекле вакыйга. Чөнки быел шушы төбәкара фәнни-гамәли конференциянең сәбәпчесе булган балалар шагыйре, фронтовик, мөгаллим, районыбызның Уразай авылында туган Әнәс Кариның тууына да 95 ел. Быел аның юбилей елы. Ул юбиляр да, фронтовик та. Әнәс Кари Орёл янындагы сугышларда катнаша. Әнәс Кариның 1943 нче елда язылган “Билгесез донорга” шигыре хәрби-патриотик рух белән сугарылган. Яралыга донор биргән кан, йөрәккә яңа куәт биреп, Татарстаныбызның мәшһүр Идел елгасы кебек яңа көчләр бүләк иткәнен сурәтли ул бу шигырендә.

Әкрен-әкрен сүнеп барган гомер         Кан агыла … сизәм йөрәгемнең

Менә тагын балкып кабына,                Яңа куәт белән типкәнен, —

Чөнки тәнгә нәзек көпшәләрдән,          Һәм ул миңа ташкын Идел кебек

Тормыш биреп ал кан агыла.              Яңа көчләр бүләк иткәнен.

                        Донор иптәш – сөйгән ватандашым!

                        Исемең ничек, кем син, кайда син?

                        Белмим сине, әмма Ватан өчен

                        Көрәшләрдә алгы сафта син!

Безнең Тымытык авылында да Җиңү бәйрәмен югары рухта үткәрү өчен, күп кенә эшләр башкарыла. Авыл үзешчәннәренең, мәгариф хезмәткәрләренең Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәргән смотр концертлары, мәктәптә хәрби җырлар җырлап маршка басу конкурслары, “Аҗаган” уеннары, ветераннарга шефлык оештыру, ветераннар белән очрашулар, укучыларның сугышта катнашкан бабалары турында иншалар язуы — сугышта катнашканнарга, безнең бүгенге матур тормышыбызны бүләк итүчеләргә ихтирам билгесе.

Төбәкара фәнни-гамәли конференция өчен язылган “Сугыш турында истәлекләр”дигән хезмәтемне укучыларым язган иншалар белән тулыландырасым килә. Җиденче сыйныф укучысы Баһаветдинова Румия   “Әбиемнең сугыш елларындагы хезмәте” дигән иншасында  әбисе һәм бабасы турында истәлекләр белән уртаклаша:

                                                                             “Бабайлар көрәшеп безгә

                                                                              Тынычлык яулап алган.

                                                                               Ә күпләре кайталмыйча,

                                                                               Сугыш кырында калган.

                                                                               Тиздән Җиңү бәйрәме,

                                                                               Бәйрәм итәр бар халык.

                                                                               Кайберләре сагышланып,

                                                                               Кайберләре  шатланып.

                                                                               Әни сөйли бабаемның

                                                                               Яу кырында калганын.

                                                                               Һәр ел саен бу бәйрәмне,

                                                                               Елап каршы ала ул.

                                                                               Күкләребез аяз булсын,

                                                                               Сугыш уты янмасын.

                                                                               Әби- бабайлар язмышын

                                                                               Без күрергә язмасын.!”

                                                                            ( Г.Гыйниятуллина). 

Сугыш… нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык кешеләрне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы  тәмамланганга  70 ел үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә,  бу еллар кабат искә төшә.

Минем дәү әбием Шәрипова Рәисә Кәрим кызы — сугыш елларындагы ачлыкларны күреп үскән кеше. Әбием 1933 нче елның 22 нче июлендә Башкортстанның Яңаул районы Исәнбай авылында туган.

Шуннан соң 1941 нче елны әбием мәктәпкә белем алырга, укырга  керә. Кызганычка каршы, әбием, башлангыч сыйныфны тәмамлауга , фермага эшкә урнаша. Чөнки 1941 нче елның 22 нче сентябрендә әбиемнең әтисен, ягъни Рамазанов  Кәримне фронтка җибәрәләр.

Шуннан соң әбиемнең әнисенә, Рамазанова Гөлтуташ Шакир кызына, бик кыенга туры килә. Ул берьюлы ике эштә  эшли. Әле ул гына да түгел, аңа берүзенә дүрт баланы тәрбияләп аякка бастырырга туры килә.

“ Ә  калганын сөйләмим. Без күргәнне язып, әйтеп бетерерлек түгел. Без күргәнне, бүтәннәр күрмәсен!”- диде  миңа әбием.

Сугышлар булмый корбансыз.

Ансыз — юк  Җиңү туе.

Ә без үлгәннәр  алдында

Бурычлы гомер буе.

Җиденче сыйныф укучысы Лотфуллина Рәзилә исә үзенең “Әбиемнең әтисе — сугыш ветераны” дигән иншасында әтисе һәм әнисе ягыннан булган әбиләренең әтиләре Мирсәет һәм Юныс бабаларының сугышта күргән михнәтләре турында яза: “Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел. Җиңү көненә багышлап һәр ел бәйрәмнәр уза. Ул бәйрәмнәргә  ветераннар килә.  Алар — бәйрәмнең иң хөрмәтле кешеләре.

Минем Әхәт бабамның әтисе Әхмәт бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул хәбәрсез югалган. Ә әбиемнәрнең әтиләре Мирсәет бабай белән Юныс бабай сугыштан әйләнеп кайтканнар. Ләкин Мирсәет бабайның бер кулы гарипләнгән. Шулай да алар, гаиләләренә яхшы ир булып, әти булып, ә колхозда җитәкчеләр булып эшләгәннәр.

Миңа Әдибә әбием әтисе Юныс турында менә нәрсәләр сөйли: ”Әтием сугыштан яраланып, госпитальләрдә булып,  өебезгә кайтканда,  мин 3 яше тула язган бала булганмын. Мин, әтиемне күргәнем булмагач, чит кеше сыман танымый торганмын. Ул мине, озак вакыт үткәч, көчкә үзенә ияләштергән. Мин боларны әнием сөйләгән буенча гына хәтерлим.

Ул миңа сугыш җәфаларын сөйләгәнен хәтерләмим. Шулай да бервакыт, бер иптәше белән разведкага җибәрелеп, әсирлеккә эләккәннәрен, анда нинди җәфалар чиккәнәрен сөйләгәне булды: “Ачлы-туклы тотып, бер дә кирәкмәгәнгә, ерак җирдән, асфальт юл аркылы чиләк белән көн озынына ком ташыталар иде. Ничә көннәр ташыганбыздыр, хәтерләмим, шулай да беркөнне без иптәшем белән качарга сөйләштек тә, ком алырга барган җирдән  кире кайтмадык. Безне, этләр белән эзләп табып, этләрдән талатып алып кайттылар һәм бер караңгы подвалга кертеп төртеп аудардылар. Караңгы, дымлы, юеш урында күпме ятканбыздыр, белмим. Көнгә бер мәртәбә су белән бер кисәк ипи бирәләр иде. Шуннан гына  ничә көн ятканны белеп була иде. Беркөнне  ишекне ачтылар, чыгарга куштылар. Яктыга чыккач, күзләрне ачып булмыйча, хәлсезлектән егылдык. Торгач, безне үзебездән ком ташыткан урынга алып барып, булдыра алганча чокыр казыттылар да үзебезне чокырга каратып бастырдылар. Инде атарга команда булганда, Алланың рәхмәте белән, бер мотоцикл килеп туктады да, үзләренчә нидер тиз-тиз сөйләштеләр һәм безне атмыйча калдылар. Яңадан безне тагын теге караңгы подвалга алып кайтып яптылар. Бусы әле берсе генә без күргән  җәфаларның, — дип, уфтана иде ул. -Күпмедер вакыттан үзебезнекеләр килеп чыгып, без дә, гомеребез бетмәгәч, исән калдык,” — дип сөйләгәне булган иде.

Сугыш яраларыннан сызланып, җәфаланып, авыртынып, авырып,  әти 1988 нче елны вафат була.”

Сугыш вакытында безнең әбиләребез дә җиңү өчен бик күп тырышканнар. Алар колхозда эшләгәннәр, маллар караганнар, кышын сугышчыларга киемнәр теккәннәр, бияләйләр, оекбашлар бәйләгәннәр,үзләренең балаларын үстерергә дә җитешкәннәр.

9нчы май бәйрәмен ветераннар зур дулкынлану  белән үткәрәләр, чөнки алар шушы көнне тагын бер кат үткәннәрне яңарталар. Исән фронтовиклар очрашалар, туган нигезләргә әйләнеп кайтмаганнарын, сагынып искә алалар. Коточкыч сугышның һәр минутын күз алдыннан үткәрәләр.

Бөтен ил өстенә килгән афәтне җиңүгә бары тик кешеләрнең бердәмлеге, туган илебезне яратуы нәтиҗәсендә ирешелде, илебез ирешкән Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды.

Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!”

Шулай ук 7 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Миләүшә “Минем бабам — сугыш ветераны” дигән иншасын әбисенең әтисе турында горурлану хисләре белән иҗат иткән:

“Бабайның —  Гамбәрия әбиемнең әтисенең — бу дөньядан киткәненә 17 ел инде. Ул әбиемә үзенең сугышта күргәннәрен сөйли торган булган, ләкин сугыш турында бик күп сөйләргә яратмаган. Әбием аның медальләрен әле дә бик кадерләп саклый, безгә күрсәтә һәм үзенең күзләре яшь белән тула.

Бабай Ржевны, Орелны алганда сугышкан, яраланган. Озак госпитальдә яткан. Җиңү көнен Берлинда каршы алган.

Туган иленә кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, игенчелек эшен – басу- кырларын ташламаган.Тырыш хезмәте өчен шактый гына мактау кәгазьләренә hәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган .

Туган туфрагыңда тыныч йокла, бабам!”

Әйе, чыннан да, тыныч йокласыннар безнең сугыш ветераннарыбыз. Ә бүгенге көндә исән яшәүчеләренә Ходай хәерле гомер бирсен. Илебездә тынычлык булсын, Украинадагы кебек мәгънәсез сугышлар була күрмәсен!

 

 Нургалиева   Халидә  Әбүзәр кызы, Азнакай районы Тымытык гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Кулланылган әдәбият:

1.Ахмадуллин А. Г., Галимуллин Ф. Г., Галиуллин Т. Н.: 11 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.– 46–47 нче бит

  1. Коллектив: Утлы еллар поэзиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1972. – 97 нче бит.
  2. Коллектив: Татар балалар поэзиясе антологиясе.– Казан: Татарстан китап нәшрияты,1980.– 224 нче бит.

 

 

 

 

 

 

 

Комментарий язарга