Журнал «Безнең мирас»

«Су буйлап» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай


Су буйлап (Идел)

(Татар халык җыры)


Идел бит ул, бик киң бит ул,
Тирән бит ул, көчле бит ул,
Аяз кичне тын бит ул.
Болытлы көн, караңгы төн –
Без аерылган төн бит ул.Идел буенда күп йөрдем,
Салкын суында күп йөздем,
Тугайларын буйладым.
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез дип уйладым.


«Су буйлап» – Бөек Ватан сугышы вакытында бик киң таралган җырларның берсе. Җырның беренче башкаручысы – Зифа Басыйрова. Ул җырлаганда баянда Мөхтәр Әхмәдиев уйный торган була.

«Су буйлап»ның көен Казанга баянчы Оркыя Ибраһимова алып кайта. Ул бу җыр турында мондый истәлек калдырган: «Безнең Академия театры 1942 елның җәендә Татарстан районнарына гастрольгә чыкты. Идел буйлап Камага таба барабыз. Артистка Галимә Ибраһимова белән палубада утырабыз. Каяндыр алдан, пароход борыны ягыннан, бик моңлы җыр ишетелә. Барып карасак, аскы катта кисмәкләр арасына посып утырган бер яшь кыз ниндидер без ишетмәгән яңа моңлы көйгә җырлый:


«Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул шул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Болытлы көн, караңгы төн –
Без аерылган көн бит ул...»
«Су буйлап» җырының нотасы

Күрәсең, бу чибәр кызны да сугыш давылы сөйгәненнән аергандыр. Мин, баянымны шунда ук алып, көйне кызга ияреп уйный башладым һәм тиз арада отып та алдым. Хәтта Галимә дә отып алды. Кызның исемен, кайсы яклардан булуын белә алмадык. Ул беренче пристаньда ук төшеп калды. Соңрак бу көйне мин башка сүзләр белән Чаллы районында ишеттем. Аны Зифа Басыйровага өйрәттем. Ул аңа тагын яңа сүзләр өстәде. Шуннан соң без аны шул елның көзендә радио аша яңгыраттык. Көйнең үз исеме юк иде. Беренче мәртәбә Идел өстендә ишеткәнгә, без аны «Су буйлап» дип исемләргә карар иттек».


Бу җыр Георгий Ибушев, Зөһрә Сәхәбиева, Мәгәфур Хисмәтуллин, Мирсәет Сөнгатуллин, Халидә Бигичева, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Ратмир Вәлиев репертуарында бар.


Җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова (1910-1979)

(Сәхифә «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы материаллары нигезендә әзерләнде. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.)


Безнең мирас. — 2021. — №8. — 110-111 б.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру