Журнал «Безнең мирас»

Су анасы

Балачакта су буенда бәбкә саклап утырабыз. Берзаман Тәскирә апаны Су анасы алган дип кычкырыша башладылар. Без дә йөгереп киттек тегермән бөясенә. Бөя искиткеч зур, киң һәм тирән. Юк инде Тәскирә апа. Менә шушы басмада кер чайкаганда эләктереп алган инде Су анасы. Кычкырып та карыйлар: «Тәскирә, Тәскирә», – дип. Берзаман бу тавышка ирләр дә җыела башлады. Тиз генә чумып, эзләргә иде дә исәпләре, хатыннары чыр-чу килә, имеш, сине дә алыр Су анасы... Шулай да, тәвәккәлләделәр, озак кына эзләделәр, әмма Тәскирә апа табылмады. Өлкәнрәкләр: «Су анасының су астында өе бик тирән икән, шунда алып киткәндер инде», – диештеләр.


Сөйләүче: Фатыйхова Гайшә Галимҗан кызы (1932 елгы). Иске Комазан авылы.


Безнең мирас. - 2020. - №7. - 37 б. 


Фото: pixabay

Теги: Гөлфинур Дувалова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру