Журнал «Безнең мирас»

Җиңү паркында совет солдатына һәйкәл ачылды



Бүген Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында совет сугышчысына һәйкәл ачылды.






«Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Совет Армиясенең немец-фашистларын Бөек Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбриклим. Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз», — дип сәламләде Президент.





Яңа һәйкәлнең образы итеп 1945 елның 30 апрелендә Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов сайланган. «Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларда көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенче кешесе Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак!» — диде Рөстәм Миңнеханов.
16 яшеннән немецларга каршы көрәшкән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов тантанада онлайн рәвештә катнашты.




Рөстәм Асаев башкаруында «Гази Заһитов исемен онытмыйк» дигән сүзләр кертелгән, Җиңү көненә багышланган җыр яңгырады. Совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Рәсми затлар яңа 9,5 метр биеклектәге һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Ахырдан күмәк рәвештә «День Победы» җыры башкарылды.




Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.





  • Икенче Бөтендөнья сугышында миллионлаган кешене гомере өзелә. Сугышка ТАССРдан 700 мең кеше китә, яртысы әйләнеп кайтмый.

  • Һәйкәлне Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге скульпторлар командасы ясаган.

  • Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Гаскәр белән Берлинга кадәр җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемнәргә керә. 30 апрельдә, 22 сәгать 40 минутта ул Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләр арасында була.



Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру