Журнал «Безнең мирас»

Композитор Солтан Габәшинең тууына 130 ел

Татарлардан беренче профессиональ композитор һәм педагог Солтан Габәши (Солтан Хәсәнгата улы Габәши) 1891 елның 13 маенда хәзерге Биектау районының Кече Солабаш авылында мулла Хәсәнгата Габәши авылында туган.


Солтан кечкенә вакытында ук кубызда һәм гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. 1913-1915 нче елларда ул үзенең «Кәккүк», «Рокыя-гөлкәем», «Вальс», «Пикник» һәм «Татар кызы» дигән әсәрләрен яза.


С.Габәши 1915 елда Казанга килә һәм татар драма труппасының берничә спектакленә (Г.Исхакыйның «Зөләйха», Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», К.Рәхимнең «Бүз егет» әсәрләре) көйләр яза. 1932 елда ул Уфага күчеп китә һәм Башкорт сәнгать техникумында укыта, Башкортстан Композиторлар берлеген оештыручыларның берсе була.


С.Габәши 1942 елның 8 гыйнварында Борай районының Чалкак авылында вафат була.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру