Сочи Сабан туенда хатын-кызлар көрәшкән

30 июнь көнне Сочи шәһәрендә Сабан туенда хатын-кызлар да бил алышкан. Бу хакта Краснодар шәһәре татарлары автономиясе хәбәр итә.
Бәйрәм узган мәйдан берничә өлешкә бүленгән. Төп сәхнәдә Татарстаннан килгән артситлар — Азат Абитов һәм Ясмин (Светлана Минеева) чыгыш ясаган. Шулай ук вокаль һәм бию коллективлары чыгышларын тамаша кылырга мөмкин булган.
Икенче мәйданчыкта туклану һәм кулдан эшләнгән савыт-саба, башка төрле кул эшләнмәләре сату ноктасы ясалган.
Оештыручылар конкурслар һәм викториналар да үткәргән. Балалар өчен тимерчеләр, балчыктан савыт-сабалар ясаучылар мастер-класслар уздырган.
Көрәш мәйданында Төмән, Луганск, Ростов, Әстерхан өлкәләре, Краснодар крае спортчылары көч сынашкан. Таһир Хуҗагалиев баш батыр калган. Аңа, традиция буенча, тәкә бүләк ителгән.
Көрәшчеләр арасында яшүсмерләр һәм ир-атлар гына түгел, кызлар да булган. Сочиның 17 нче номерлы спорт мәктәбе укучылары Мария һәм Алинә Авдеева көчләрен сынап караган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189206/

Комментарий язарга