Журнал «Безнең мирас»

Ситников Шакир Закир улы (1919-1983)

Җиңү, диләр...Бәйрәм, диләр. Моннан 70 ел элек, диләр... Нинди Бөек Җиңү булган соң ул моннан җитмеш ел элек?
1941 нче елда Германия Советлар иленә басып керә.Кешеләрне үтереп,үзенең танк-самолетлары белән зур шәһәрләрне ала, авылларны яндыра.
Гитлер фашистлары бик тиз генә Советлар Союзын җиңмәкче була. Ләкин безнең әби-бабаларыбыз фашистларга ирек куймый. Кара-каршы сугыш башлана. Биш ел буена дәвам итә бу канлы бәрелеш.
Ситников Шакир Закир улы шушы сугышта катнашкан. Ул 1919 нчы елның 10 нчы августында Азнакай районы Сарлы авылында дөньяга килә. Бик иртә тормыш арбасына җигелә.
1938-1940 нчы елларда армия сафларында хезмәт итә, демобилизациядән соң 1940-1941 нче елларда аңа туган якка кайтырга насыйп булмый аны фронтка алып китәләр. Аларның ротасын эшелоннарга төяп, Ленинградка озаталар, чөнки Мәскәүгә юл ябык була. Шакир абый Ленинградта 900 көнлек блокадага эләгә. “Блокада авырлыкларын бабам күз яшьләрсез искә дә төшерә алмый иде. Без аның сөйләгәннәрен тын да алмый идек”,-дип искә ала оныгы.
Блокададан азат ителгәннән соң, аларны Латвияне фашистлардан тар-мар итү өчен Рига шәһәренә җибәрәләр. 1947нче елга кадәр ул Румыниядә хезмәт итә. Ул артиллерия полкында командир була. Өч тапкыр яраланса да, сугышның алгы сызыгында була.
Солдатны хәрби бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен күпсанлы орден һәм медальләр белән бәялиләр.Аңа хәтта И.В.Сталинның имзасы белән куелган рәхмәт хаты да тапшырыла.
Туган якларына ул 1947-1948 нче елларда гына әйләнеп кайта. Зөлнәгыйдә белән гаилә корып,өч кыз һәм бер малай үстерәләр. Сарлы авылында гомер буе бригадир булып эшли. Ул үз эшен бик яратып намус белән башкара,шуңа күрә дә ул бик күп грамоталар белән бүләкләнә.Сугыш чорында салкын тию сәбәпләре аркасында ул 1963 нче елда астма чире белән чирли башлый. 1983 нче елның 31 нче гыйнварында ул якты дөньдан китеп бара.
Эльвира Ринат кызы Фахразова,Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль гомуми бюджет учреждениесе Азнакай шәһәре 6нчы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Теги: Эльвира Фахразова

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру