Сираҗетдинов Шиһап Минһаҗ улына хат

Бабай, сиңа матур киләчәктән оныгың Алинә яза. Мин сине фотосурәтләрдән генә күреп беләм. Сокланып кыяфәтеңне күздән кичерәм: акыллы күзләр, бөдрә чәчләр, нык гәүдә. Кайвакыт үз йөземдә синең белән охшашлык та табам.
Ләкин фотосурәт кенә җитми шул. Тавышың нинди булган, холкың, елмаюың? Аларын инде мин беркайчан да белә алмыйм. Ә менә синең кыюлыгың турында кечкенәдән ишетеп үстем.


Сугыш башлангач, син үз ирегең белән фронтка киткәнсең. Син Ленинградта блокада өзелгәнче калгансың. Син Җиңүгә кадәр бары бер ел калгач, сугыш кырында батырларча һәлак булгансың. “За оборону Ленинграда” медалең, “Красная звезда” орденың һәм шулай ук сиңа карата горурлыгым һәм чиксез рәхмәтлелегем синең турында һичбер онытырга бирми.

Синең кебек курку белмәс, кыю кеше белән бер генә көнгә булса да очраша алсам, нәрсә әйтермен икән, дигән уйлар башымда күп тапкырлар әйләнде. Сүзләрем дә күп иде сыман, ләкин хәзер, бу хатны язганда, хисләрдән башка берни калмады.

Бик зур рәхмәт сиңа, бабам, күктә балкыган якты кояшым өчен, аяк астымдагы яшел чирәм өчен, туган җиремдә азат кеше булып яши алганым өчен, һәр иртә күзләремне ачып нурлы көнне каршы алганым өчен. Син без яшәсен дип, ил дип, якты киләчәк булдырырга дип үз гомереңне бирдең. Һәм моның өчен мин синең алдыңда гомер буе бурычлы.

Оныгың Алинә.

Комментарий язарга