Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

17 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, 17 ноябрьдә төнлә һава температурасы -6 градус, ә көндез 0…+6 градус булачак.

«Татар-информ» агентлыгы киләсе атна уртасында республикада көннәр суыта, дип хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197057/

Комментарий язарга