Журнал «Безнең мирас»

Синоптиклар быелгы яз җылы булыр дип фаразлый


«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец РБК белән әңгәмә вакытында быел Россиядә язның климатик нормадан берничә градуска җылырак булачагын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.


Аның сүзләренчә, гыйнвар һәм февраль айларында да җылы булачак, ә чын кыш быел булмаячак.


Шулай итеп, гыйнварда температура нормадан дүрт-алты градуска, ә февральдә өч — дүрт градуска артып китә. Көндез ул бик сирәк очракта гына минус биш градустан түбәнрәк булачак. Моннан тыш, кар аз була.


«Шулай да, февраль ае карлырак булачак», — ди синоптик.


Тишковец фикеренчә, март аенда температура нормадан өч-дүрт градуска, апрель аенда — бер-ике, майда бер градуска югарырак булачак.


«Ягъни аномалия салмак кына кимиячәк», — дип белдерде ул.


Синоптиклар фаразлаганча, климатик яз март азагында башланачак.

Татар-информ

Фото: архив/Владимир Васильев

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру