«Син сазыңны уйнадың… »

Әстерхан татарларының формалашу тарихы гаять катлаулы. Ул Төрки каһанлыгы заманнарына ук барып тоташа. Юрт/йорт татарлары (яисә кариле

 нугайлары) һәм кундырау татарлары төп халык булып санала.XVII гасырдан алып, Әстерхан җирлегенә Идел-Урал якларыннан казан татарлары, мишәрләр һ.б. күченеп килә. Биредә татарлар белән бергә карагашлар (элегрәк алар татарлар исәбенә керсә, хәзер исә нугайларның бер өлеше итеп санала), казакълар һәм төрекмәннәр дә яши. Озак вакытлар бергә аралашып яшәгәнгә күрә халык музыкасы өлкәсендә тыгыз бәйләнешләр, уртаклыклар барлыкка килгән. Әлеге күренеш уен коралларында да сизелә.

XX гасырда әстерхан татарларының көнкүрешендә саз һәм кабал/кавал аеруча киң кулланыла. Кызыгы шунда ки, «саз» исеме кыллы музыка коралына түгел, ә саратов гармунына (сирәгрәк – тальянга) карата әйтелә. Гомумән, «саз» – күптөрле мәгънәгә ия булган төшенчә. Татарларда ул оста кешене, көйне дә аңлаткан (көй мәгънәсендә казакъларда хәзер дә йөри).

Саз (саратов гармуны) һәм кабал/кавалда (бубен) уйнау. Р.Якупов фотосы. «Түгәрәк уен» фольклор фестивале вакытында төшерелгән. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фондыннан.

Саратов гармунында уйнаучыны «сазчы» диләр. Башкаручылар арасында ирләр дә, хатын-кызлар да булган. Музыка белгече Наилә Агдеева (Гайнуллина) мәгълүматлары буенча, сазда ешрак хатын-кызлар уйнаган. Гармуннарны туй вакытында кәләшнең дус кызларына өләшү – махсус гадәткә кергән1. Уен коралларын җитештерүче җирле осталар да булган.

Элек әстерхан татарларында бик үзенчәлекле, башка төбәкләрдә очрамый торган «сазда сөйләшү» дигән күренеш таралган булган2. Аерым көй кисәкләре билгеле бер сүзләрне аңлаткан. Аларны белүчеләр шулай саз аркылы яшерен сөйләшкәннәр. Мәсәлән, егет белән кыз музыкаль җөмләләр (ягъни музыкаль шифр) аша очрашу турында килешкәннәр.

«Кабал» (икенче әйтелеше – «кавал») – бубен сыман бәрмә уен коралы. Кысасына тимер (бакыр) тәлинкәләр куелса, кайчакта арткы ягына (өстәмә яңгыраш өчендер, мөгаен) кыңгыраулар да эләләр иде. Кабалда уйнау осталыгын күпчелек ирләр үзләштергән.

Саз белән кабал дуэты – бик тә популяр инструменталь төркем. Репертуарын гаҗәеп кызу тизлектәге, бормалы-сырмалы ритмдагы бию көйләре тәшкил итә. Туйларда, бәйрәмнәрдә «Кияүсый», «Акчатыр», «Шарка-барка», «Залы» кебек әсәрләр уйналган. Стилистик яктан бу үрнәкләр калмык һәм кавказ халыклары көйләренә якын тора.

 

Саз (саратов гармуны) һәм кабал/кавалда (бубен) уйнау. Р.Якупов фотосы. «Түгәрәк уен» фольклор фестивале вакытында төшерелгән. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фондыннан. 

Бүтән якларда саратов гармуны алай ук актив файдаланылмаган. Тальян һәм хромканы күбрәк яратканнар, чөнки өрдергечне ачканда-япканда тавыш югарылыгы үзгәрми. Саратов гармунында уйнарга җайсызрак булса да (күрекне җәйгәндә-кысканда тавыш үзгәрә), аның кыңгыраулы, көчле һәм ачык тембрлы булуы әстерхан татарларының күңеленә хуш килгән. Хәтта татарлар аркылы саз (шулай ук кабал да) Әстерхан төбәгендәге төрки телле кардәшләребезнең (карагаш, казакъ, төрекмән) мәдәниятенә үтеп кергән3.

«Сазда сөйләшү» көе. Сүзләрне җырламыйлар, истә генә тоталар. Ноталар «Әстерхан татарлары җырлары» җыентыгыннан алынды. (Казан, 2007. № 84а. Б.393).

Үткән заманнарда думбра, скрипкә, сыбызгы һ.б. музыка уен коралларының кулланышта булуы билгеле. Ни кызганыч, хәзерге көннәрдә халык коралларында башкару традицияләре югалып бара. Дәүләт Үмәров (татар бию сәнгате белгече, тумышы белән Әстерхан өлкәсенең Кызан авылыннан) фикеренчә, музыка мәктәпләрдә балаларны халыкчан итеп уйнарга өйрәтсәк, уңышлы нәтиҗәгә ирешә алыр идек. Буыннар арасындагы дәвамчылык өзелмәсен иде!

_____________________________

1. Агдеева Н.Г. Инструментальная музыка астраханских татар // Из истории татарской музыкальной культуры. Казань, 2010. С.91.
2. Нигмедзянов М.Н. Татарские народные музыкальные инструменты // Музыкальная фольклористика. Вып. 2. М., 1978. с.287.
3. Усманова А.Р. Этномузыкальные параллели татар и тюркских этнических групп (ногайцев-карагашей, туркмен и казахов) Астраханской области: Автореферат дисс. … канд. искусствоведения. Саратов, 2008. С.17.

Комментарий язарга