Китап һәм затлылык

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры Әнәс Тәлгат улы Әскәров белән «Безнең мирас» журналы хезмәткәре, язучы Рәдиф Сәгъди әңгәмәсе

– «Идел-Пресс» полиграфия-нәшр­ият комплексы (ул чакта башкача атала иде) совет чорында ук алдынгы сафта саналып килде. Әнәс әфәнде, әүвәл сүзне үзегез җитәкләгән әлеге оешманың бүгенге хәл-торышы турында сөйләшүдән башласак иде. Тукай сүзләрен үзгәртебрәк әйт­сәк, ничек хәлләрегез, ничек көн-күрме­шегез?

– Бүгенге көндә полиграфия базарында хәлләр катлаулы. Типог­ра­фияләрнең яшәеше заказчылардан тора, күләменә карап бәя куела. Шуннан чыгып, типографиянең мөмкинлекләре күпме дәрәҗәдә барлыгы да ачык­лана. Китап бер генә төрле түгел. Әйтик, бүгенге көндә дини әдәбият, дип әйтәбез икән, аңа татар-мөселман юнәлеше дә, православ әдәбияты да керә, шуннан соң мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары өчен уку әсбаплары, һәм балалар өчен басмалар аерым урынны алып тора. Безнең типографиядә бүгенге көндә Мәскәү нәшриятлары белән дә 40тан артык контракт төзелгән. Ул килешүләрнең барысы да тиешле дәрәҗәдә эшли. Мәскәү белән беррәттән, Башкортстан Респуб­ликасы белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. 6-7 нәшрият безнең белән һәрдаим элемтәдә. Ижау, Әстерхандагы нәшриятлар белән дә багланышлар ныгый. Түбән Новгород өлкәсеннән исә 3 нәшрият заказ бирә, Оренбург өлкәсеннән 2 нәшрият продукциясен бездә чыгара. Барысын бергә җыйганда, хәттин зур гына заказ килеп чыга. Ай саен 60 млн.нан 70 млн.га кадәр товар продукциясе эшләп чыгарабыз. Көн саен безнең предприятие 3 миллион – 3 миллион 500 мең сумлык басма товар эшләп чыгарырга тиеш. Бүгенге көндә полиграфия комплексының яшәешен алып бару өчен менә шушы шартларның үтәлүе бик мөһим. Узган ел китапларны пленкага төрү буенча яңа линия алдык. Һәр экземплярны аерым пленкага төреп чыгара торган автомат линия ул. Һәрбер пачканы аерым төрү бик уңайлы юнәлеш. Китапны ерак юлларга илткән вакытта яхшырак саклана, дым эләгеп, китаплар бозылмый. Шул юнәлештә мин тагын бер мәсьәләне искәртеп китәр идем. Бүгенге көндә газеталарның тиражы кими, ИЗО продукция юнәлешендә дә, ни кызганыч, түбәнәю бара. Мәктәпләр өчен, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, балалар өчен китаплар, ислам, православие юнәлешендәге басмаларның тиражы, шөкер, кимеми. Бу өч юнәлеш тә үзен аклый. Берничә ел инде кризис, дибез. Кризис ул үз эшен эшли. Ә матур әдәбият китапларының тиражы төшә, тиражлары кимесә дә, аларның исем саны кимеми. Саннары арту исәбенә, бу базарда «тотрыклылык» дигән әйбер саклана. Бүгенге көндә аны тотып тору җиңел хәлләрдән түгел. Бик күп очрашулар үткәрергә, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Әйтеп киткәнемчә, юнәлешләрне билгеләү мөһим. Гел сөйләшүләр алып бару, элемтәләрне ныгыту зарур. Шуш рәвешле эшлекле эш алып бармаганда, бу система – челтәрнең өзелүе бик тә ихтимал. СССР вакытында ничек иде: һәр айга планлы эш дип, алга максатлар куябыз да, нинди юнәлештә эш итү ягын ачыклыйбыз. Киләчәктә безгә 2 яңа машина кирәк. Каты тышлы китап­ларны җеп белән тегеп чыгарыр өчен заманча тегү машинасы алачакбыз. Россиянең иң зур нәшрияты «Просвещение» дә безнең белән хезмәттәшлек итә. Без ул заказларны әлеге машиналардан башка өлгертә алмыйбыз. Алар куйган җитештереп чыгару вакыты-таләбе бик кыска. Чөнки Мәгариф министрлыгы белән нәшриятларның килешүе төзелгән. Китап әзерләнгәч, бик кыска вакыт арасында басылып чыгарга да тиеш. Шуңа күрә дә, яз-март айларыннан октябрь-ноябрь айларына кадәр, типография тәүлек әйләнәсе эшли.

– Берзаман кайбер редакторлар чыгарасы журналларын тотып, Чабаксарга чаба башлады, имеш, анда бәя түбәнрәк икән. Мари белән Кировка баручылар да җитәрлек булды…

– Балык тирән урын эзли, дигән кебек, һәр кеше дә эзләнүдә. Базарда демпинг бар. Әгәр дә типографиянең тәүлек дәвамында эш алып барырлык көче җитми икән, ул инде бәяләрне төшерә башлый. Ни өчен Чабаксарга баралар? Дөрес, аларның күпчелеге кире әйләнеп кайтты. Кировта да эшләтеп карадылар. Ләкин аларда сыйфат шактый түбән. Чабаксар типографиясендә инде 20-30 ел бернинди техник үзгәреш кертелгәне юк. Бер типографияләре хәтта сатарга куелды. Аларда яңа машиналар күптән алынмаган, бөтенесе иске-москы. Чыгарган китапның сыйфаты да булырга тиеш бит! Кулга тотып карарлык, кеше сок­ланырлык булсын ул. Китап кешене җәлеп итеп торырга тиеш. Чабаксарда, Кировта һәм Мари Республикасында иске типографияләрнең калдыклары гына. Без 3 ел элек 100 миллион сумнан артык кредит алып, типографиянең 70%тан артык машиналарын (бастыру, тегү һ.б.) өр-яңага алмаштырдык. Яңа китап линияләре куйдык. 5 буяулы бастыру машиналарын эшкә җиктек. Аңлашыладыр ки, техниканы яңарту өлкәсендә зур көч сарыф итәбез. Элегрәк киткән заказчиклар безгә кире әйләнеп кайтты. Бүгенге көндә алар белән элемтәләр яңадан ныгый.

– Димәк, бу затлылык белән бәйле инде?

– Әлбәттә, затлылык һәм бәя белән. Башка төбәкләр үзләренә китерү өчен бәяне киметкәндәй итә, килдең исә бәяне үз урынына кире күтәрә дә куя.

– Сыйфат мәсьәләсендә алар сезгә көндәш була алмый, димәк?

– Сүз дә юк, сыйфат мәсьәләсендә безнең белән ярыша алмыйлар. Әлеге вакытта аларның моңа мөмкинлекләре җитеп бетми.

Хәзер безнең татар теле дәрес­лекләре ишле бастырыла. Ул ничек таратыла, Россиядә яшәүче татарларга да барып җитәме?

– Безнең Мәгариф министрлыгы Татарстан китап нәшрияты белән еллык план төзи. Шуның нигезендә уку әсбаплары безгә килә. Алар үзгәрешсез, ел саен бер күләмдә чыгып килә, кимү күзәтелми, хәтта аз гына арта да бара. Китапларны тарату мәсьәләсе белән, әлбәттә, Татарстан китап нәшрияты үзе шөгыльләнә.

– Сез – Арча районы, Ташкич авы­лы егете. Арча – татар әдә­бия­тына-мәдәниятенә бик күп шәхес­ләрне биргән төбәк. Китап дөньясына кереп китүегез ничек булды?

– Әле башлангыч мәктәптә укыганда, аның китапханәсе дә бар иде. Укып чыкмаган бер генә китап та калмады. Еллар үтү белән ул сыйфат миндә югалмады, хәтта армиядә хезмәт иткәндә дә сердәшем – китаптан аерылмадым. Матур әдәбиятка булган мәхәббәт үз эшен эшләде. Казанга килеп урнашканнан, ягъни 1987 елдан бирле шушы полиграфия эшенә тугры калдым.

– Полиграфистлар кайда әзер­ләнә?

– Полиграфист булу өчен полиграфияне генә белү аз. Мин белемем буенча юрист, механик һәм сәүдә белгече. Элегрәк коммерция буенча директор урынбасары идем, вазифам шушы оешманы эшле итү, акчалы итүдән гыйбарәт иде. Теләге булмаган кеше полиграфияне укып кына өйрәнә алмый. Аны эшләп, тәҗрибә туплап өйрәнергә кирәк. Бүген КХТИда полиграфия буенча махсус белгечлек бар. Алар, безгә килеп, мастер-класслар үт­кәрә, практиканы да биредә уза, төп белгечләр белән аралаша, үзләренә кирәкле технологияне үзләштерә. Без исә аларга экскурсияләр оештырабыз.
Полиграфистлар әзерли торган иң төпле университетлар – Мәскәүдә һәм Украинада гына. Бездә эшләүче белгечләрнең дә күпчелеге – Украинада укып, бирегә «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы төзи башлаганда эшкә килүчеләр.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәнең журналдагы исеме: «Шулвакытта мин кулыма китап алам…»

Комментарий язарга