Шомырт

Шомырт – куе ябалдашлы, биеклеге 10 метрга җитә торган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу.

Шомырт сүзен борынгы төрки телдәге уймуру (йомры) сүзеннән чыккан дип исәплиләр: җиләкләре кап-кара төстә – йомры бит.

Себер татарлары аны муел дип атый.

Халкыбыз шомырт агачына үтә сак карашлы, без моны сынамышларда ачык күрәбез. Мәсәлән, телебездә «Шомырт уңса, иген уңмас» яисә «Шомырт уңдымы, ел ач булыр» кебек гыйбарәләр әле дә яшәп килә.

Шомырт агачын безнең халык өй каршына утыртырга ярата. Моның бер сәбәбе – аның язын шау чәчәккә күмелеп, тирә-юньгә хуш ис таратып утыруы.

Халкыбыз аның бу матурлыгын җырларга да керткән. Мәсәлән, «Өй артында шомыртым», «Шомырт» кебек җырларыбызны гына искә төшерик.

Шомыртның өлгереп җиткән җиләге, баллы, витаминнарга бай булуы аркасында, халкыбыз көнкүрешендә шактый актив кулланылышта йөри. Аннан тәмле компотлар әзерлиләр. Шомырт оны ясап, кышка хәстәрләп куялар. Элек шул оннан эчлек ясап, кышларын бик тәмле шомырт бәлешләре пешерәләр иде. Кипкән шомыртны әле дә кул тегермәнендә тарттырып, кышка онын әзерләп куючылар бар.

Шомыртның тагын бер үзенчәлекле «вазыйфа»сы – аның белән әбиләребез һәм әниләребез теге яисә бу яшелчәне утырту вакытын билгели торганнар иде. Шомырт чәчәк атып бетерми торып, суган утыртырга ярамый, дигән сынамыш шуннан килә. Бу инде шомырт чәчәк койгач кичке салкыннар, таң алды кыраулары булмау белән бәйле. Әле тавыкларның чеби чыгару вакытларын да шомырт чәчәк атып бетәр вакытка чамаларга тырыша торганнар иде. Бу да яңа чыккан чебиләрне төнге салкыннардан саклау мәшәкате булдырмауга бәйле.

 

Сәхифә «Татар халкы традицияләрен саклау һәм үстерү

«Татар ядкярләре» шәхси учреждениесе (җитәкчесе –

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова)

белән берлектә әзерләнде.

«Безнең мирас». — 2022. — №5. — 110 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга