Журнал «Безнең мирас»

«Шенас» – кызыксынучан акыл

(Габдулла Сабир улы Ибраһимов-Шенаси – педагог һәм җәмәгать эшлеклесе)
Октябрь революциясенә кадәр татар мәдрәсәләрендә укучы шәкертләрнең киң кырлы белем алулары билгеле. Әмма ХIХ гасырның урталарына кадәр табигать фәннәрен укыту буенча махсус дәреслекләр булмау сәбәпле, ботаника, зоология, анатомия гыйлемнәре «тарихы табигыя» курсында бирелгән. Физика һәм астрономия дәресләре гарәп һәм фарсы авторлары язган дәреслекләр буенча алып барылган. Татар телендә беренче арифметика, геометрия һәм география дәреслекләре галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри авторлыгында дөнья күрә. ХIХ гасыр ахырларында астрономия, физика, география буенча да махсус дәреслекләр күренә башлый. Аларны мәдрәсә мөдәррисләре үзләре язган. Мәсәлән, Ш.Күлтәсинең «Мөфассәл һәйәте җәдидә» китабы, Иж-Бубый мәдрәсәсе мөгаллиме Г.Бубыйның «Кыйраәте фәнния», «Мохтәсар җәгърәфия гомуми» һ.б. дәреслекләр язуы билгеле.


Габдулла Сабирович Ибраһимов (Шенаси) Габдулла Сабирович Ибраһимов (Шенаси)

Кайвакыт дәреслекләрне мәд­рә­сә шәкертләре үзләре дә язган. Мәсәлән, Мөхәммәтзыя Бәх­тияри әл-Мәмдәлинең Түн­­тәр мәдрәсәсендә укыган вакытта ук башлап өйрәнүчеләр өчен арифме­тика һәм астрономиядән кулъязма дәреслек язуы, озак та үтми аны Казанда бастырып чыгаруы билгеле [1]. Бу, бер яктан, татар мәдрәсәләрендә белем бирүнең куелышы югары дәрәҗәдә булу турында сөйләсә, шул ук вакытта шәкертләрнең кызыксынучан, гыйлемле булуын да раслый. Татар телендә табигать фәннәре буенча дәреслекләр язу, әлеге предметларны укытуның методикасын эшкәртүдә зур өлеш керткән мәгърифәтче-галимнәр арасында татар педагогы Габдулла Сабир улы Ибраһимов (Шенаси) да бар. Ул язган «Мохтәсар кимия» – химия буенча татар телендәге мөстәкыйль дәреслекләрнең беренчесе булып санала [2]. Белгечләрнең раславынча, бу әсбап революциягә кадәрге чорда иң камил дәреслекләрнең берсе булган, шул сәбәпле уку-укыту барышында бик киң кулланылган [3].


Г.С.Ибраһимов 1885 елда Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә (хәзер Чиләбе өлкәсенә карый) приказчик гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган шәһәрендәге татар мәдрәсәсендә ала. Кече яшьтән үк төрле гыйлем белән кызыксынган 15 яшьлек үсмер егет 1900 елда белемен киңәйтү максаты белән Константинополь (Истамбул) шәһәренә китә. Биредә гимназиядә белем ала, соңыннан Константинополь университетының табигать белеме факультетына укырга керә [4]. Үтә кызыксынучан, табигать фәннәре буенча эзләнүләр алып барган студент егеткә иптәшләре «Шенаси» (гарәп телендә «шенас» – «белүче, белемле, тәҗрибәле; кызыксынучан акыл, аңлаучы» мәгънәләрен аңлата) дигән исем бирәләр. Озакламый ул аның фамилиясенең бер өлеше булып китә. Кызганычка каршы, Шенасига университетны тәмамлау насыйп булмый – 2 ел укыганнан соң ул авырып китә һәм кире туган иленә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Ләкин биредә алган белем һәм күнекмәләрен, тагын да тулыландырып һәм камилләштереп, ул гомере буе туган халкын мәгърифәтле итүдә файдалана, иптәшләре тарафыннан бирелгән исеменә тап төшерми.


Г.Шенасиның хезмәт эшчәнлеге Уфа шәһәрендә башланып китә. 1908 елның көзендә ул «Галия» мәдрәсәсе җитәкчелеге чакыруы буенча шунда физика, химия һәм математика укыта башлый. Химия, билгеле булганча, бу чорда бар мәдрәсәләрдә дә укытылмый. Г.Шенаси, мәдрәсәдә эшли башлау белән, татар мәдрәсәләре тарихында беренчеләрдән булып, физика-химия кабинеты оештырып җибәрә һәм анда төрле тәҗрибәләр үткәрә. Татар телендә химия китаплары булмау сәбәпле, ул һәр дәрескә үзе махсус әзерләнеп, лекция конспектлары булдыра һәм шулар нигезендә дәреслек язу кирәклеге турындагы карарга килә. Аның «Мохтәсар кимия» дәреслеге нәкъ шушы чорда языла башлый, беренче кисәге 1910 елда Казанда басылып чыга. Автор китапның тышлыгында күрсәткәнчә, ул аны француз телендәге дәреслекләр һәм башка фәнни хезмәтләргә нигезләнеп яза [5]. Дәреслекнең икенче өлеше 1912 елда Оренбург шәһәрендә дөнья күрә [6].


Бу дәреслекнең язылу тарихына тукталып, кереш өлешендә Г.Шенаси болай дип яза: «Үз телемездә бу фәнгә гаид (караган – Л.М.) бер китап булмавы вә госманлыча язылганнарының шивәләре бик авыр булуы мине бик аптыратты. Хәлбуки, шәкертләрнең мөгаллим тәкъриреннән (аңлатуыннан – Л.М.) кирәгенчә файдаланулары өчен үзләренә рәһбәр (җитәкче – Л.М.) вә мәрҗигъ (мөрәҗәгать итү өчен яраклы – Л.М.) булырлык кыска вә мөфид (файдалы –Л.М.) бер китап кирәк иде. Менә ошбу кирәклек вә бу юксыллык мине икътидарым белән бик мөтәнасиб булмаган (кулымнан бик үк килмәгән – Л.М.) бер эшкә ябышуга мәҗбүр итте. Шулвакыт кулымда булып, тәртип вә ысулы күңелемә охшаган вә Франциядә мөгаллимнәр җыелышы белән игъдадия (югары мәктәпкә әзерлек класслары – Л.М.) дәрәҗәсендәге фәнни мәктәпләр өчен тәртип французча бер кимия китабын шәкертләрнең икътидары (мөмкинлекләре – Л.М.) вә ихтыяҗларына күрә бераз тәгъдил илә (бераз йомшартып – Л.М.) тәрҗемә итеп, укыта башладым. Ул вакытка чаклы голүме табигыядан (табигать фәннәреннән – Л.М.) һич бернәрсә күрмәгән шәкертләр кимия хакында яхшы ук мәгълүмат алдылар. Вә файдаландыкларыны имтихан гомумидәге җаваплары илән исбатладылар. Файдаландыкларына шәкертләр үзләре дә ышанган булырга кирәккә, соң дәрестә кимия укыган шәкертләрнең барысы да бер авыздан үзләренә яздырылган дәресләрнең китап рәвешендә бастырылып нәшер ителүен үтенделәр» [7]. Г.Шенаси шулай ук әлеге химия дәреслеген бастырып чыгаруның шәкертләрне лекция язудан коткарачагы, шулай ук башка мәдрәсә шәкертләре дә файдалана алачагы турында яза.


Габдулла Шенаси туган йорт (Троицк шәһәре) Габдулла Шенаси туган йорт (Троицк шәһәре)

Дөньяви фәннәр буенча язылган дәреслекләрнең күпчелеге баш­ка телләрдән тәрҗемә ителүе мәгъ­лүм. Бу хәл бигрәк тә совет чоры дә­реслекләрендә күзгә ташлана. Әмма Г.Ше­насиның химия дәреслеге, татар тарихында беренче мөстәкыйль дәреслек булса да, моңарчы дөнья күргән башка телдәге китапларның сүзгә-сүз күчермәсе, ягъни тәрҗемәсе түгел. Автор үзе билгеләп узганча, китапны язганда француз телендәге химия дәреслегеннән файдала: «Төркичә вә фран­цузча язылган башка китапларны да кулланып, бик тиеш күрелгән җирләрен ислах иттем (үзгәрттем, яхшырттым –Л.М.). Бик мөфассал (тулы, җентекле – Л.М.) китапларда гына та­была торган бәгъзе һәм нәрсәләрне гыйляв тан иттем (куштым, өстәдем – Л.М.)» [8] .


Әлеге дәреслекнең әһәмиятен ассызыклап, автор аның мөселманнар арасында фәнни белемнәрнең таралуына ярдәм итәчәген әйтә. Шул ук вакытта бигрәк тә табигать фәннәрен өйрәтүдә Европа тәҗрибәсенә таянуның дөреслеген ассызыклый. Чыннан да, махсус предмет буларак химия укытылган барлык мәдрәсәләрдә дә («Мө­хәммәдия»дә, «Иж-Бубый»да, «Хө­сәе­ния»дә) шәкертләрнең Г.Шенаси дәреслеге белән шөгыльләнүләре билгеле [9].


“Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллимнәре. Урта рәттә утыручылар арасында сулдан икенче – Габдулла Шенаси. 1912 ел. “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллимнәре. Урта рәттә утыручылар арасында сулдан икенче – Габдулла Шенаси. 1912 ел.

Бу дәреслек рәсемнәргә бай булуы белән дә, көнчыгыш һәм рус химиклары турында биографик мәгълүматлар бирелүе белән дә кызыклы. Беренче китапта төп химик төшенчәләр (материя, җисем, элементлар, атом, химия законнары һ.б.) бирелсә, икенчесендә металлар турында мәгълүмат бар. Әлеге дәреслек, үзенең камиллеге һәм химия курсын шактый җентекле яктыртуы сәбәпле, татар мәдрәсәләрендә генә түгел, совет чоры мәктәпләрендә дә 1929 елга кадәр кулланылышта була [10].


«Галия»дән соң Г.Шенаси Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә күчә. Биредә озак эшләмәсә дә (1910-1912 еллар), «Хөсәения» – Г.Шенасиның педагог, методист һәм оештыручы буларак формалашуына шактый зур өлеш керткән уку йорты. Биредә ул, табигать фәннәре, шулай ук педагогика, дидактика һәм методика укыту белән беррәттән, мәдрәсәнең укыту һәм фән эшләре буенча җитәкче урынбасары булып та эшли.


Билгеле булганча, «Хөсәения» мәдрәсәсендә, оешуының беренче көн­нәреннән үк, яңа метод буенча укытуга, дөньяви һәм табигать фәннәренә зур игътибар бирелгән. Чөнки әлеге мәдрәсәнең эшчәнлеге беренче чиратта татар дөньяви мәктәбе өчен киң профильле белгечләр – башлангыч белем бирүче укытучылар, урта һәм югары белем бирү белгечләре, шулай ук мәдәният, хуҗалык учреждениеләре өчен кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән була [11]. Шуңа күрә анда мантыйк (логика), фәлсәфә һәм фәлсәфә тарихы, культурология (мәгълүмате мәдәния), рус, татар, гарәп, фарсы телләре һәм әдәбиятлары, матур язу, арифметика, геометрия (тригонометрия белән), алгебра, физика, химия, астрономия, география, гомуми тарих, Россия тарихы һәм татар тарихы (ул хөкүмәт рөхсәтеннән башка укытыла), табигать белеме, зоология һәм ботаника, законнар, политэкономия һәм сату эше, бухгалтерия, сызым һәм рәсем, педагогика һәм дидактика, психология, гигиена һәм медицина белеме нигезләре, гимнастика кебек дөньяви фәннәрдән тыш [12], немец һәм француз телләрен өйрәтүгә дә игътибар бирелгән.


Г.Шенаси (сулдан – өченче) Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллимнәре арасында. Аның уң як янәшәсендә – танылган педагог Сөнгатулла Бикбулатов. 1911 ел. Г.Шенаси (сулдан – өченче) Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсе мөгаллимнәре арасында. Аның уң як янәшәсендә – танылган педагог Сөнгатулла Бикбулатов. 1911 ел.

1911 елда «The Мoslem World» («Мөселман дөньясы») журналында яңа ысуллы татар мәдрәсәләренең укыту планы классик гимназияләрнеке белән тәңгәл килүе турындагы мәгълүмат би­релә. Гимназияләрдәге латин һәм грек телләре урынына мәдрәсәләрдә гарәп һәм фарсы телләре укытылуы турында әйтелә [13]. «Хөсәения» мәдрәсәсе тарихын җентекләп өйрәнгән галимә М.Ф.Рәхимкулова исә, табигать фән­нәренең бирелеше ягыннан караганда, «Хөсәения»нең гимназиядән бигрәк, реаль училищеларга якын торуы турында яза [14]. Физика, химия кебек предметларга аеруча зур әһәмият бирелү шул турыда сөйли.


Г.Шенаси – татарча физика дәрес­лекләренең авторы буларак та яхшы билгеле. Аның урта мәктәпләр һәм педагогия курслары өчен төзелгән «Хикмәте табигыя дәреслеге»[15] 1916-1920 елларда Уфада берничә тапкыр басылып чыга. Дәреслекнең максаты – шәкертләрне физика курсының төп төшенчәләренә өйрәтү. Соңгы басма, авторның үзе билгеләвенчә, авыл мәктәпләре өчен махсус языла. Икенче баскыч мәктәпләр һәм педтехникумнар өчен 3 кисәктән торган «Физика дәреслеге» [16] шулай ук берничә тапкыр дөнья күрә.


1929 елда Казанда атаклы галим һәм педагог Х.Мөштәри белән берлектә Г.Шенасиның 3 кисәктән торган «Физика» дәреслеге басылып чыга. Ул рабфаклар, беренче баскыч мәктәпләр, партия мәктәпләре һәм үзлегеннән физиканы өйрәнүчеләргә тәгаенләнгән [17]. Бу дәреслекләр, исемнәреннән үк күренгәнчә, физика фәненең барлык тармакларын үз эченә ала, җентекле, һәм шул ук вакытта аңлаешлы телдә язылуы белән аерылып тора.


Г.Шенаси дәреслекләре фәнни атамалар бирелеше ягыннан да шактый камил. Шул сәбәпле, алар совет мәктәбендә дә озак вакыт кулланылыштан төшми. Әмма, ни кызганыч, 1933 елда ВКП(б) ҮКның СССР территориясендә бер­дәм дәреслекләрне генә куллануга юнәл­дерелгән «Башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр турында»гы карары кабул ителгәннән соң, татар телендә язылган барлык дәреслекләр, шул исәптән, Г.Шенасиның табигать фәннәре буенча язылган китаплары да, күләгәдә кала. Моннан соңгы елларда мәктәпләрдә фәкать рус авторларының татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрен генә куллану мөмкин була [18]. Әлеге вазгыять 1990 нчы еллар башына кадәр дәвам итте. ХХ гасыр ахырында, ниһаять, татар галимнәре тарафыннан язылган дәреслекләр (мәсәлән, В.Гайфуллин һәм Р.Исламшинның урта мәктәпләр өчен «Физика», Г.Даутов җи­тәкчелегендә вузлар өчен язылган «Физика» дәреслекләре һ.б.) кулланыла башлады. Ләкин, ни кызганыч, бу алтын чор озак дәвам итә алмады – ХХI гасыр башы Россия мәгариф системасында барган үзгәрешләр татар мәктәбендә дә бары тик үзәкләштерелгән, бердәм дәреслекләрне генә файдалану мөм­кинлеген калдырды.


Инде әйтеп узылганча, Шенаси бик әзерлекле, фәннең төрле тармаклары буенча тирән белемгә ия була. Табигать-математика фәннәреннән тыш, ул телләр өйрәнү белән дә бик нык кызыксына. Күп телләр белүгә омтылыш, мөгаен, аның гимназиядә һәм университетта укыганда формалашкандыр. Татар мәдрәсәләрендә гарәп, фарсы, төрек телләре буенча шактый нигезле белем бирелүе билгеле. Әлеге телләрдән тыш, Г.Шенаси француз телен яхшы белгән, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә җиңел аралашкан.


Бу мәгълүматны Г.Шенасиның хәзерге көндә ТР Милли музеенда сакланучы документлары дәлилли. 1986 елда күренекле татар мәгърифәтчесе һәм галиме, СССР география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, татар мәгарифе тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән Мәдинә Рәхимкулова тарафыннан Габдулла Сабир улы Ибраһимовны (Шенасины) «Зур совет энциклопедиясе»нә кертү өчен документлардан махсус папка туплана. 1932 елның 15 февралендә тутырылган «кадрларны исәпкә алу буенча шәхси белешмә»дә Г.Шенасиның нинди телләр белүе һәм аның хезмәт куйган урыннары турында да тәфсилле мәгълүмат бирелә. Моннан тыш, аның үзе тарафыннан 1933 елның 13 сентябрендә язылган автобиографиясе педагогның эшчәнлеге турында шактый тулы чыганак булып тора. Кызганыч ки, әлеге документлар Мәскәүгә барып ирешмиме яисә Г.Шенасины «Зур совет энциклопедиясе»нә кертүне ки­рәк, дип тапмыйлармы, һәрхәлдә, 1986 елдан соң чыккан басмаларда (бу елларда ул «Зур Россия энцик­лопедиясе» булып дөнья күрә башлый) күренекле педагогыбыз турында мәгълүмат табылмады. Шунысы куанычлы: «Татар энциклопедиясе»ндә Г.Шенасига багышланган махсус мәкалә бар [19].


Күп телләр белүе Г.Шенасиның педагогик эшчәнлегендә һәрдаим чагылыш таба. Француз, төрек, гарәп телләре буенча белемнәрен ул дәреслекләр язуда (мәсәлән, алда әйтеп узылган химия дәреслеген) файдаланса, француз телен яхшы белүе сәбәпле, «Госмания» мәдрәсәсендә хәтта бу тел буенча факультатив дәресләр дә бирә [20].


Г.Шенаси «Галия», «Гос­мания», «Хөсәения» мәдрә­сә­ләреннән тыш, 1915-1921 елларда Уфадагы икенче баскыч мәктәптә, педтехникумда, совет партия мәктәбендә, Халык мәгарифе институтында да эшли. 1925 елда Казанга күченеп килгәннән соң, Татар коммунистик университетында (1932 елга кадәр), педтехникумда (1929 елга кадәр), сәнгать техникумында, педагогия институтында (1937 елга кадәр), авыл хуҗалыгы институтында студентларга белем бирә. Моннан тыш, ул Наркомпроста фәнни редактор вазифаларын да башкара.


Революциядән соң яңа мәктәп төзү һәм аны заманча дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагына куела. Ана телендә яңа дәреслекләр төзү, аларда татарча атамаларны куллану мәҗбүрияте туа. Моңа кадәрге дәреслекләрдә файдаланылган гарәп-фарсы алынмалары урынына татарча терминнар булдыру мәсьәләсе куела. 1925 елның 17 сентябрендә Гыйльми үзәк президиумы утырышында терминология мәсьәләләре белән шөгыльләнү эше бу өлкәдә шактый тәҗрибәле педагог Габдулла Шенасига тапшырыла [21].


Татар телендә фәнни терминология булдыруның тел үсеше өчен никадәр әһәмияткә ия булуын ассызыклап, Г.Шенаси болай дип яза: «Бер телнең башка телләр арасында хокуклы булуы һәм дә шул тел белән сөйләшүчеләрне мәдәният дөньясына чыгарырга ярдәм итүе өчен гыйлемнең бөтен тармаклары һәм техника белеменең шул телгә күчерелүе тиеш» [22]. Бу вазгыять бигрәк тә татар теле өчен зур әһәмияткә ия була. Чөнки моңа кадәр төрек, гарәп һәм фарсы алынмалары нигезендә үсеш алган, чуарлыгы белән аерылып торган фәнни атамаларны татар теленә күчерү мөһим була. Яңа шартларда «ана телендә беренче баскычтан башлап югары дәрәҗәгә чаклы мәктәпләр ачарга, бөтен фән-техниканы ана теленә күчерергә мәйдан туды», – дип яза ул [23].


Гомумән алганда, Г.Шенаси татар атамаларын булдыруга үзенең беренче дәреслекләрен эшләү дәверендә үк беркадәр өлеш кертә инде. Мәсәлән, химия буенча дәреслек язганда ул атамалар куллануга карата үз карашын булдыра: «Татар шивәсендә язарга тырыштым. Бик мәҗбүрият булганда гарәпчәләрне керттем. Бу вакытка чаклы үз арамызда билгеле булмаган гонсерләрнең исемнәрен вә кимияви истилахларын госманлыча кабул иттем» [24]. Моннан тыш ул кирәгенчә рус телендәге атамаларны да кертү ягында була, чөнки, «русча белгән шәкертләргә рус телендәге кимия китапларын аңлау җиңел булсын, дидем. Һәм дә русча исемнәрне белү аркасында җисемнәрне аптекарский магазиннан алып, кимия тәҗрибәләре ясау ансат булачактыр» [25]. Татарча атамалар эшләүдә ул аның аңлаешлылыгын, төгәллеген, мәгънә белдерүдәге камиллеген беренче урынга куя. Аның фикеренчә, татар дәреслекләрендәге атамаларның барысының да фәкать татар телендә генә бирелүе шарт түгел, чөнки кайбер очракларда, теге яки бу мәгънәне белдергәндә бер генә сүзне кулланып булмый, катлаулы атамалардагы сүзләрнең төрле телләрдән алынган булуы мөмкин. «Физика атамалары» һәм «Математика атамалары» китапларының редакторы буларак, ул, иң беренче чиратта, әнә шуларга игътибар итә. 1927 елда Шенаси: «Гыйльми үзәкнең һәм татар гыйльми көчләренең тырышлыклары аркасында 15 меңгә якын атама эшләнде, татар теле гыйлем теленә әйләнде», – дип яза [26].


Г.Шенаси, табигать фәннәреннән тыш, педагогика һәм тәрбия тарихы, укыту һәм тәрбия методикасына багышланган китаплар, шулай ук фән һәм техника үсешенең төрле тармакларына багышланган фәнни-популяр брошюралар авторы да. Аның «Тәгълим вә тәрбия тарихы вә дөньяның философлары» дигән китабы 1911 елда Уфада, укытучылар институтлары өчен, дини тәрбиягә багышланган «Ысул тәглим вә тәрбиядән фәнни тәдрис» хезмәте 1912, 1918 елларда Оренбургта дөнья күрә. Әмма революциядән соңгы вазгыятьне истә тотып, автор хезмәтенең хаклыгын шик астына куя. 1933 елның 13 сентябрендә язылган автобиографиясендә үз китабын «идеологик яктан зарарлы», дип атый. 1924 елда Казанда укыган «Фән һәм мөселман дине» дигән лекциясендә революциягә кадәрге карашларының дөрес булмавы турында да әйтә. Аның «Кыскача биология», «Матдә төзелеше», «Җан бармы?», «Җир өстендә башлап тереклек яратылу» кебек китаплары, революциягә кадәрге хезмәтләреннән аермалы буларак, материалистик карашка нигезләнеп язылган.


Габдулла Шенаси педагог, галим һәм дәреслекләр авторы буларак кына түгел, киңкырлы җәмәгать эшлеклесе буларак та милләттәшләребез алдында танылу ала.


Габдулла Шенаси (1930 еллар) Габдулла Шенаси (1930 еллар)

1913 елда Уфада Халык мәгарифе университеты ачыла. Г.Шенаси аның президиум әгъзасы була. Нәкъ шушы елларда ул өлкәннәр арасында да мәгърифәт тарату эшен башлап җибәрә. Бу эшчәнлек, иң беренче чиратта, табигать белеме буенча лекцияләр әзерләү һәм аны төрле катлам халык арасында укудан гыйбарәт. Мәсәлән, 1921 елда ул Уфа җәмәгатьчелеге алдында «Материя һәм энергия» дигән темага чыгыш ясый. 1921-1923 елларда шундый ук лекцияләр Эстәрлетамак, Троицк, Чиләбе, Пермь, Оренбург кебек шәһәрләрдә укыла. 1928 елда Г.Шенасиның Сәмәрканд шәһәрендә дә халыкны кызыксындырган сораулар буенча шактый эчтәлекле генә чыгыш ясавы билгеле.


1914 елда Петербург шәһәрендә узган Бөтенроссия физика, химия һәм космография укытучылары съездында, 1917 елның апрелендә Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар укытучылары съездында катнашу да Г.Шенасиның фәнни-педагогик эшчәнлегенә зур йогынты ясый. Соңгысында Г.Шенасиның татар мәктәпләрен үзгәртеп кору проекты белән чыгыш ясавы билгеле. Бу съездда мөселман укытучыларның үзәк бюросы оештырыла. Аның составында Г.Шенаси да сайлана. Бюро эше вакытында ул татар башлангыч мәктәп укытучылары өчен программалар әзерләүдә катнаша. Шенаси II Бөтенроссия мө­селман съездына һәм анда оештырыл­ган мөселман милли идарәсенең әгъзасы итеп тә сайлана.


«Хөсәения» мәдрәсәсе укытучы­ларының, шул исәптән, Г.Шенасиның дәреслекләре һәм укыту кулланмалары Идел-Урал, Себер һәм Төркестан мөселман уку йортларында киң файдаланылган [27]. Шенасиның химия, физика дәреслекләре элеккеге СССРда яшәүче күп кенә төрки халыклар – казакъ, үзбәк, башкорт, шулай ук таҗик теленә тәрҗемә ителә. Татар һәм үзбәк урта мәктәпләре өчен физика дәреслеге Казанда басылып чыга. Шулай итеп, Габдулла Шенаси – татарлар өчен генә түгел, башка төрки халыкларның мәгарифе үсешенә дә шактый зур өлеш керткән педагог-галим, дияргә тулы хакыбыз бар. Гомумән алганда, Г.Шенасиның 50дән артык дәреслек һәм фәнни-популяр китабы дөнья күрә. Моннан тыш, төрле фәннәрне укыту, тәрбия, атамалар һәм фән-техника мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләре татар матбугаты битләрендә даими басыла.


Әмма, бик тә кызганыч, сәяси репрессия чорының ачы җиле, татарның башка бик күп зыялы уллары белән беррәттән, күренекле педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Шенасины да читләтеп үтми. Габдулла Сабир улы Ибраһимов (Шенаси) 1938 елның 23 мартында «Идел-Урал» эше буенча гаепләнеп кулга алына [28] һәм шул ук елның 3 ноябрендә атып үтерелә. 1958 елның 27 гыйнварында, соңлап булса да, Идел буе Хәрби округы хәрби трибуналы карары нигезендә аның гаепсезлеге таныла, исеме аклана. Кабере Казанның Архангель зиратында...


________________________________________________


1. Бәхтияр М. Каванин әл-хисаб. – Казань: Типо-литография Императорскаго Университета, 1898. – 88 б.


2. Мифтахова Н.Ш. Химия буенча татар телендәге беренче китаплар // Фәнни Татарстан. – 2005. – №3 / 4. – 11 б.


3. Рахимкулова М.Ф. Преподавание естественных наук в татарских школах дореволюционной России: Страницы истории татарских школ в России. – Оренбург, 1998. – 274 с.
4. «Татар энцик­лопедиясе»ндә Г.Шенаси Каһирәдәге «Әл-әзһар» университетында укый, дип күрсәтелә (Татарская энциклопедия: В 6 т. Т.6. – Казань: ИТЭ, 2014. – С.423). Бу дөрес факт түгел, чөнки педагогның шәхси документларында Константинополь шәһәре генә искә алына.


5. Шенаси Г. Мохтәсар химия. 1 кис. Мөкаддимә. Шибһә мәгадин. Франциядә мөгаллимләр җыелышы илә игъдади дәрәҗәсендә фән укытыла торган мәктәпләр өчен тәртип ителгән химия китабы әсас тотылып тәрҗемә вә тәэлиф улынды. – Казан: «Юл» көтепханәсе, 1910. – 172 б.


6. Шенаси Г. Мохтәсар химия. 2 кис. Мәгадип. – Оренбург: «Вакыт», 1912. -106 б.


7. Шенаси Г. Мохтәсар химия. 1 кис. – Б.2.
8. Шенаси Г. Шунда ук. – Б.3.


9. Рахимку­­лова М.Ф. Пре­пода­вание... – С.109.


10. Рахимку­лова М.Ф. Там же. – С.113.


11. Шарипов А.А. Роль медресе «Хусаиния» в формировании и возрож­дении мусуль­манского образования в Оренбургском крае. – Дисс. к.и.н. - Казань 2014. – С.68.


12. Рахимку­лова М.Ф. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. – Оренбург, 1997 – С.17-18.
13. Мардан­шин М. Вклад медресе в татарское просвещение в конце ХIХ- начале ХХ вв. //dumrt.ru›Русский›…/analytics_1090.html


14. Рахимку­лова М.Ф. Медресе... – С.17.


15. Шенаси Г. Хикмәте табигыя дәреслеге. Механика, сыеклыклар, газлар. – Уфа, 1920. – 132 б.


16. Шенаси Г.Физика дәреслеге. 2 нче баскыч мәктәп һәм педтехникумнар өчен. – Казан, 1924. – 167 б.


17. Шенаси Г., Мөштәри Х. Физика. 1 кис. Механика, сыеклык, газлар. Рабфаклар, 2 нче баскыч мәктәпләр, техникумнар һ.б. өчен дәреслек. Үзлегеннән укучылар өчен ярдәмлек. Казан: Таткнигоиздат, 1929. – 135 б; Шенаси Г., Мөштәри Х. Физика. 2 кис. Молекулалар гипотезасы, җылылык, магнетизм, электричество. 2 нче баскыч мәктәпләр, эшфаклар, техникумнар һ.б. өчен дәреслек, үзлегеннән укучылар өчен ярдәмлек. Казан: Таткнигоиздат, 1929. – 135 б; Шенаси Г., Мөштәри Х. Физика. 3 кис. Тавыш, яктылык, гомумән тирбәнү хәрәкәте һәм радио. 2 нче баскыч мәктәпләр, эшфаклар, техникумнар һ.б. өчен. – Казан: Таткниго­издат, 1929. – 208 б.


18. Мифтахо­ва Н.Ш. Химия буенча... – Б.15.


19. Татарская энцик­лопедия: В 6 т. Т.6. – Казань: ИТЭ, 2014. – С.423.


20. Рахимку­лова М. Педагог и общест­венный деятель // Совет мәктәбе. – 1985. – №2. – Б.58.


21 Шәмсет­ди­нова Р., Гаффаров И. ­Шенаси – белем иясе // Фән һәм тел. – 2012. № 2. – 53 б.


22. Шенаси Г. Ун ел эчендә Татарс­танда гыйльми атамалар эшләү нәтиҗәсе // Мәгариф. – 1927. - №4. – Б.71.
23. Шенаси Г. Шунда ук. – Б.71.


24. Шенаси Г. Мохтәсар химия. 1 кис.– Б.3.


25. Шенаси Г. Шунда ук.


26. Шенаси Г. Ун ел эчендә... – Б.71.


27. Шарипов А.А.Роль медресе... – С.74.


28. Степанов А.Ф. Расстрел по лимиту. Из истории политичечких репрессий в ТАССР в годы «ежовщины». – Казань: «Новое знание», 1999. – С.274.

Теги: Ләлә Мортазина Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру