Журнал «Безнең мирас»

Шартлау вакытында татар солдаты нинди батырлык эшләгән?

164 нче полк солдатларыннан Шәрәфетдин Җәмалетдинов 1917 нче ел 14 нче августта пороховой вакыйгалары вакытында шартлау һәм янгынның оясы булган артиллерийский складлар янында каравылда булды. Тирә-якта снарядлар шартлаган, кешеләр үлгән, төрлесе төрле якка качып беткәннәр, тик Җәмалетдин генә, начальник гарнизон әмере булганга кадәр, утыз сәгать буенча урынын ташлап китмәгән, өстенә йөкләнгән мөкатдәс вазифаны үтәгән. Командующий войсками шушы турыда Хәрбия вәзиренә хәбәр иткән. Вәзир, Җәмалетдиновка үзенең вазифасын шундый баһадирларча үтәгәнлеге өчен, 4 нче дәрәҗә Георгиевский медаль бирергә әмер чыгарган. Казан мөселман хәрби комитеты үзе тарафыннан мөхтәрәм Җәмалетдиновка бөтен мөселман солдатлары исеменнән рәхмәт укый, Җәмалетдинов белән башка милләтләр алдында мактана һәм аңар үзе тарафыннан саф алтыннан ясалган махсус жетон тәкъдим итә.



Бу турыда "Кояш" гәҗитенең 1917 елгы  10 сентябрь санында "Бөтен мөселман гаскәриләренә үрнәк" дигән мәкаләдә хәбәр ителә. Исегезгә төшерәбез, 1913-1917 еллардагы "Кояш" газетасында Казан хәбәрләре "Безнең мирас" журналының һәр санында басылып килде.

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру