Журнал «Безнең мирас»

Луиза Янсуар: Киләчәктә Шәриф Камалның гаилә хроникаларын ясарга җыенабыз


Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар киләчәктә татар язучысы Шәриф Камалның гаилә хроникасын ясарга теләве хакында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның җитмеш еллыгына багышланган кичәдә сөйләде.





«Музейны оештырган, аның тарихын, язмышын булдырган һәм музейны мирас буларак тапшырган кешеләр, бу йортның мөдирләре булып эшләгән шәхесләр килде, Шәриф Камалның нәселе, туган-тумачалары шәҗәрәләрен сөйләде. Киләчәктә дә без аларны чакырып торачакбыз, гаилә хроникалары ясыйсыбыз килә», — диде ул.



Луиза Янсуар әйтүенчә, бирегә рус язучыларыннан Максим Горький һәм Александр Фадеев булган. «Шәриф Камалның әдәби салонында татар әдәбияты һәм сәнгатенең танылган язучылары Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гази Кашшаф, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан, музыкантлар Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи һәм башкалар еш килеп йөргән», — дип сөйләде ул.


Кичәдә «Ишекләрне ач…» дигән урта һәм өлкән сыйныф мәктәп укучылары, укытучылары өчен әдәби квест, «Әбүгалисина» интеллектуаль квизы, «Матур туганда…» гаилә хроникасы һәм «Шәриф абыйга кунакка» ретро-кичәсе булып узды. Чараларда студентлар, зыялылар, татар җәмәгатьчелеге катнашты.


Луиза Янсуар киләчәктә мондый кичәләрне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килүен әйтте. «Ул вакыттагы чор авыр булса да, аларга да күңелле булгандыр дип уйлыйм. Ул шәхесләр белән аяныч хәлләр булып бетсә дә, безгә аларны искә алу рәхәт, күңелле. Бу йортта үзләренең эзләрен калдырган, кунак булып яшәгән, күңел җылылары сакланып калган шәхесләрне шулай сәламлибез.» — диде ул.




Тулырак: Татар-информ

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру