Соңгы юлга озату

Кукмарада атаклы киез итек комбинаты директоры Шамил Михәйдәр улы Әхмәтшинны соңгы юлга — Мәңгелек йортка озату мәрәсиме булды. Мәрхүм белән хушлашырга бик күп кеше җыелды. Алар арасында Кукмара хакимиятенең элекке башлыгы Р.Рәхмәтуллин, Татарстан Конституциясе суды рәисе Ф.Хөснетдинов, Саба районы хакимияте башлыгы Р.Миңнеханов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон бар иде.

 

Комментарий язарга