Журнал «Безнең мирас»

Илһам абый да бакыйлыкка күчте...

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганаклары хәбәр итә. Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылды. Аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев җитәкли.

Википедия легендар җырчы турында менә ниләр яза:
Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, Сарман районы, Яңа Бүләк) — җырчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.   1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы.
Иң күренекле җырлары:   «Кара урман» «Зиләйлүк» «Тәфтиләү» «Әллүки» «Хуш авылым» «Сандугач» «Өченче көн тоташ кар ява» «Яшлегемә йөгереп кайтыр идем» «Син сазыңны уйнадың» «Бик еракта идек без» «Бер алманы бишкә бүләек» «Әдрән диңгез» «Идел буе каеннары»
Бүләкләр:    Татарстан Республикасының Халык артисты (1969) РСФСРның атказанган артисты (1973) Русия Федерациясенең Халык артисты Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1970) 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән П. И. Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» бүләге иясе.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру