Журнал «Безнең мирас»

Минтимер Шәймиев хыялындагы мәктәп турында беренче хәбәрләр җиткерде

Өч телле белем бирү үзәге булдыру эше Казанның 165нче мәктәбе базасыннан башланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.

"Болгар һәм Зөяне торгызу эшен тәмамлап, Яңарыш Республика фонды, РФ Мәгариф, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, уникаль белем бирү проектын башларга ниятли", - диде Минтимер Шәймиев.
Бу күп профильле мәктәп, балалар бакчасы, балалар өчен интернат һәм балалар лагереннан торган белем бирү комплексы булачак. Яңа мәктәп рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлы белем бирүгә юнәлдерелә", - диде Минтимер Шәймиев.
Ул база мәктәбе буларак Казанның 165нче мәктәбе сайланганын әйтте. Мәктәп директоры Айдар Шәмсетдиновның алты чит тел белүен билгеләп үтте. "Бүген мәктәптә укучыларның 80 проценты өч тел белә. Быел шушы мәктәпкә янкорма төзергә карар кылдык", - диде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, бу мәктәпне башлангыч мәктәп итеп, аннары шәһәр һәм республика фонды ярдәме белән урта мәктәп төзү планлаштырыла. Ул комплекска балалар бакчасы да керәчәген искәртте. "Беренче комплекста 2400 балага чыгарга тиешбез", - диде Дәүләт Киңәшчесе.
Яңа мәктәп "Адымнар-к знанию и согласию" дип исемләнәчәк. "Минемчә, бик яхшы исем", - ди Минтимер Шәймиев.
Чыганак: Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру