Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь тормышында Сосна Пүчинкәсе

Мәгълүм булганча, олуг Тукаебызның әнисе Бибимәмдүдәгә Казан артының шушы ерак авылына килен булып төшәргә язган була. Бибимәмдүдә, ире Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, кечкенә улы белән әтисе йортына кайта. Болай да ачлы-туклы гына яшәгән, ишле балалы бу гаиләдә Бибимәмдүдә озак кала алмый. Икенчедән, муллалар, бер-берләре белән тыгыз бәйләнгән булып, еш кына элемтәләрен кыз бирү-кыз алу белән дә ныгытканнар. Шулчак Сосна Пүчинкәсе авылындагы тол калган Шакир мулла Өчилегә яучы җибәрә. Ашарына такы-токы гына булган күпбалалы әлеге гаиләдә үги ананың авыр карашыннан басылып яшәгән Бибимәмдүдәгә бу тәкъдимне кабул итүдән башка чара калмый. Никах мәҗлесе Өчиледә, әтисе Зиннәтулла йортында 1888 елның 22 декабрендә үтә. Мөхәммәтшакир Бибимәмдүдә өчен 30 тәңкә мәһәр бирә.



«Сосна Пүчинкәсе» Рәссам В.С. Антонов


Хәзрәткә инде бу вакытта – 69, Бибимәмдүдәгә исә 23 яшь була. Тумышы белән хәзерге Әтнә районының Мөндеш авылыннан булган Шакир мулла да Кышкар мәдрәсәсендә белем алган. Димәк, ул шушы мәдрәсәне тәмамлаган Зиннәтулла хәзрәтне дә, Мөхәммәтгариф мулланы да яхшы белгән.


Бибимәмдүдә, булачак иренең Габдуллага мөнәсәбәте нинди булуын белмәгәнлектән, улын вакытлыча Кушлавычта Шәрифә исемле карчыкта калдырып тора. Бер кибән арыш хакына кечкенә Габдулланы алып калган Шәрифә карчыкның тулы исеме Мөхәммәди кызы Шәрифәҗамал була һәм ул 1895 елда 77 яшендә дөньядан китә.


Шәрифә карчык турында Г.Тукай ишеткәннәренә таянып язган. Соңыннан шагыйрь: «Ул карчык үлгән инде. Алла аңар рәхмәт итсен», – дип язып калдыра.


Яңа иренә беркадәр ияләшкәч, Бибимәмдүдә аңардан баланы үз янына алырга рөхсәт сорый. Мулла риза була. Булачак шагыйрьнең өч яшьлек чагыннан исендә калган бердәнбер бәхетле көне күз алдына килә: «Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә».


Ләкин булачак шагыйрь ана назын туйганчы татып калырга өлгерә алмый: 1890 елның 18 гыйнварында аның әнисе үлә. Бибимәмдүдәнең җәсәден Сосна Пүчинкәсе зиратында җир куенына иңдерәләр. Габдулла, өч яшь тә тугыз айлык сабый килеш, тома ятим булып кала. Менә шушы сабый хәтеренә таянып, ул әнисе белән мәңгелеккә хушлашу мизгелләрен үзәк өзгеч бер моң аша искә ала: «...Мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» – дип шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне (искә алганымны) язамын.


Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сосна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән».


Зиннәтулла хәзрәт һәр гыйнвар аенда, озын юлны якын итеп, вафат булган кызының каберен зиярәт кылырга барган. Барган саен, авыл мулласы Мөхәммәтшакир йортына кагылып, хәл-әхвәл белешкән. Элекке кияве аны ачык йөзе белән каршы алган, чәйгә дәшкән. Мөхәммәтшакир мулла, шактый олы яшьтә булуына карамастан, яшь хатыны тәрбиясендә җир җимертеп йөргән.


Мөхәммәтшакир Фәйзуллин, Бибимәмдүдә үлгәннән соң, Әсмабикә Касыйм кызына өйләнә. Аннан Закир (1894), Гамилә (1897), Фатыйх (1900) исемле балалары туа. Әсмабикә дә вакытсыз үлеп китә, аның балаларын яңа хатынга – Смәел авылыннан Фатыймага үстерергә туры килә. Үги ана балаларга карата мәрхәмәтле була. Фатыйма абыстайдан соң 80 яшьтән узган Шакир хәзрәт Сосна авылыннан Мәүлидә исемле яшь хатын белән никахлаша һәм аларның 1909 елда Шамил исемле уртак балалары туа. Ул 1942 елда сугышта һәлак була. Шамилнең 1941 елның 29 августында кызы Сәйдә туа. Улы Равил 1938 елгы, аның 4 баласы туа, ул 1991 елда үлә. Бүгенге көндә Сәйдә Казанда яши, авылына кайткалап йөри. Сосна Пүчинкәсе авылының соңгы указлы мулласы Габделгалләм Мәннанов Шакир хәзрәтнең Бибиәсма абыстайдан туган кызы Гамилә белән никахта була. Галләм мулла 1934 елда 5 елга Себергә сөрелә. Сөрелгәнче, Галләм белән Гамиләнең 4 баласы дөньяга килә: Нургаян (1924) Яшел Үзәндә яшәгән. Кавый (1926) очучы була, 1941 елда үлә. Кызы Мөкәррәмә Мәскәү тирәсендәге Березники шәһәрендә яшәгән. Дүртенче баласы Рәфкать исемле була. Галләм мулла Себердән 3,5 елдан кайта. Аның аяклары авырта. Кайткач, Нәзифә исемле кызы туа. Галләм мулла 1938 елда вафат була, әтисе үлгәндә Нәзифә 6 айлык булып кала. Ул абыйсы янына Яшел Үзәнгә китә, шунда тормышка чыга. Нәзифә озын-озак еллар дәвамында шушында абыстай вазыйфаларын башкара. Фатыйхның улы Мәхмүт 1996 елда төзелгән мәчетнең аен ясатып куя. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рәфкать улы Фәрит тә мәчеткә матди ярдәм оештыра. Әлеге мәгълүматлар, Нәзифә һәм Сәйдә абыстайларның истәлекләренә таянып, Россиянең мәгариф отличнигы Камил Габделәхәт улы Заһидуллин тарафыннан язып алына. 2018 елда Сосна Пүчинкәсе авылының 150 еллык юбилей чараларын үткәрүдә дә ул башлап йөри.


Ярты гасырлык тарихы булган Сосна Пүчинкәсе авылы – сөекле шагыйребезнең сабый чак эзләрен саклаучы, әнисе Бибимәмдүдәнең җәсәден үз күкрәгендә саклаучы авыл бит ул!


Тукай тормышының Сосна Пүчинкәсе чорын шактый еллар үткәч тә искә ала, алар турында уйлана. «Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы, Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы…» – дип мөрәҗәгать итә ул әнисенә, күп еллар узгач. Бибимәмдүдә абыстайның кабере өстенә Г.Тукайның тууына 100 яшь тулган көннәрдә архитектор Р.Билалов проекты буенча эшләнгән мәрмәр таш куелды, кабер төзекләндерелде. Кабер ташы алдына куелган кара гранит ташта шагыйрьнең нәкъ менә шушы үзәк өзгеч моңлы шигъри юллары язылган.


Тукайның Сосна Пүчинкәсе авылына килүе хакында Балтач районының «Хезмәт» газетасында Пермь краенда яшәүче Илдар Зиннуровның 2009 елда басылган «Тукай янә Сосна Пүчинкәсендә» исемле мәкаләсен тәкъдим итәм:


«Бәләкәй Тукайга Балтач җирендә, Сосна Пүчинкәсе авылында урнашкан үги атасы Шакирҗан хәзрәт йортында бик аз вакыт кына яшәргә туры килә. Минем әти ягыннан Сәгъдәтбану әбием – Шакирҗан хәзрәтнең бертуганының кызы. Ул, Габдулладан берничә яшькә генә олы булуына карамастан, аның белән уйнап, аңа күз-колак булып торган. Әбиемне бик яхшы хәтерләмәсәм дә, аның сөйләгән кайбер хатирәләре исемдә.


Шакирҗан хәзрәт яшь хатыны Бибимәмдүдәне өзелеп яраткан һәм ихтирам итеп яшәгән, аңа йорт эшләрен башкарырга рөхсәт бирмәгән. Ә хатыны, үз чиратында, аралашучан булган, бәйләгән, чиккән, теккән. Авылда аңа, яратып, яшь абыстай, дип эндәшкәннәр. Пөхтә итеп милли киемнәрдән йөргән, урамда аның ак перчаткалар киеп йөрүе авыл җирлеге өчен гаҗәп күренеш булган. Кечкенә Тукай да җыйнак киенеп йөргән. Ак сызыклы зәңгәрсу күлмәген аеруча яратып кигән. Өстеннән кара төстәге җиңсез күлмәген, ә башыннан кара бәрхет түбәтәен төшермәгән. Габдулла шау-шулы уеннарны яратмаган, яшьтәшләре белән аз аралашкан. Яшел хәтфә үлән өстендә уйчан гына еракка карап, хыял диңгезендә йөзгән мизгелләрне Габдулла бигрәк тә яраткан.


Әнисенең вафатыннан соң, кечкенә Габдулланы үги әтисе йортыннан алып китәләр. Ләкин, үсә төшкәч, Сосна Пүчинкәсе авылына ул тагын бер кайта. Әнисенең каберен иң элек Сосна авылыннан эзли, таба алмагач, Сосна Пүчинкәсенә килә (шуңа күрә авылга, тарантаска утырып, Көшкәтбаш ягыннан керә). Әнисенең кабере янында икәнен белгән әбием, бабам Гыйләҗ белән, аны чәйгә дәшәләр. Габдулла Тукай кергән йорт инде күптәннән юк...


Сосна Пүчинкәсе авылына ул тагын кайтканмы? Белмим. Ләкин Балтач җире Бөек Тукай биографиясендә аерым урын алып тора».


Ләйлә Мөхәммәтшина


Безнең мирас. — 2020. — №4. — 44-46 б.

Теги: Ләйлә Мөхәммәтшина Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру