Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь рухын искә алып

I. Кереш өлеш.
Азнакай төбәге үзендә туып-үскән,үзеннән чыккан зыялыларын, әдип-шагыйрәләрен,сәнгать әһелләрен күрә, барлый, олылый, ихтирам итә белә. Күп санлы юбилейлар, әледән-әле үтеп торучы иҗат кичәләре, бенефислар әнә шул хакта ачык сөйли түгелме?! Әле менә бүген төбәкара фәнни-гамәли конференциябез дә районыбыз елъязмасында матур эз калдырып, Уразай авылында җиһанга тәүге кат аваз салган, кыска гына гомерендә (1920-1954) дистәгә якын шигырь китаплары, поэмалар иҗат итеп калдырган шагыйрь Әнәс Карига багышлана. Әлеге якташыбызның истәлекләре белән уртаклашкан кызы Ләйсән ханымның язмаларына тукталып үтәсем килә.
II. Ул балалар ярата иде.
- Әтием, шагыйрь Әнәс Кари үлгәндә мин кечкенә идем. Ул бик вакытсыз - 34 яшендә дөньядан китте. Әмма ул минем өчен һаман да тере. Без ул чакта ямьле Мишә буена утырган Янсуар авылында яшәдек. Әтием урта мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире булды, югары классларда татар теле һәм әдәбиятын укытты. Татарча сөйләшергә дә, укырга да мин әтиемнән өйрәндем. Әти өлкәннәр өчен поэмалар һәм шагырьләр иҗат итә, ә балаларга аталган бүләге нәни хикәяләр һәм шигырьләр була иде. Энем Алмаз әле аларны аңларлык яшькә җитмәгән, шунлыктан мин балалар өчен язылган әсәрләрнең башта беренче тыңлаучысы, аннары хәреф танырга өйрәнгәч, беренче укучысы - мин булдым. Шигырьләрнең ритмы күңелдәге чуалчык фикерләрне берләштерә, тәртипкә китерә. Аларны укыганда әти үзе дә рухлана, шат елмая. Миңа “Бака” шигыре аеруча ошаган иде.
Камышлы күлдә,
Куак төбендә
Ята бакылдап
Зур башлы бака,
Батып һәм калкып;
Су дулкынлатып,
Тынмый кычкыра:
“Бака-ка-ка-ка!”
Шигырьне ишеткәч, мин кычкырып көләм. Моны күреп әти үзе дә чиксез куана һәм миңа кошлар, хайваннар турынды башка шигырьләрен укый. “Тиен”, “Тукран”, “Сандугач”, “Күбәләк”, “Ак каен” шигырьләрен йотлыгып тыңлыйм. Шулай да нидәндер канәгать булмыйча, әтием аларны кабат-кабат төзәтә. Ахырда сандугачлар, күбәләкләр, тиеннәр, тукраннар тагын да җанланып киткәндәй тоела.
Йокларга, вакыт җиткән булса да, әти яныннан китәсе килми. Ул мине тезләренә утырып әкиятләр сөйләргә тотына.
Һәр ел фасылы, әйтерсең лә, аны шул турыда шигырьләр язарга этәрә иде. Җәй айларында әтием “Чебиләр”, “Җиләк пеште” кебек шигырьләрен язды. Әмма ул һәрвакыт иҗат белән генә шөгыльләнеп тормый. Эссе көннәрдә Мишә елгасына су коенырга барулар истә калган.Аннары балык тотарга кармак салган малайларны, чыр-чу, килеп су коенучы кызларны күзәтәбез, үзебез дә су коенабыз. Әти мине йөзәргә өйрәтә. Минем кояш нурында талгын гына чайкалып утырган дулкыннар белән иркәләнеп шаяруымны әти ниндидер эчке сабырлык белән елмаеп күзәтә, ул һәрвакыт мине судан тартып алырга, бата башласам, коткарып калырга әзер тора.
Язны ул бик ярата иде. Беренче җепшек карга, ләйсән карына, беренче язгы яңгыр-ләйсән яңгырга багышлап шигырьләр язды.Шуңа күрә минем исемемне дә Ләйсән дип куйган.
Ләйсән, ләйсән!
Иң беренче
Язгы яңгыр!
Көчлерәк яу,
Күңелләрне
Син куандыр!
Әтием шигырьләрен ихлас күңелдән нәни укучылары өчен язды. Ул дөньядагы барлык җан ияләрен, аеруча балаларны ярата иде.
III. Исеме кайтты туган ягына
1996 нчы елның декабрендә шагыйрьнең кызы, Казанның милли мәдәният үзәге хезмәткәре - Ләйсән Кариева әтисенең туган җиренә кайта.
- Әтиемнең туган җирен, туган туфрагын зыярат кылырга дип ата-баба рухын хөрмәтләп килдем. Әтием балаларга милли тәрбия бирүне, ана телен саф килеш саклау, татар халкының гореф-гадәтләрен югалтмаска кирәклеген шигырьләре аша җиткерә иде, - диде ул үз чыгышында һәм әтисенең бер шигырен укыды, истәлекләре белән уртаклашты. Китапханәгә шагыйрьнең китапларын, мәкаләләр һәм фоторәсемнәр бүләк итте.
Кичәдә Ә. Карины якыннан күреп белгән, аралашкан замандашы, ”Мирас” журналы редакциясе советы әгъзасы Ибраһим ага Вәлиев та килгән. Ул да үзенең хатирәләре белән уртаклашып, бергә яшь татар язучылары конференциясендә Казанда 1948 елда төшкән фоторәсемнәрен күрсәтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кичәдә сөйләгәч:
- Өмет кояшы яктыра бара, милләтебез югалмый, яши,- диде ул.
Шагыйрьнең авылдашы – аннан соңгы буын вәкиле, бүгенге көндә кара алтын хәзинәсе башкаласы Әлмәттә нәшер ителүче “Нефтяник” газетасы баш мөхәрире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек әфәнде Бәдретдиновның яңа гына табадан төшкән “Шагыйрь кайтты” шигыре яңгыравы кичәнең дулкынландыргыч мизгелләренең берсе була.
IV. Әнәс Кариның иҗат эшчәнлеге
Әнәс Кариның иҗат эшчәнлеге 1935 елдан башлана һәм аеруча 1945 елдан соң активлаша. Беренче шигырь җыентыгы «Балаларга бүләк» 1947 елда басылып чыга. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь китаплары чыккан: “Гөлбакча”, “Күңелле ел”, Тамчы һәм чишмә” һәм башкалар. Ә. Кари үзенең иҗатын күбрәк балалар әдәбиятына багышлаган. Шагыйрь иҗатының иң уңышлы үрнәкләре аның «Сыналган мәхәббәт» исемле сайланма шигырьләр җыентыгында урын алган.
Шагыйрьнең әсәрләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Аның шигырьләрен балалар бакчаларында, мәктәп сәхнәләрендә еш ишетергә була.
Ә. Кариның “Сыналган мәхәббәт” поэмасы сәнгатьчә эшләнүе белән укучыны үзенә җәлеп итә. Поэма чын мәхәббәткә дан җырлый. Сугыш кырында немецлар кулындагы авылны азат иткәндә, взвод командиры яшь егет Тимернең каршысына янып торган йорттан елый-елый бер хатын чыга һәм сугышчыга ялвара:
- Кызым янып торган йортта калды, коткарыгыз! – ди.
Командир кызчыкны коткарырга дип кергәндә, кинәт мина шартлый һәм Тимернең күз алдында ут шары күтәрелә.
“Ах!” дияргә егет өлгермәде,
Ялкын белән тулды күз алды.
Һәм әйтерсең,
Шау-шу арасында
Әллә кая китеп югалды...
Лейтенант Тимер һушына килгәндә, ул госпитальдә ята һәм бернәрсә дә күрми. Ул үзенең мәңгегә сукраюын аңлый.Сөйгән кызы Сылуга шәфкать туташыннан хат яздыра. Сылу Тимер янына госпитальгә бара.
Шагыйрь бу очрашуны йөрәк кылларына тәэсир итәрлек итеп яза:
Юк!
Сылуны болай якын итеп,
Матур итеп сөйми беркем дә,
Сылуның да шуңа бар хисләре
Мәхәббәт һәм намус иркендә.
Шагыйрь балалар, укучылар тормышыннан алынган сюжетларга бай образлы әсәрләр иҗат итә. Үз әсәрләрендә балаларның тормышын, уй-теләкләрен, холык – гадәтләрен яхшы белүе һәм шуларны шигыри телдә оста итеп әйтеп бирә алуы, аны чын балалар язучысы булып таныта да инде. Әнәс Кариның шигырьләрендә тематик һәм жанр диапазоны торган саен үсә, байый бара. Аның әсәрләре татар әдәбиятының матур өлгеләре булып, хәзер дә балаларның зәвыкларын тәрбияли.
Кулланылган әдәбият:
1."Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
2. “Ватаным Татарстан” газетасы, июнь 1990
3. “Яшь ленинчы” газетасы, 1990
4. “Маяк” газетасы, 17 декабрь 1996
Сафиуллина Раушания Салих кызы, Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе, 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: Раушания Сафиуллина

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру