Шагыйрь иртәсе

(Пародия)
Сөңгеләрдән тамчы тама, –
Каян килгән диген
бозга… Хис!
Акъегет. «Апрель иртәсе».

Төн… кухняда тамчы тама…

Йоклап кына китеп
булмый һич.
Каян килгән диген тимер кранга
бу кадәрле кире,
явыз хис!

Юрганымны атып бәрдем –
нишлисең бит, кирәк
торырга.
Онытамын көн саен шуның
хисен ныграк уңга
борырга.

(«Тынгысыз каләм», 1982)
0215
Зөлфәт Хәйруллин шаржы

Комментарий язарга