Журнал «Безнең мирас»

Коена башларга мөмкин: урамда җылы һава булачак

Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Хәзер һава шартларын Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә, шул исәптән республикада да, антициклон билгели. Нәкъ менә аның йогынтысында төбәктә уртача җылы һава торышы урнашты. Көнчыгыш районнарда аз гына яңгырлар күзәтелә, дип фаразлый синоптиклар.
Якын көннәрдә Татарстанда метеорологик хәлнең сизелерлек үзгәрүе көтелми. «Якшәмбе көнне һәм киләсе атна башында республика территориясендә җылы һава торышы сакланачак», - дип вәгъдә итә белгечләр.
Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә термометр баганалары нульдән +6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр җылы булачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, иртәгә, 7 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +18, +23 градуска кадәр җылы булачак, дип яза Татар-информ.
Бүген инде күпләр коена да башлады...

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру