Журнал «Безнең мирас»

«Сез бетәчәк түгел!» (Ерак Шәрыкта Тукай кичәләре)

Татарлар яшәгән кайсы гына кыйтгада Тукай кичәләре оештырылмады икән?! Япониядә, Кытайда, Кореяда, Финляндиядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә, Мисырда, Америкада яшәүче, туган туфрагыннан, рухи мирасыннан аерылган татар мөһаҗирләре өчен Тукай – туган ил символы, татар телен, рухи бердәмлекне саклау чарасы булып хезмәт иткән. Үз телеңне онытуны зур кимчелек, түбәнлек санаган татарлар Тукай иҗаты, Тукай шәхесе, Тукай көннәре ярдәмендә миллилекне, милли әдәбиятны, мәдәниятне сакларга һәм үстерергә омтылган. Шулай итеп, Тукай бәйрәме чит илләрдә сибелеп яшәгән татарларны туплаган, берләштергән, саклап калган.


Тукай кичәләре Россиянең төрле шәһәрләрендә – татарның мәркәзе Казанда, Мәскәүдә, Петербургта, Уфада, Оренбургта, шулай ук Бакуда, Ташкентта, Бохарада, Семипалатинскида, Әстерханда, Троицкида, хәтта кайбер авылларда да уздырылган. Бу кичәләрдә Коръән укылган, бөек шагыйребезнең рухына дога кылынган, аның тәрҗемәи хәле, шигырьләре сөйләнгән, милли җырлар башкарылган.


Әдәби кичәләргә, шигырь бәйрәмнәренә әзерлек алдан ук оештырылган. Зал Тукайның рәсемнәре, китаплары, чәчәкләр белән бизәлгән. Бәйрәмдә катнашучылар күкрәкләренә «Тукай көне» дип язылган тасма тамгалар такканнар. Күп очракта, рәсми өлеш тәмамланганнан соң, бәйрәм чәй табыны янында дәвам иткән. Әлеге кичәләр вакытында төрле максатлар өчен, мәсәлән, татар мәктәпләре, китапханәләр файдасына, аерым студентларга стипендия түләү, татарлар яшәгән төрле җирләрдә Тукайга һәйкәл ачу өчен иганә җыелган.


Тукай кичәләрендә, татарлардан тыш, башка милләт вәкилләренең дә катнашуы төрки-мөселман дөньясында аңа карата олы ихтирам турында сөйли. Чыннан да, татарлар гына түгел, башка төрки халыклар да бөек шагыйребезне яраткан. Төрки әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясаган татар шагыйренә багышлап, әсәрләр иҗат ителгән, аның шигырьләре башка телләргә тәрҗемә кылынган, зур шәһәрләрдә, шул исәптән, Ташкент, Бохара, Троицк, Алма-Ата кебек калаларның үзәк урамнарына Тукай исеме бирелгән.


Япониянең Нагоя шәһәрендә Тукай көне. 1937 ел, 15 апрель


Г.Әхмәди. Ерак Шәрыкта Тукаевны искә төшерү


2 нче апрельдә, халык шагыйре Тукаевның вафатына ел тулу мөнәсәбәте илә, Харбин мөселманнары, мәсҗеткә җыелып, Тукаевны бик олуглап искә алдылар. Мәҗлес сәгать 9га тәгаен ителгән булса да, мәсҗеткә халык иртә белән, сәгать 8дә, җыела башлады. Тукаев шәрәфе өчен әлеге көнне хатын-кызларга да күрергә рөхсәт ителде. Бу көн мөселман халыклары беренче мәртәбә үзләренең «И мөкатдәс яртыбыз» дип атаган шагыйрьләрене тәкъдир иттеләр. Сөннәт бүлмәсеннән генә булса да күреп, бу мәҗлескә иштирак итүне (катнашуны) үтенделәр. Ирләр фарыз бүлмәсенә, кыз-хатыннар сөннәт бүлмәсенә тулдылар. Сәгать 9да имам әфәнде, мөнбәргә чыгып, бу мәҗлеснең бондан бер ел элек вафат иткән Тукаев шәрифенә ясалганлыгын вә аның әһәмиятен бәян итте. Тукаевның тәрҗемәи хәлен вә бәгъзе шигырьләрендә булган шигърият вә мәгънәләрен аңлатты. Соңра Коръән укылып, мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаевның рухына багышланды. Берәм-берәм мәктәп балалары чыгып, бик мөәссир (йөрәккә үтүче) бер тавыш белән, Тукаевның шигырьләрене укыдылар. Бу шигырьләрне укыган вакытта күзендән яшь килмәгән кеше аз булгандыр. Хосусан, (аеруча) 7 яшьлек бер баланың фәүкыльгадә (гадәттән тыш) назек вә нәфис бер тавыш белән «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» дигән укуы вә «Кадер кич» бик тәэсирле чыкты. Соңра Агишев хезмәткәрләреннән Галимкәй әфәнде Акчурин «Мөхәммәдия» көенә Тукаевның «Пәйгамбәр» шигырен укыды. Тәгъбир мөмкин булмаслык бер тәэсир бирде. Соңра хөкүмәт мәктәпләрендә укучылардан Габдулла әфәнде Әхмәрев, хатыннар хөррияте, милләт вә миллият хакында булган бәгъзе шигырьләрене укып, Тукаевның хәятында булган бәгъзе вакыйгаларны рус
әдәбиятларыннан, бәгъзеләренең башларыннан үткән вакыйгаларга татбикъ кылып (туры китереп) күрсәтте. Тукаев шигырьләре вә Тукай сүзләренең аз бер заман эчендә халык арасына таралуының сәбәп вә фазыйләтләрен сөйләде. Мәҗлестә сөйләнгән сүзләр, укылган шигырьләр халыкта бик зур бер тәэсир калдырды. Шул тәэсир белән халык, бу мәҗлесне хәтердә калдыру өчен, Тукаев исеменә ачылачак җәмгыятькә иганә кылдылар. 110 сум акча җыелды. Тукаевның асыл ватаны булган Казанга Тукаевның Ерак Шәрыкта булган тәкъдир итүче кардәшләре, телеграм җибәреп, үзләренең дога кылганлыкларын белдерергә булдылар. Телеграм укылганнан соң, тәкърар бер мәртәбә дога кылдылар. Дога ахырында «Амин!» тавышы белән мәсҗет яңгырады. Телеграм яхшы, озын язылган иде. 110 сум акча белән бу телеграм Казанга
«Кояш» идарәсенә җибәрелде.


Шанхайдагы Украина клубында Тукай кичәсе

Хәбәрче. Тукай кичәсе


Шанхай Төрек-татар мәдәният җәмгыяте тарафыннан 17 апрельдә шагыйребез Габдулла Тукайга багышланып эшләнгән кичә, узган елдагыча ук, бик муаффәкыятьле (уңышлы) рәвештә уздырылды. [...]


Мәҗлесне җәмгыятьнең рәисе Кәшшаф әфәнде Әхмәди бүген яд итә торган Тукайның, милли барлыгыбызны арттыру юлында күп хезмәтләр куйган Курсави, Каюм Насыйри, Шиһаб хәзрәт Мәрҗани, Исмәгыйль бәк Гаспралы, Гаяз әфәнде Исхакыйлар белән бер максат, бер идеал өчен янучы затларның берсе булуы һәм шул затлар тугрында көчебез, аңыбыз җиткән кадәр халкыбызга мәгълүмат бирү вазыйфалары – мәдәният җәмгыятьләренең эше икәнлеге тугрындагы сүзләр белән мәҗлесне ачты.


Соңра, мәктәп шәкертләре тарафыннан Коръән укылгач, Мәдинә ханым Әхмәди «Габдулла Тукай – борынгы ил шагыйрьләренең варисы» мәүзугында (эчтәлегендә) мәгъруза (доклад) эшләде. Халык әдәбияты, чыгытай, госманлы әдәбиятлары, аларның Тукайга тәэсире, халык әдәбияты аркылы үзен-үзе табуы хакында мәгълүмат бирде. Мәгърузадан соң зурлар һәм балалар мөрәккәб (бергәләп) күмәк «Өзелгән өмид»не җырладылар.


Шуның белән мәҗлеснең матәм мәрасиме бетеп, балалар кыйсеме башланды. Кичәдә иштиракъ иткән (катнашкан) балалар: Рифгать Хаҗи, Равил Әхмәди, Камал Мостафа, Рәшидә Ильяс, Тасия Габдрахман, Зәйтүнә Дүзи, Искәндәр Дүзи, Нияз Габдрахманнар – һәркайсы сөекле шагыйребезнең шигырьләрен бик килешле итеп әйттеләр, күмәкләп җырладылар. Шулай ук бик осталык белән Тукайның «Таз» һәм «Су анасы»н уйнадылар.


Әдәбият бүлеме беткәч, ханымнарыбызның тырышлыгы һәм уңганлыклары аркасында, бәйрәм көннәрендәге кебек күркәм хәзерләнгән өстәл янына кунаклар дәгъват ителделәр (чакырылдылар). Җәбһәдәшләребезнең (аркадашларыбызның) сораулары буенча Габдулла Тукай турында аларга аерым мәгълүмат бирелде һәм алар да үз нәүбәтләрендә: «Сез, төрек милләте - шундый Габдулла Тукай кебек шагыйрьгә малик (ия) булуыңыз белән бәхетле милләтләрнең берсе. Сез бетәчәк түгел! Киресенчә, Тукайлардан көч алып, куәтле, мөстәкыйль милләткә әйләнәчәксез һәм сезнең шундый мәҗлесләреңездә булуыбызга бик шатбыз», – мәфһүмендә (мәгънәсендә) сүзләр сөйләделәр.


Шанхай имамы Әүхәди әфәнде динебезне, милләтебезне берлек аркасында гына саклый алганыбыз хакындагы сүзләр сөйләде. Сүзләр дәвамында Гайниҗамал ханым, Мәрьям ханым, Латыйфа ханым, Фатыйма ханымнар милли көйләребезне җырладылар. Рәшидә вә Тасия туташлар, милли биюләребезне биеп, кичәгә матурлык бирделәр. Гомумән, кичә бик рухлы узып, килгән халык та бик мәмнүн (канәгать) калды.


«Милли байрак»ның еллык зыяфәт (кунак итү) мәҗлесе
Безнең мирас. — 2020. — №4. — 26-29 б.
Г.Әхмәди. Ерак Шәрыкта Тукаевны искә төшерү. - Вакыт. – 1914. – 19 апрель. 
Хәбәрче. Тукай кичәсе. - Мәкалә 1935-1945 елларда Ерак Шәрыкның Мукден шәһәрендә татар телендә чыгып килгән «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 8 май санында басылып чыккан.

Теги: Ләлә Мортазина Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру