Журнал «Безнең мирас»

Себернең югалган Казаны

Тормышыбызның билгеле бер чорында күпләребез үз гаиләсе, нәсел-нәсәбе тарихы белән кызыксына башлый. Соңрак бу туган авылның тарихын өйрәнүгә дә күчәргә мөмкин. Миңа буыннан-буынга үз нәселе тарихына хөрмәт һәм мәхәббәт тапшырыла торган гаиләдә туу һәм үсү бәхете елмайды. Әти һәм әни ягыннан ата-бабаларым Омск өлкәсенең төп халкы булмавы сәбәпле, аларның бирегә күчеп килү вакыйгалары гаилә риваятьләренә әверелгән иде. Мәктәп елларыннан ук мин үз гаиләмнең тарихын өйрәнә һәм истәлекләр җыя башладым. Иң җиңеле әнием ягыннан бабаларым – мөгаллим Хәмидовларның нәсел-шәҗәрәсен өйрәнү булды, чөнки инде ул карт бабам Ризаэддин тарафыннан күпмедер дәрәҗәдә язылган. Моннан тыш, аның көндәлекләре дә сакланып калган. Нәкъ менә шушы язмалар миңа ХХ гасыр башындагы вакыйгаларны яхшырак аңларга ярдәм итте.






Себер табигате. Розалия Аптрахимова һәм Даниил Товсултанов фотолары


Татарстан Республикасының элеккеге Тәтеш өязендәге Аллабирде авылында 1875 елда туып, Казан шәһәрендәге «Мәрҗани» мәдрәсәсендә белем алган Ризаэддин Сафиулла улы Хәмидовның язмалары арасында, әлбәттә, Себер турындагылары да бар. Дөрес, озак вакыт мин аларга тиешле игътибар бирмәдем, фәкать гаиләмә караган текстларны гына аерып алдым. Әмма, вакыт узу белән, язмаларда Казан авылы турында кыйммәтле чыганаклар барлыгын аңладым. Инде дөнья картасыннан юкка чыккан әлеге авыл янындагы торак пунктларда бүген дә минем бабам искә алган кешеләрнең онык-оныкчыклары яши һәм бу язма аларга да нәсел шәҗәрәсен төзүдә, борынгы бабаларының кайдан килеп төпләнгәнлеген ачыкларга, Татарстан белән туганлык мөнәсәбәтләрен яңартырга ярдәм итәр дип уйлыйм.



Кызганыч, көндәлекнең оригиналы безнең буынга кадәр килеп җитмәгән. Элегрәк карт бабам аны гарәп графикасында үз кулы белән язган булган. Соңрак бер улы кириллицага күчергән. Әлеге язмалардан сезгә дә бер өзек тәкъдим итәм: «Без Себергә 1912 елның көзендә килеп тора башладык. Шул көздә 6 аршынлы ызба салып, башын үлән белән ябып та куйдык. Без килгәндә бу авылга һичбер исем бирелмәгән иде. Авыл халкы бу авылга Казан авылы исеме куйды. Чөнки бу авылда гел Казан халкы җыелган иде. Тәтеш өязеннән Күккүз дигән авыл кешеләре – болар Себергә башлап килеп, бу авыл утырган участокны билгеләгәннәр һәм шунда утырганнар. Янә Тургай дигән авыл, янә Аллабирде дигән авыл кешеләре, янә Әҗем авылы, янә ике йорт Чистай өязеннән, янә бер йорт Мамадыштан бар иде. 


Ризаэддин Сафиулла улы Хәмидов

Бу Казан авылы Иртышның сул ягында, Иртыштан 15 чакрым эчтә, элекке Такмык волостеның Тара өязендә иде. Казан авылы халкы биредә 1930 елга кадәр торды. 1930 ел бу авылның җирен совхоз алып, авылны таратырга мәҗбүр итә. Авылның күбесе 20 чакрым җиргә – Тозказан дигән авылга барып, колхозга керде. Без бер генә йорт, Үләнкүл дигән авылга барып, колхозга кердек. Үләнкүлдә бер ел торгач, иген булмау сәбәпле, түбән таба Иртыш белән 1932 ел 1 майда Усть-Ишим дигән авылга килдек. Усть-Ишимда бер җәй торып, аннан Ире дигән авылга – Кип-Кулларга килдек.


Казан авылында беренче землянка казып тора башлаган кеше – Миңлевәли Насыйбулла угылы, Күккүз авылыннан; 2 нче – Кәлимулла Хәмзә угылы; 3 нче – Һидиятулла Ибраһим угылы; 4 нче – Ибнеҗан Ибраһим угылы; 5 нче – Миңдулла Гыйбадулла угылы; 6 нчы – Гарифулла Ибраһим угылы; 7 нче – Гарифулла Гыйбадулла угылы; 8 нче – Дәүләтша Тимергали угылы; янә Әҗем авылыннан Мөсәллим карт; Дәүләтша Хәмит угылы; (?) Мәхмүт угылы; янә Барыш авылының Ярулла Мостафа угылы; янә Күккүз Хәйрулла Мәхмүт угылы; янә Тургай авылыннан Ганибулла Фәхреддин угылы; Баһаветдин Фәхреддин угылы; Мәхмүт Фәхреддин угылы; Җамалетдин Котмәт угылы; Мәхмүтсадыйк Җамалетдин угылы; Сәгыйдулла Динмөхәммәд угылы; Аллабирде авылының Ганикулла Гарифулла угылы; Ризаэддин Сафиулла угылы; янә Әҗем авылының Вахит Бәхтияр угылы; Дүртөйленең Гыйләҗетдин Сираҗетдин угылы; Габделҗаббар Габделгариф (?) угылы; Чистай өязе Мәхмүт Кәрим угылы; янә Тәрҗемән карт; янә Мамадыш өязенең Хәмидулла Сәгыйдулла угылы. Болар – төп Казаннан күчеп килгән кешеләр. Казан авылында 1909 елдан башлап 1931 елга кадәр торганнар».


Картадан Казан авылы урнашкан урынны күрергә мөмкин

Бабам искә алган бу кешеләрнең барысы да – һиҗрәт ачысын татыган, туган туфракларыннан аерылып, ерак Себергә, караңгы тайгага бәхет эзләп килгән игенчеләр. Алар арасында Ризаэддин белән бергә хатыны Нәфисә, уллары Зәкәрия белән Яхъя да була. Озак та үтми, 1914 елда гаилә башлыгын Беренче бөтендөнья сугышына алалар. Ул аннан 1917 елда Февраль революциясеннән соң гына әйләнеп кайта. 1921 елгы Идел буендагы коточкыч ачлыктан качып, бертуганнары Габделхак, Самат һәм Факия дә сыену урынын биредә таба.


Бабам Себергә күченеп килү сәбәпләре хакында язмый. ХХ гасыр башында Столыпинның аграр реформалары һәм 1911 елгы ачлык нәтиҗәсендә Казан губернасындагы җире аз крестьяннар Себергә килеп төпләнә. Казан авылы кешеләренең дә әлеге вакыйга уңаеннан ерак тайгада нигез корганлыгы аңлашыла. Кызганыч, Казан халкының көчләп күмәкләштерелүе, мең бәлаләр белән килеп төпләнгән нигезләренең туздырылуы хакында бабам тәфсилләп сөйләми. Мөгаен, моның сәбәбе үз гаиләсе өчен курку булгандыр. Дөрестән дә, совет чорында бу турыда дәшмәү хәерлерәк була. Хәзер инде әлеге авыр һәм куркыныч көннәр турында аның балалары искә төшерә, оныкларына сөйли.


Ризаэддин Хәмидов искә алган кайбер кешеләрнең язмышларын төрле чыганаклардан ачыкларга насыйп булды: «Гибаруллин Гарифулла. Родился в 1879 г. в д. Б-Куккуз Казанской губ. Житель д.Казанка Большереченского р-на Омской обл. Татарин, плотник. Арестован 21 июля 1937 г. Приговорен 17 сентября 1937 г. тройкой при УНКВД по Омской обл. по ст. 19-58-2-6-9 УК РСФСР к высшей мере наказания. Расстрелян 19 сентября 1937 г. Реабилитирован 29 июня 1960 г. президиумом Омского облсуда за отсутствием состава преступления. (П-8259)».


Бабам да репрессия корбаны. Ул гаиләсе белән Васюган сазлыкларына сөрелә: «Хамидов Ризаутдин Сафиулович, 1875 г.р. Житель д. Казанка Большереченского р-на Омского окр. Западно-Сибирского края. Состав семьи: жена Нафиса, сын Абдрахман, 1923 г. р. Выслан вместе с сыном в 1930 г. Реабилитированы УВД по Омской обл. 25.11.2002 г. за исключением Нафисы». (ИЦ УВД по Омской обл. Ф.8, оп.5, д.807).


Бөек Ватан сугышында катнашучылар: «Насыбулин Миливали, д. Казанка. Рядовой, проп. б/в.»; «Фахрутдинов Шайхитдин Багаутдинович (1901-1984), д.Тусказань. Рядовой, стрелок; ЛФ, ВФ. Дважды ранен».


***


Хәзерге көндә Казан авылын Омск өлкәсенең карталарында күрмәссез. Аның турында хәтта югалган торак пунктлар исемлегендә дә мәгълүмат юк. Фәкать 1912-1925 нче еллардагы карталарда гына «Казанск» һәм «Казанкий» топонимы күрсәтелгән. Бу нәкъ менә минем бабам һәм аның замандашлары нигез салган Казан авылы булырга тиеш, һәрхәлдә, географик урыны шуңа туры килә. Киләчәктә көндәлек һәм архив материаллары язмаларын чагыштырып, Казан авылы һәм анда яшәгәннәрнең язмышын тирәнрәк өйрәнергә телим. Бу кечкенә мәкаләм Казан авылының тарихын саклап калуда ярдәм итәр дип өметләнәм.


Наилә Галиева


Безнең мирас. - 2021. - №8. - 13-15 б.




Наилә Галиева – этнограф, төбәкне өйрәнүче, Салехард шәһәрендәге Арктиканы фәнни өйрәнү үзәге хезмәткәре.

Теги: Наилә Галиева Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру