Журнал «Безнең мирас»

САЙЛАУЛАР-2016: Татарстанда "Бердәм Россия" өчен тавыш бирүчеләр 91 % тәшкил итә

Сайлаулар уңаеннан эшләүче Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин соңгы мәгълүматлар белән таныштырды.

– Татарстанда барлык сайлаучыларның якынча 76,5 %ы үз тавышын бирде. Хәзерге вакытта тавышлар санала, беренчел йомгакны иртәнге сәгатьтә ясый алачакбыз, – дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин. – 24:00 сәгатькә Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирелгән бюллетеньнарның 17,6 %ы эшкәртелгән. Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе өчен сайлауга килүчеләрнең 91 %ы тавыш биргән. КПРФ – 3 %, "Россия коммунистлары" – 1,9 %, ЛДПР – 1,6 % тавыш җыйган. Әлеге саннар минут саен үзгәреш кичерә. Бермандатлы округлар буенча Идел буе округында – Фатыйх Сибгатуллин, Мәскәү округында – Илдар Гыйльметдинов, Түбән Кама округында – Айрат Хәйруллин, Чаллы округында – Әлфия Когонина, Әлмәт округында – Ринат Хәйров, Үзәк округта – Иршат Минкин лидерлык итә.
http://intertat.ru/

Теги: Сайлау - 2016

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру