Сәяхәтче бал корты

Истанбул аэропортыннан самолет һавага күтәрелде. Айдар әнисе янында, тәрәзәдән карап бара. Аста – диңгез зәп-зәңгәр көзге сыман…

Шулчак тәрәзәгә бал корты килеп кунды.

– Әни, әни, күр әле! Бал корты да безнең белән Мәскәүгә кайтамы? – дип, Айдар кычкырып җибәрде.

– И-и, адашып кергән инде ул самолетка, – диде әнисе, бал кортын кызганып.

Бал корты Айдарның иңенә кунды.

– Мин – сәяхәтче! – диде ул, горур безелдәп.

– Мин илләр гизәм! – диде ул, канатларын җилпеп.

– Кайда җәй – мин шунда. Австралия чәчәкләрендә бал бетүгә, самолетка утырам да Америкага очам. Анда көз җитүгә, Африкага китәм. Әнә шулай итеп илләр гизәм! – диде бал корты, мактанып.

Айдар аның күпме илләр күрүенә кызыкты, әмма сер бирәсе килмәде:

– Ә мин Казанга кайтам. Анда мине матур песием көтә, белдеңме! – диде.

Казан сүзен ишетүгә, бал кортының күзеннән мөлдерәп яшь чыкты:

– Мин дә үз йортымны сагындым. Минем дә кайтасым килә. Мин дә бит Казан кырыендагы бер авылда яши идем. Идел болыннарындагы кебек матур чәчәкләр беркайда да юк, – диде бал корты.

Аны, бал ташымыйсың, дип өлкән кортлар шелтәләгән булганнар икән. Шуның өчен үпкәләгән дә бу, үз йортын ташлап киткән.

– Кайтып җитәлсам, өлкән кортлар сүзен тыңлар идем, бүтән беркая да китмәс идем, – диде бал корты.

Айдар аны кәнфит кабына салды да үзе белән алып кайтты. Идел күперен чыгуга, поезд әкренәйгәч, бал кортын тәрәзәдән очырды.

 

Марсель Галиев

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 115 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга