Журнал «Безнең мирас»

Саумы, ураза!

Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан алып кояш батканчыга кадәр ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору акылы булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыздыр.


Уразаның фарыз булуы турында Коръәни-кәримнең «Бәкарә» сүрәсендә (183 нче аять) Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, котылучылардан булырсыз».



Хәниф Вәлиевнең кульязма мирасы

Хәдис шәриф:


«Һәрнәрсәнең зәкяте, ягъни пакьләүчесе бардыр. Тәннең зәкяте – ураза».


Уразаның фарызлары өчәү:


1 нчесе – ният кылу;


2 нчесе – ашау-эчүдән тыелу;


3 нчесе – якынлык кылудан тыелу.


Ураза өчен сәхәр ашаганнан соң, таң атканчы ният кылу мөстәхәбтер. Өйлә вакытына бер сәгать чамасы калганчы ният кылынса да, дөрес булыр. Өйлә вакытына бер сәгать чамасы гына калгач, ният кылу ярамас.


Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу җитәдер. Тел белән һичбер сүз әйтмәсә дә, күңеленнән иртәгә ураза тотачакмын дип уйласа, ураза дөрестер. Әмма гарәпчә ошбу сүзләрне әйтеп, тел белән ният кылу мөстәхәбтер:


«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи Тәгалә».


Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым».


Кояш баткач, көнлек уразаны тәмамлаганда ниндидер ризык, тоз яки су белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт санала. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу — мөстәхәб.


Ифтардан соң (авыз ачкач) ошбу дога укыла:


«Аллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».


Мәгънәсе: «Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белән авыз ачам. И, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка».


Ураза тоткан кешегә мондый эшләр сөннәт булып санала:


1 нчесе – таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау;


2 нчесе – ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу;


3 нчесе – кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку;


4 нчесе – кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу.


Ураза вакытында көндезен ошбу 10 төрле эшне кылу мәкруһ санала:


1 нчесе – файдасыз сүзләр сөйләү;


2 нчесе – әдәпсез сүзләр сөйләү;


3 нчесе – мунчага кереп, озак утыру;


4 нчесе – суга чумып коену;


5 нчесе – ризык һәм сагыз чәйнәү;


6 нчысы – берәр азыкка телне тидереп татып карау;


7 нчесе – иреннән үбү;


8 нчесе – ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;


9 нчысы – ни булса да бер гөнаһлы гамәл кылу;


10 нчысы – авыруның артачагын белә торып ураза тоту.


Ураза тоткан кешегә ошбу 10 төрле эшне башкару дөрес санала:


1 нчесе – сатып алыначак малны татып карау;


2 нчесе – балага ризык чәйнәп бирү;


3 нчесе – күзгә сөрмә тарту;


4 нчесе – мыек һәм иренне майлау;


5 нчесе – тешләрне пакьләү;


6 нчысы – кан алдыру;


7 нчесе – сөлек салдыру;


8 нчесе – комган белән госел коену;


9 нчысы – мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу;


10 нчысы – сабын белән юыну.


Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:


1 нчесе – борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару кабу;


2 нчесе – бер тамчы кадәр генә булса да, су йоту:


3 нчесе – якынлык кылу.


Рамазан уразасын үз ихтыяры белән бозган кешегә һәр көн урынына бер көн каза кылу һәм бозган өчен кәффарәт кылу фарыз була.


Ураза кәффарәте өчен бер колны азат итү тиешле. Әгәр кол табылмаса яки аны сатып алырга байлыгы җитмәсә, 60 көн бер тоташтан ураза тоту тиешле була. Әгәр дә зәгыйфьлек сәбәпле 60 көн ураза тотарга куәте җитмәсә, 60 фәкыйрьне тукланырлык итеп ашату тиешле була.


Ураза тоткан кеше хаталык белән бераз аш йә су йотса яки бугазына кар һәм яңгыр тамчылары керсә, яисә ихтыяры белән авызын тутырып косса, таң аткан булса да, таң атмагандыр дип белеп, сәхәр ашаса, кояш батмаган булса да, кояш баткандыр дип белеп, авыз ачса яки якынлыктан госелсез булса, уразасы бозыла. Андый кешегә Рамазан ае үткәннән соң уразасын каза кылу тиешле була, ә кәффарәт тиеш түгел.


Бер кеше, ураза икәнен онытып, ашаса яки эчсә, уразасы бозылмый.


Бер кешенең бугазына тузан, туфрак, йон йә төтен керсә яки бер кеше төкреген йә какрыгын яки теш арасында калган ризык кисәген йотса, уразасы бозылмый.


Ураза тотарга көче җитмәгән бик зәгыйфь, карт кеше ураза тотмаса, һәр көннең уразасы урынына бер фәкыйрьне тукланырлык итеп аш ашатырга яки ризык алырга җитәрлек акча бирергә тиеш.


Әгәр Рамазан аеннан соң шул карт сәламәтләнсә, калган уразасын каза кылырга тиеш.


Йөкле яки бала имезә торган хатыннар ураза тоткан вакытта үзләренә йә балаларына зарар килүдән һәм, шулай ук, хаста кешеләр үзләренең авырулары көчәюдән курыксалар, ураза тотмасалар да дөрес була. Аларның һәркайсы калган уразаларын Рамазаннан соң каза кылырга тиеш.


Хәниф Вәлиев


Безнең мирас. - 2020. - №5. - 35-37 б. 

Теги: Хәниф Вәлиев Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру