Сарманның Фәхерле бәете

XX гасыр башында хәзерге Сарман районының Карашай-Саклау авылында Шәңгәрәй улы Фәхерле (1886-1926) һәм Миңнеҗамал гаилә корып яши башлый. Фәхерле сәүдә белән шөгыльләнә, тик җитеш гаиләнең балалары булмый. Нәсел калырга тиешлеген яхшы аңлаган Миңнеҗамал иренә икенче хатын эзли башлый. Тирә-як авылларны барлап чыгарга иренми, хәтта яшьләрнең кичке уеннарына кадәр йөри һәм хәзерге Сарман районына керүче Сөлек авылыннан Фәрхетдин кызы Кәшифәне (10.08.1895-12.05.1962) эзләп таба. Кәшифәнең ире Беренче бөтендөнья сугышыннан кайтмаган, балалары булмый. Каратут йөзле, чибәр Кәшифә Фәхерлегә хатын булып килә, Миңнеҗамал исә аларның гаилә тормышына башкача катнашмый. Әмма, гаиләгә матди яктан авыр булганда, гел ярдәм итеп тора. Мөмкинлеге дә булгандыр, чөнки ул хәзерге Мөслим районына караучы Тугаш авылындагы хәлле кешенең кызы була. Бәет текстында «җәмәгатьләрем», «хәләлләрем» дип әйткән урыннар бар. Фәхерленең Миңнеҗамал һәм Кәшифә әбиләргә эндәшүе була бу. 1926 елда Фәхерлене базардан кайтышлый үтерәләр. Аның ике баласы – 1920 елгы Габделәхәт һәм 1923 елгы Мәликә туган була. Бәеттә искә алынучы «ике бала» шулар инде. Ялгыз яшәү, балаларны ялгыз үстерү бик авыр булганлыктан, Кәшифә авылның Солтанморат улы Солтанмәхмүт (1904-1941) исемле егетенә кияүгә чыга. Аларның Габделхәй (1929-1992), Әзһәм (1932-2017), Кафия (1935) һәм Әмин (1941) исемле балалары туа. Солтанмәхмүт үги балаларына да рәхим-шәфкатьле ата була. Тик гомере генә озын булмый: Бөек Ватан сугышының беренче атнасында ук фронтка китеп бара, яралана, әсирлеккә эләгә һәм 1941 елның декабрь аенда Белорусиянең Масюковщина авылындагы лагерьда вафат була. Фәхерленең балалары – Габделәхәт (1920-1980) белән Мәликә (1923-2010) туган авылларында лаеклы гомер кичерә, Бөек Ватан сугышыннан да исән-сау кайталар, гаилә коралар, балалар үстерәләр. Хәзер вафатлар инде.

Бәет 1926-1927 нче елларда стандарт булмаган 35×22 см үлчәмле кәгазьгә гарәп хәрефләре белән нәсех ысулында кара белән язылган. Беренче биттә – 24 юл, икенче битнең бер ягында – 22, икенче ягында – 8 юл. Кулъязманың сакланышын уртача дип бәяләргә була, тик, кара очу сәбәпле, аерым юллар укылмый.

Текстны хәзерге хәрефләргә күчергәндә язылышны сакларга тырыштык, күп сүзләр борынгы әдәби стиль традицияләренә турылыклы булып бирелгән. Бу – бәет авторының укымышлы булуы хакында сөйли торган факт.

 

***

Бисмилләһ, дип башладым бу бәетнең башларын,
Базарлардин кайткан чакда әрәм булды башларым.

Бәндин калган күк атымны авыр йөккә җикмәгез,
Бәндин калган балаларны җәтим итеп йөртмәгез.

Бәндин калган күк алаша көзгә керсә симерә,
Бәндин калган ике балам, әткәем, дип тилмерә.

Улым, малларың кычкыра, алларында беткәндер,
Җылашмагыз, җәмәгатьләр, миңа вахыт җиткәндер.

Бәнем җиккән күк атым башын чайкай кайтадыр,
Әй, Кәшифә, ник килмисең, җаным чыгыб ятадыр.

Безнең Саклауның урамы кыйблаларга каршы,
Базарларга барганмын әҗәл(ләр)емә каршы.

Ак намазлыгымны җәеб, бән укыдым икенде,
Базарларга барырларга йөрәкләрем җилкенде.

Бәндин калган бүрекләрне чөйдән-чөйгә элегез,
Бәндин калган балаларны бәңа охшатуб сөегез.

Җәмәгәтьләрем су ташый, ташый-ташый – суы юк,
Базарлардин кайтыб керде, гәүдәсе бар, җаны юк.

Безнең Саклау урамына дүрт багана какганлар,
Бән үлгәй читән дыяратны (зиратны) көчкә эзләб табканлар.

Йөгереб төштем, сулар алдым арҗак әрәмәләрдин,
Дыяратлары күренә безнең тәрәзәләрдин.

Быел тектергән чикмәнем, кыска булса да, таман,
Рамазан айларын ташлаб китүләре (бик) җаман.

Өстемдәге күлмәгем уймак-уймак уелган,
Бәнем зифа буйларыма каравыллар куелган.

Быел карлар бик вак ява, төймә-төймә тезелеп,
Ике балам бик саргая, әткәем, дип өзелеп.

Каты такта өсләрендә ята бәнем тәнләрем,
«Ятмыйм», – дәйүб әйтерләргә юк бит бәнем телләрем.

Бәнем салган келәтемнең тирә-ягы сары үлән,
Җыламыйсыз бит, хәләлләрем, мин бит әҗәлсезләрдән.

Иртән торыб тышка чыксам, сандугачлар сайраша,
Үтә язлар, җитә җәйләр, җәмәгатьләрем җылаша.

Җигеп йөргән тур(ы) атымның үреп куям җалларын,
Чаналарда алынды бит бәнем газиз җанларым.

Матур җәйләр җитә инде, (утыра) алмадым арбага,
Зекер-тәсбих әйтә алмадым, җаннар (к)иткән талларга.

Өйләремнең тәрәзәсе … пыяла.
Бәетләрем бәнем сезгә, догалар кылыгыз безгә.

Догалар кылыгыз безгә, ахыйрәтдә оҗмах сезгә!

 

Бәетнең тексты менә шундый кулъязмаларда сакланып калган.

 

Назыйм Мәхмүтов

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 11-13 б. 

Комментарий язарга