Журнал «Безнең мирас»

Сарманда Илһам Шакировка бюст ачылды

Республика көнендә Сарманда зур тантана үткәрелде: Сарман балалар сәнгать мәктәбенә бөек җырчыбыз – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, “Алтын аполлон” һәм башка мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакиров исеме бирелде һәм бөек җырчыбызга бюст ачылды.
Тантанада күп санлы мәртәбәле кунаклар да катнашты. Сарманлылар шатлыгын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш итү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Республикасы “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, якташыбыз, эшмәкәр, Илһам шакиров бюстын эшләүгә һәм аның исемендәге җыр бәйгесе үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Илдар Гамиров, Илһам Шакиров бюсты авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина, аның тормыш иптәше – Татарстанның атказанган артисты Азат Хәлимов, җырчы Азат Нургалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Андреев, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин һәм башкалар уртаклаштылар.
http://sarman-rt.ru




Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру