Журнал «Безнең мирас»

Милли музейда – ПО-2 самолеты

Казан авиатөзелеш заводында җитештерелгән ПО-2 самолеты – легендар экспонатларның берсе, халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлык символы.


1941 елның августында Ленинград авиазаводы Казанга эвакуацияләнә, тиздән анда Н.Н.Поликарпов У-2 конструкцияле очкычны чыгару эшен җайга сала. Башта бу самолетлар очучылар әзерли торган мәктәп һәм аэроклублар курсантларын өйрәтү өчен кулланылган.


Соңрак У-2 самолеты җиңел бомбардировщик сыйфатында серияле җитештерелә башлый. Алар, Кызыл Армиянең авиаполкларына, аерым алганда, легендар 46 нчы хатын-кызлар авиация полкына тапшырылып, төнге һөҗүмнәр өчен файдаланыла.


Вакытлар узу белән, ПО-2 исемен алган самолет разведка, партизан отрядлары белән элемтә урнаштыру, хәтта ягулык ташу өчен «танкер» буларак файдаланыла башлый. Бу машинаның элемтә, штаб, санитар һәм башка модификацияләре булдырыла. Казан авиатөзүчеләре тарафыннан сугыш ахырына кадәр 11 меңнән артык ПО-2 самолеты җитештерелә.


1951-1987 елларда самолет ТР Милли музее экспозициясендә зур кызысыну уятса да, соңгы берничә дистә елда, мондый төр машиналарны төзекләндерүче реставраторбелгечләр булмау һәм бу эш гаять кыйммәт булу сәбәпле, фондта саклана. Ул музеебызга килгән кунакларга һәм туристларга күрсәтелми.


Ленар Нәгыймов, ТР Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре
Фото: ТР Милли музее

Теги: Ленар Нәгыймов Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру