Сәйдәш маҗаралары

Шомлы, ач елларның берсендә без Бакуга гастрольгә киттек. Театр бинасында репетиция ясап ятабыз. Театрга хәрби кием кигән бер кеше килеп керде. Бик кәттә киенгән бу кеше ян-башына алтатар таккан, кулына ниндидер кара букча тоткан. Әлеге хәрби кеше, бик җитди тавыш белән:

— Кайсыгыз сезнең Салих Сәйдәш була? — дип сорады.

Сәйдәш, бу кеше янына килеп:

— Мин ул Салих Сәйдәш, — диде.

— Киенегез, сез минем белән китәргә тиеш! — диде хәрби кеше.

Сәйдәш, дәшми-тынмый гына боерыкка буйсынып, плащын, эшләпәсен алды. Хәрби кеше моны, машинасына утыртып, каядыр алып китте. Бөтенебез шомланып калдык. Репетициябез репетиция булмады. Нинди гаебе чыкты икән? «Бер-бер җирдә ялгыш сүз ычкындырдымы икән?» дип баш ватабыз.

Машина, әллә нинди тыкрыклардан бара торгач, бер шөкәтсез бина янына килеп туктый.

— Минем арттан барыгыз! — дип, хәрби кеше Сәйдәшне төрмә шикелле җиргә алып кереп китә. Бормалы-сырмалы аралыклардан баралар болар.

«Беттем! Моннан чыкты юк!» — дип уйлый Сәйдәш.

— Килеп җиттек! — ди хәрби кеше һәм бер ишекне ачып җибәрә.

Эчкә керсәләр, матур гына җыештырылган бүлмә икән. Бер янда рояль тора. Бүлмә уртасында өстәл. Өстәл өстендә җаның ни тели, шул бар. Бик шәп әзерләнгән табынны күреп, Сәйдәш тагын да гаҗәпсенә: шәрабларның төрледән-төрлесе, ят, сирәк сатыла торган кабымлыклар, вазалар тулы чәчәкләр… Сәйдәшнең үзен генә калдырып, хәрби кеше түр бүлмәгә уза. Бераздан соң бүлмәдән хәрби киемен салган, кытайский сучинкә, кәчтүм-чалбар кигән әлеге хәрби чыга.

— Менә, Салих абзый, хәзер кешечә бер күрешсәк тә була! Исән-саулар гынамысыз? — дип, ул ике куллап Сәйдәш белән күрешә. Шуннан соң:

— Чык, карчык, заказыңны үтәдем! Әйдә, пәйда бул! — дип, кул чабып кычкыра.

Ян бүлмәдән бәйрәмчә киенгән гүзәл бер ханым килеп чыга.

— Менә бу Салих Сәйдәш була инде! — ди бүлмә хуҗасы. — Болай гына чакырсам, килмәсcез дип курыктым. Хатын бит, давай, туган көнемә Сәйдәшне кунакка чакыр, ди, и все! Хатыным сезнең музыканы бик ярата.

Бу кеше Баку төрмәсенең начальнигы булып чыга.

Сәйдәш бер кочак күчтәнәч төяп кайтып керде.

 

(Бу вакыйганы Сара апа 1983 елның 3 июлендә сөйләде.)

Рабит Батулла

Комментарий язарга