Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)

1916 елда Сәгыйть Рәмиевне Уфаның жандарм идарәсенә чакырталар. Куркытылган һәм ялган тыңлап башы әйләнгән шагыйрь, хезмәттәшлеккә ризалык биреп кул куя. Аңа аена 25 сум билгеләп, татар зыялылары арасында «панисламистик һәм пантюристик настроениеләр турында җиткереп тору» бурычы йөкләнә. Әмма әдип, «охранка»га илткәнче, әләгендә кем турында сүз барса, язганнарын әүвәл шул кешегә күрсәтә торган була, һичкемгә зыян салмаска тырыша. Бурычларына салкын карау сәбәпле, бер елдан аны әләкчеләр исемлегеннән сызып ташлыйлар.

Уфадагы татар зиратында Сәгыйть Рәмиев кабере

Инкыйлабтан соң жандарм идарәсе архивлары җәмәгатьчелек кулына күчә. Шагыйрьгә хөкем була. Мәхкәмә, Сәгыйть Рәмиев шымчылык белән шөгыльләнмәгән, дигән нәтиҗәгә килә һәм аны аклый. Алай да, шагыйрь бу хәлне авыр кичерә, үзен мораль яктан пычранган, дип саный һәм авыруга сабыша.
Сәгыйть Рәмиевнең татар теле һәм орфографиясе буенча да күп кенә эшләр башкаруын искәртеп узу зарур. Бу мәсьәләдә ул, шактый телчеләрдән аермалы буларак, гарәп хәрефләрен үзгәртеп, сипләп булашуны кирәк санамый, турыдан-туры латин имласына күчүне мәгъкуль күрә: яңа хәрефләрне татар телендә куллану проектларын төзи, «Идел» газетасында (Әстерхан) бастырып чыгара.
Беренче бөтенсоюз тюркология корылтае (Бакы шәһәре, 1926 ел) узган көннәрдә Сәгыйть Рәмиев Уфа хастаханәсенә салына. Шагыйрьнең хәлен белергә килгән Касыйм Гыйрфанов бу чорны болай сурәтли: «Мин, съезддагы фикер алышулар һәм карарлар язылган газеталарны алып, аның янына больницага бардым. Съездда латин хәрефләре кабул ителгәнлеген телдән дә, укып та аңлаттым. Ул сабыйларча куанды, нурланып киткәндәй булды.
Мин, сәламәтлеге, кәефе ничеклеге турында сораша башладым.
– Хәлем яман түгел. Ләкин кичкә табан, бигрәк тә кояш баегач, авыраям. Һава җитмәгәндәй була. Әмма кояш чыгар алдыннан хәлем яхшылана… – дип сөйләгәч, мин аңарга көлебрәк кенә Бальмонтның:
Я в этот мир пришел,
Для того, чтоб видеть солнце!.. [1] –
дигән шигыреннән бер-ике куплет [2] укыдым. Ул тагын да җанланып киткәндәй булды:
– Төн таңга таба авыша башлагач та, тән җиңеләйгәндәй була башлый. Бу, әлбәттә, кояш тәэсире инде. Мин «кояш культы» төзегән кешеләрне бик акыллы һәм реалист булганнар дип уйлап ятам, – диде.
Мин аның «кояш культы» турындагы фикерләрен бик кызыксынып тыңладым. Бу 1926 елның 16 марты иде.
Көн кичкә таба авышты. Мин, күп сөйләтеп арытмыйм, дип рөхсәт сорап, иртәгә тагын килермен, дип кулын кысып күрештем.
– Кил, кил! Син килгәч, рәхәт булып китте әле!.. – дип, мине күзләре белән озатып калды…
Ләкин икенче көнне ул юк иде инде…»
Сәгыйть Рәмиев Уфа шәһәрендә вафат була. Татар зиратында җирләнә.

Әдәбият:
1. Рафаэль Мостафин. Һәрберсен исемләп искә алыйк. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – Б.195.
2. Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан… Сәгыйть Рәмиевнең тормыш юлы һәм иҗатына карата яңа мәгълүматлар. Төзүче-автор Чулпан Зарипова-Четин. – Казан: Яңалиф, 2005. – Б.91-104.

Сәгыйть Рәмиев соңгы көннәрен яшәгән йорттагы элмә такта (Уфа, Октябрь инкыйлабы урамы, 29)

Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.
_____________________________
1 Текстта шулай бирелгән. Оригиналда: «Я в это мир пришел, чтоб видеть Солнце!..»
2 Текстта шулай бирелгән. Дөресе – строфа.

Комментарий язарга