Сагыш

Балачакта – дөньяны азрак тоя-аңлый башлаган чорда өлкәннәрнең, ниндидер язмаларны укыганда, күз яшьләрен яулык очлары белән сөртә-сөртә тыңлаганнары хәтергә уелып калган. Ятим калган балаларны, туганнарын кызганып ухылдашулары безнең күңелгә дә авыр тәэсир итә торган иде. Үсә төшкәч, өлкәннәр авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөргән бәетләрне безгә укыттыра башладылар. Шул чорларда Иске Казиле авылы кешесе Мөхәммәткә багышланган язма безнең Балчыклы авылына да килеп җиткән иде:

…Сызылып таңнар аткан чакта,
Ямьле май иртәсендә,
Иртән үк сулар болганды
Таулы күл эчләрендә.
Бәрелгәч ярга дулкыннар,
Шом салды йөрәгемә.
Күл төбендә үләрмен, дип,
Уйламадым һич кенә!..

Бу бәет Икенче Бөтендөнья сугышыннан, каты җәрәхәтләр алса да, исән әйләнеп кайта алган Мөхәммәт Биккининга багышланган. Кайтып, хәерчелек сазлыгында тибрәнгән авылларын аякка бастырырга дип, җиң сызганып эшләп йөргән батыр йөрәкле элеккеге солдатның үлеме бөтен тирә-якны тетрәндерә. Апалар һәм әбиләр: «Өч баласы белән хатыны утырып калган бит. Әниләренең укытучылык хезмәт хакына гына ничек яшәрләр инде бәгырьләр! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташлый күрмәсен инде! Хөкүмәт ул балаларга ярдәм итәр инде, әтиләренең күкрәк тулы орден-медальләре булган бит!» – дип, борчылуларын белдерәләр…

 

* * *

Әхмәт, үзен белә-аңлый башлаганнан бирле, гомерен авыл хуҗалыгы, җир белән бәйләде. Сабый чагыннан ук апаларына, әнисе Гөлсылуга ияреп бәрәңге алганда да хәленнән килгәнчә чүпләшә-булыша торган иде. Үсә, дөньяны күбрәк аңлаган саен, нидер җитмәгәнлекне нарасый күңеле белән тоя торды ул. Тик нәрсә икән? Тора-бара урамга чыгып, үз ишләре белән уйнаганда, шаярышканда берәрсенең әтисе килеп чыгып: «Улым, әйдә, ашарга кайт!», йә булмаса, «Пычракка батып, чучкага әйләнеп беткәнсең бит инде!» – дип сүккәндә, аңа ата кешенең җитмәгәнлеген аңлый башлады. Өйгә кайтып: «Кая соң безнең әти?» – дип төпченсә, әнисе: «Безнеке юк инде, балакаем, юк», – дип, газиз улын итәгенә алып сөя, юата иде. «Нишләп юк соң ул, башка малайларныкы бар, нишләп безнеке юк?» – дип, тагын өзгәләнеп сорап куя. «Үлде шул, улым», – дип, Гөлсылу ханым күз яшьләрен яулык очы белән сөрткәләп ала иде. Мәктәптә белем бирүче, үзенең чамалы гына хезмәт хакына дүрт җанны тәрбияләүче әниләренә өч баланы аякка бастыру җиңелләрдән булмагандыр. Шул сәбәпле, апалары белән Әхмәт кул арасына иртә керде. Өстәвенә, дәү әтисе белән дәү әнисе, кызларының ире, ягъни кияүләре вафат булгач, төп нигезне ташлап, шунда күченде. Әлегә хәтле азмы-күпме терәк булган өлкәннәрнең бу галәмәте сугыштан соңгы ачлы-туклы, мең ямаулы чорны тагын да катлауландырып җибәрде. Нишлисең, киленгә караганда үз кызлары кадерлерәк шул! Тагын да ныграк мохтаҗлык-хәерчелек китереп басты Гөлсылу апаның гаиләсенә! Ул, башлангычларны укыту өстенә, азмы-күпме кереме булыр, дип, мәктәпнең интернатына мөдир һәм тәрбияче булып урнашты. Өйдә ир кешенең җитмәве аларны тагын да ныграк берләштерде. Йорт тирәсендә Гөлсылу апага ике кызы терәк булса, тора-бара, Әхмәт тә әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнде. Ни әйтсәң дә, малай гына булса да, ир кеше бит ул: утынын да вата, чалгы тотып, печәнен дә чаба. Ләкин үсә төшкән саен, әтисен юксынуы аның күңелендә куерганнан-куера гына барды. «Әй, әти, син дә исән булсаң икән!» – дип, кешегә сиздерми генә сыкрый иде Әхмәт.

  * * *

…Иске Казиледә гомер итүче Нургали абзыйның үзен дә, өч улын да сугышка алалар. Шуларның берсе – Арслангалие яу кырында ятып кала. 1943 елны чакырылган Мөхәммәтне, яшь солдатларны әзерләү мәктәбен тәмамлагач, Днепропетровск 10 нчы танк корпусының 11 нче мотоукчы бригадасына элемтәче итеп билгелиләр. Теньки районы хәрби комиссариатыннан киткән комсомол әгъзасы, туган илен саклап, яу кырында зур батырлыклар күрсәтә. Партиягә, туган иленә бирелгәнлекне тулысынча раслый. Аның бүләкләү кенәгәсендә: «Риганы алуда күп батырлыклар күрсәткәне һәм дошман атакасын кире кайтарудагы батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә», – дип искәртелеп кителә.

Уртада — Мөхәммәт Биккинин. 1944 ел

1944 елның 24 октябре. Подполковник Эйдельман кул куйган документлардан шунысы аңлашыла: бу канкойгыч сугышта ул тагын бер бүләккә лаек була. «Отделение командиры кече сержант Мөхәммәт Нургали улы Биккинин, үзенең кул астындагы солдатларга яхшы тәрбия бирә алганы, Риганы алганда күрсәткән каһарманлыгы өчен, Кызыл Йолдыз орденына лаек», – дип язылган Аэродромнарны саклау һәм тәэмин итү батальоны командиры өлкән лейтенант Татаренко әзерләгән бүләкләү документында. Бүләкләү кенәгәсен актара торгач, тагын бер сәхифә ачылды. Элегрәк 0571, 3-го ПВФ санлы әмер белән ул 1944 елның октябрендә Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән булган икән. Димәк, әлегесе – аның иң беренче ордены. Бүләкләү документы, шул чорда фронтташ дуслары белән төшкән фотосурәте дә шуны дәлилли.

Мине иң нык гаҗәпләндергәне – Мөхәммәт аганың уң күзен, шул ук яктагы колагының ишетү сәләтен югалткан килеш тә, кире сугыш кырына кайтып, хәрби хезмәтен дәвам итүе. Кемнәрдер кулына яки аягына үзе пуля җибәреп исән калырга, сугыш кырыннан качарга тырышса, Мөхәммәт Нургали улы шул хәлендә дә туган иленә тугрылыгын раслый. Әле фашистлар Германиясе капитуляция ясагач та, ул хәрби хезмәтендә кала. Сыңар күз, чукрак колак белән эш итүләре бер дә җиңелләрдән булмагандыр. Әллә үз хәлен аңлап, әллә инде җитәкчелекнең таләбе беләнме, Мөхәммәт Биккинин хәрби хезмәттән азат ителә. Бер күзгә сукыр, уң колакка чукрак калып, бик күп айлар госпитальләрдә дәвалангач, туган авылына үз аягы белән кайтып төшә. Ул чагында күмәк хуҗалык «Дөрес юл» дип аталса, без белгәндә Ленин исемендәге колхоз иде. Мөхәммәт абый анда башта-идарә хисапчысы, аннары гомеренең соңгы тугыз елында авыл советы рәисе булып эшли. Үзенең ярдәмчеллеге, кешелеклелеге белән аерылып тора. Ни кызганыч, утлар-сулар кичеп, каты яралар алса да, туган авылына исән кайткан ата кеше, майның эссе бер көнендә су кереп, көзән җыерудан батып үлә. Бу фаҗига Иске Казиле авылы халкын гына түгел, тирә-як авылларныкын да бик тетрәндерә. Ул вакытта бишенче яше белән барган кызы Галия: «Иртә белән эшкә барганда әти мине дә, җитәкләп, үзе белән алгалый иде. Сельпо тирәсеннән узган апалар мине: «Галия тагын күзен юмагандыр әле», – дип шаяртып үртиләр иде. Мин аларга: «Юдым, юдым күземне!» – дип акланам. Соңыннан аңладым: моңа әтиемнең миңа: «Кара күзем», – дип яратып эндәшүе сәбәп булган икән. Бервакытны әтиемнең кибеттән төсле карандашлар алып бирүе, аның кабинетындагы өстәл артына утырып, рәсемнәр ясаганыбыз хәтеремдә. 12 май көнне язмыш безнең гаиләгә коточкыч фаҗига алып килде. Бөтен кеше елый, әтине озатырга мине дә күтәреп алып бардылар. Аны соңгы тапкыр күрүемне аңлап та бетермәгәнмен әле мин. Көз көне 21 ноябрьдә, үзенең әтисез калганлыгын, аны гомерендә дә күрә алмаячагын белмичә, энебез Әхмәт дөньяга килде. Ул көнне ишеп-ишеп ап-ак кар яуды. Без апам белән чана шудык. Өйгә кайтсак, әни янында биләүгә төрелгән бик матур малайны күрдем. Чишенеп, алар янына сәкегә үк менеп кунакладым. Алдагы көннәребездә әниебез безнең өчен әни дә, әти дә булды. Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, ул безне: «Кеше булыгыз!» – дип тәрбияләде. Әнинең йөзенә кызыллык китермәс өчен, үзебез дә бик тырыштык. Әтиле балалар йоклап ятканда, иртүк торып, суга да бардык, терлекләр дә карадык. Карын да көрәдек, түктек. Җәен мал-туарга кышлык азыгын да әзерләдек. Урманга хәтле барып, утынын да кистек. Яшелчә үстердек. Колхоз эшенә дә, файдасы булыр дип, бик теләп йөрдек. Әҗере буларак, икмәген бирәләр иде. Өчебезнең дә укуыбыз әйбәт булды. Әни шуның өчен бик горурлана иде. Авылдашларның күбесе тырышлыгыбызны күреп сөенде, кемнәрдер көенде. Иманлы кешеләр арасында: «Әй, Мөхәммәт абый исән булса, сезне күреп сокланыр иде!» – дип сыкраучылар да бар иде».

Тарих мең дә тугыз йөздә
Илле җиденче елда
Фаҗигале эшләр булды
Казиле авылында…

Иманлы кешеләрсез дөнья була алмас дигәндәй, улы Әхмәткә дә андыйлар бик еш очрап торды. Беренче укытучысы Кәүсәрия апасы, бик таләпчән булса да, гадел дә иде. Иске Казиле мәктәбендә, белем белән бергә, тәртипкә дә, игелеклелеккә дә өйрәткәннәр икән. Туган авылында сигез классны тәмамлагач та, укуын дәвам итәргә ниятләде Әхмәт. Күрше Апас районы биләмәләренә кергән Борнаш авылына ун чакрым җәяү йөреп укыды ул. Ни генә эшләсә дә, нинди генә адымга барса да, күңеленнән газиз әтисе белән киңәшә иде. Әнисе генә түгел, әтисе дә: «Укып белемле бул, улым!» – дия кебек иде аңа. Урта мәктәпне дүрткә-бишкә генә тәмамлаган, химияне бик яхшы белгән, республика күләмендәге олимпиадада өченче урынны алган үсмер җиңел генә Химия-технология институтына керә ала иде. Ләкин ул яшьләй үзенең күңеленә якынракны – авыл хуҗалыгын сайлаганлыктан, шул юнәлештәге институтка юл тотты. «Ленин» колхозы стипендиаты биредә дә сынатмады: аның сурәте институтның Почет тактасында эленеп торды. Айлык стипендиянең дә югарысын алып барды. Чөнки аңа үзе өчен генә түгел, аны аякка бастырабыз дип тә тырышкан әнисе, ике апасы өчен дә белем алырга, сынатмаска кирәклеген яхшы аңлады. Институт җитәкчелеге исеменнән килеп торган рәхмәт-мактау хатлары Гөлсылу апаның күңеленә сары май булып яткандыр, иншәАллаһ!

Әхмәт Мөхәммәт улы хезмәт юлын үзләре колхозында баш инженер буларак башлап җибәрде. Җиң сызганып тугыз ай гына эшләп калды ул. Шуннан соң хезмәтен Совет Армиясе сафларында дәвам итте. Ерак Көнчыгыш хәрби округында Тын океан ярлары тирәсендә үткән еллар күңеленә якты бер истәлек һәм зур сынаулар чоры булып кереп калды. Хәрби тормыш аның характерында «Чишелмәслек хәлләр тормышта юк!», «Сүз бирдеңме – үтә», «Тырыш хезмәт кенә нәтиҗәләрен бирә» дигән принципларны ныгытты.

Армиядән кайткач, Әхмәт Мөхәммәт улы яңадан туган авылында эшли. Үзенең остазлары, аксакаллар дип санаган Шәфигуллин Айдар, Абдуллин Әбрар, Хәсәнов Нургали һәм Зыяфатов Борһан абыйларына мең рәхмәтле ул.

Егетнең тәртипле, ярдәмчел булуы, кешеләр белән уртак тел таба белгәнлеге район биләмәләренә дә тарала. Аны «Госкомсельхозтехника» җитештерү берләшмәсенә баш инженер итеп чакыралар. 1982 елның апреленнән башлап 1985 елның 25 октябренә хәтле ул биредә чарлана. Әхмәтнең намуслы хезмәткәр икәнен күргән җитәкчелек аны Теньки бистәсендәге «Госкомсельхозтехника» махсус бүлекчәсенә директор итеп билгели. Идел аръягында оешманың эшенә яңа сулыш өрә егәре ташып торган егет. Биредә яхшы белгечләр дистә еллар буена тупланган, күбесе, халык теле белән әйтсәк, «алтын куллы», шуларны саклап калу бурычы да килеп баса аның алдына. Кыскасы, 28 яшьлек Әхмәт җиң сызганып эшкә чума.

Бәеткә килгәндә, ул Әхмәт туганчы ук язылган, чөнки Мөхәммәт аганың улы ата кеше күзләрен мәңгегә йомып 6 ай үткәч кенә дөньяга килә. Шул сәбәпле, бәеттә ике кызы белән хатынына гына багышланган урыннар бар:

…Киселде безнең тормышлар,
Хуш, Гөлсылу, онытма!
Мин утырткан каеннарга
Су сибәрсез, корытма!
Наилә кызым, Галия кызым –
«Кара күз» дигәннәрем.
Алларыма алып сөйгәч,
Чыркылдап көлгәннәрем.
Ат белән суга кергәнче,
Кинәт дулкын чайкалды.
Сау булыгыз, әткәй-әнкәй,
Онытмагыз, дусларым!

Әгәр дә Мөхәммәт ага бүгенге көндә, Җиңүнең 75 еллыгы якынлашып килгәндә, исән булса, 95 яшен тутырыр иде. Аллага шөкер, өч баласы – Наилә белән Галиясе, үзе күрергә дә өлгерми калган улы Әхмәт татар милләтенә хезмәт куя. Алар инде Мөхәммәт абыйның оныкларының балаларына тәрбия бирәләр. Батыр йөрәкле солдатның нәселе дәвам итә. Әниләренә терәк булыр өчен эшкә иртә кергән ике кызы – Наилә белән Галия кадерле энеләре Әхмәт Биккининның югары уку йортында укыганда иң тырыш ярдәмчеләре дә, терәкләре дә булалар.

Әнисе белән якыннарының ышанычын аклады Әхмәт! Ул бүгенге көндә фермер да, умартачы да, иң мөһиме – оныкларына үрнәк бабай – дәү әти дә. Аның фидакарь хезмәте дәүләтебез тарафыннан да югары бәяләнде. «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды ул. Күкрәген «Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының хөрмәт билгесе» дигән бүләк тә бизи. Россиянең атказанган фермеры да ул. Ләкин Әхмәт өчен әтисе Мөхәммәт Нургали улының Бөек
Ватан сугышында кан түгеп алган орденнары барысыннан да кадерлерәк.

…Яз көнендә яфрак ярыр
Мин утырткан каеннар.
Төштә генә күргәндәй булды
Бергә үткән гомерләр.

Бу язмам Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Нургали улы рухына дога булып барып ирешсен!

 

Рәдиф Сәгъди

Безнең мирас. — 2020. — №4. — 96-100 б. 

Комментарий язарга