Сагыну

Февраль аенда Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Урманченың (1897-1990) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан шәһәребезнең төрле мәйданчыкларында бөек иҗаткяр, мәшһүр рәссам, нәккаш, сынчы Бакый Идрис улы Урманче ядына багышланган җыеннар, искә алу кичәләре, күргәзмә һәм башка шундый тамашалар булып узды. Бөтен Казан аның турындагы хатирәләр нурына күмелде. Урманченың 93 еллык гомере халкының күңеленә мәдәни зәвык, илаһилык, гүзәллек хисе иңдерүгә багышланды. Аны иҗат халәтенә китергән төп ике этәргеч – дөньяны тирәннән танып белү, бу сыйфатны халыкка җиткерү һәм кешелек дөньясына, туган илгә, аның табигатенә, тарихына, гүзәл гореф-гадәтләренә мәхәббәт иде. Шунлыктан аның образы бүгенге көн сәнгать әһелләренең, шагыйрь-фәйләсуфларның хәтерендә мәңгегә калачак.

– Бу сумалалы, ямьсез, кара кәүсәләрдән ясыйсызмы мине?

– Һи, дустым, синең өчен минем менә дигән яшь алмагачларым бар!..
(Урманче остаханәсендәге сөйләшүдән. 1970 елның июне.)

Урманче – XX йөз башында шытып, уртасында шактый төрләнеп, чәчәк атып, гөлләнер дәрәҗәгә җиткән, милли күтәрелеш елларында исә дөньякүләм шөһрәт казанган, XX гасыр татар сынлы сәнгатенең иң лаеклы, иң мәшһүр әһеле, тылсымчысы, Алып-пәһлеваны. Ул бу төр сәнгатькә нигез салучы да, остаз да. Алмагачларын кадерләп үстергән бакчачы кебек, шәкертләренә гаять игътибарлы Урманчены, сәнгатьче-иҗатчыны, шагыйрь-көйчене, мәгърифәтчене – кыскасы, олуг шәхесне мин бик сагынам.

Дөньяның мәдәни күгендә Рерих, Лев Толстой, Сартр, Эрьзя кебекләр белән бер дәрәҗәдә торырлык, сәнгать өчен янып-көеп, дөрләп яшәгән бу кешенең татар дөньясындагы урыны да, һичшиксез, Тукай, Әмирханнар, Дәрдемәнд, Исхакыйлар, Сәйдәш, Исәнбәтләр белән бер сафта. XIX гасырның азагында туып, милли җирлектә гыйлем-әхлак, һөнәрчелек сәнгате сабакларын алган Бакый Урманче аңыбызның шәме һәм иманы иде. Аның иҗаты да профессио­наль төс алган халык һөнәрчелегенең чагылышыдай булды. Әмма Урманче – яңарыш чоры кешесе иде. Тормышының эпик куәте дә, иҗатының күпкырлылыгы да шул хакта сөйли. Аның әсәрләрендә кешегә мәдхия, аңа ышану, соклану, камил шәхес, зыялы, гали зат идеяләрен алга сөрү ярылып ята. Иҗаты, бер яктан, юнан цивилизациясенең киңлеген, самимилеген һәм табигыйлеген, икенче яктан, Шәрык дөньясының мигъмарчылыгын, миниатюра сәнгатенең нечкәлеген берләштергән бер базис, монолит булды. Тик, урта гасырның караңгы идеологиясен яктыртып, дин сөременнән, социаль изүдән мәҗүсилеккә, табигать кочагына, хайванәт-нәфисәткә өндәгән Баты (Европа) Яңарышыннан аермалы буларак, Урманче инанган ретро – тоталитаризм потларыннан, динне, милләтне эзәрлекләүче совет мәҗүсилегеннән кү­ңел сафлыгына, халык дөньясына, ирек­ле милләт хосусиятенә, тарихка, ата-баба теленә, сәнгать-әдәбиятына кайту иде. Моның мисалы: мең яшьлек агач тамырыннан юнып башкарылган «Кисекбаш», татарның үлмәс-бетмәслеген мәңгеләштергән гаҗәеп карт образы – «Сагыш», садәлек һәм самими гүзәллек идеяләрен гәүдәләндергән «Язгы моңнар», янә тарихи фаҗига чагылышы – «Сөембикә», үз дәверенең чикләреннән ашып, космик биеклекләр киңлегендә, илнең киләчәгенә инанып иҗат ителгән «Татарстан» триптихы.

Урманченың Яңарыш чоры шәхеслә­ренә хас булган тагын бер кыры – аның гаять масштаблылыгы, колачлылыгы, Европа һәм Шәрык илләре сәнгатеннән хәбәрдарлыгы, бу халыклар мәдәниятенең дөньякүләм кешелек цивилизациясендәге тоткан урынын билгели алуы иде. Ул халкыбыз мәдәниятен төрки халыклар сәнгате һәм тәрәккыяте белән бәйләп карый белде. Аның телендә Күлтәгиннәр, Йосыф Баласагунлы, Мәхмүд Кашгарый, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Нәвои, Карачиоглан, Тәүфикъ Фикрәт, Хикмәтләр булды. Бөек төрек мигъмарчысы Ибне Синанны Урманче илаһи остазы күрде. Икенче яктан, фарсы шигърияте: Гомәр Хәйям, Хафиз Ширази, Сәгъдиләрнең кыйтга-газәлләре, робагыйлары, миниатюралары, нәкышләре аның остаханә диварларын бизәде, күңеленең гөл куагына әверелде. Аның зыялылыгы, зәвыгы дус-туганны да, галим-голәмәне дә, яшьләрне дә тартып, чакырып, әсир итеп торды. Мондый дуслык кабатланмас дивар паннолары, хикмәтле шәмаилләр пәйда булуга да куәт биргәндер. Халыкның интеллектуаль потенциалын, иҗади фикерләү үзенчәлекләрен, тормыш сөючәнлеген, эстетик зәвыгын һәм гуманистик пафосын образлы нәкыш ысуллары аша гәүдәләндергәндә әнә шундый очрашулар, әдәби багланышлар ярдәмгә килгәндер.

Халыкның орнамент һәм декоратив сәнгатенә, милли һөнәрчелек традицияләренә таянып, Урманче беренче адымнарыннан ук, туып килгән татар сынлы сәнгатенә җитлеккәнлек, халыкчанлык, тормышчанлык сыйфатларын бирү сәләтенә иреште. Әдәбиятка таянып, аны тоеп эш итү – останы әле яңа гына яралып килгән нәкышчелек эчендә адашудан, сулдан уңга тайпылуларыннан тотып калды, иҗади көчен саграк, акыллырак сарыф итәргә мәҗбүр итте. Казанда формаль авангард хөкем сөргән елларда ул, гасырлар буена билгесез хаттатлар иҗат иткән татар китабы традицияләренә ияреп, сурәтле басма китап иҗат итү эшенә кереп китте. Г.Тукайның 1923 елда җирле нәшриятта дөнья күргән «Шүрәле» поэмасын алыйк. Тышында – бармагын агач ярыгыннан йолкып бәргәләнгән, бер күзле, кеше гәүдәле, дию пәриенә охшаган урман мәхлугы. Ә эчтә – бабларда – шәрык миниатюралары тәэсирендә туган сурәтле ирсал эчендәге сюжетлар. Инкыйлабка кадәр сурәтчелекне мәгъкуль күрмәгән, традицион фикерләүдән арынып җитмәгән татар дөньясының сынлы сәнгать белән танышуы да «китап бизәге», сурәтле иллюстрация аша үтә. Һәм бу төр сәнгать халыкка Бакый ага иҗаты аша ирешә. Мәскәүдәге югары сәнгать уку йортын, аның берьюлы берничә остаханәсен тәмамлаган Урманченың профессиональ осталыгына, тумыштан килгән сәләтенә үз-үзен аямыйча эшләү кодрәте дә өстәлә: ул, кул талганчы чүкеп, мәрмәр, агач сыннар, гүзәл шедеврлар иҗат итә. Иҗатының башлангыч чорында ук дөнья сәнгатеннән хәбәрдар Урманче үз чоры стихиясенә кушыла, татар сынлы сәнгате тарихында мәңгегә калырлык, хөррият хисләре белән сугарылган гүзәл нәкыш әсәрләрен иҗат итә. Импрессионизм алымнарын эшкә җигеп, шигърият тулы бу әсәрләрендә Урманче, беренче булып, милли характер үзенчәлекләрен, милли эстетика зәвыкларын бирергә тырыша. «Сепаратор янында» (1928), «Сары кием кигән хатын» (1928), «Идел буенда» (1929), «Җилкәнле көймәләрдә йөзү» (1929) һ.б. әсәрләре, мәсәлән, әнә шундыйлардан.

Иҗатының икенче этабы – сөргеннән соңгы чор – 1938-1960 елларга туры килә. Бу елларда ул, Башкортстан, Урта Азия, Казахстан җирләрендә йөреп, төрле милләт сәнгать традицияләрен күңеле аша кичерә, рухи һәм профессиональ яктан байый һәм «байлыгын» «Йөзем җыю», «Шара Җандарбәкова портреты», «Ала-Тау» пейзажлары кебек әсәрләренә төшерә.

Казанга кайткач, 1960-1970 елларда, Урманче иҗатының яңа чоры башлана. Бу чор татар реалистик сынчылыгы пәйда булу белән билгеле. Груша, чинар агачы, зирек һ.б. агачларны юнып, Б.Урманче мифологик һәм реалистик образлар иҗат итә. Татар мәдәнияте әһелләренең Урал мәрмәрендә сынландырылган җанлы панорамасы (Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Муса Җәлил) хасил була, ил һәм милләтпәрвәр татар шәхесләренең илаһи галереясы туа.

Гаҗәп: еллар узган саен тышкы яктан чаларып, мәгърурланып барган Урманченың иҗаты саегу күрмәде. Татар сынлы сәнгате тәрәккыятендә үзгәрешләр, стильләр алмашыну сыман катлаулы күренешләр туган һәр очракта, ул эзләнүләр дулкыны өстендә, новаторлык принципларын яклаучы булып кала бирде. Сиксәненче еллар башында татар сынлы сәнгатенең академик тармакларында билгеле бер торгынлык, конъю­нктурачылык хөкем сөргән чакта да, ул сынлы сәнгатьнең тәэсир итү көчен арттыруга, яңача фикер йөртү, метафора, аллегория, символ кебек чараларны куллануга йөз тотты. Яшь рәссамнарның иҗади эзләнүләре, табышлары белән беррәттән, аның әсәрләре дә сәнгатебезне баетты.

Урманченың бу елларда иҗат иткән «Уйланулар» сериясе – борынгы чорларда яратылып та, соңыннан онытылган минниатюра сәнгатен халкыбызга кайтару иде. Туган як табигатенең, милли йолаларның, тарих һәм бүгенге көн хезмәт күренешләренең шигъри гәүдәләнеше булган бу рәсемнәр, миниатюра принциплары буенча, сюжет белән сюжетны, буын белән буынны, узган гомер белән бүгенгене тоташтыра торган әсәрләр булды. Аларны иҗат итеп, Урманче халкыбызның туган илгә мәхәббәтен җырлады, бу эзлекле хакыйкатьтә бәхет һәм ләззәт тапты.

Рәссамның гаять киң колачлы иҗатының чагылышы – «Истә калганнар» сериясе (1979-1980).

Дүрт картинаны берләштергән әлеге серия үткән һәм бүгенге турында уйланулар буларак кабул ителә. Яшәү мәгънәсе… Төрле уйлар кузгатучы фикер җепләре менә шундый бер төенгә җыйнала. Әсәрләргә балачак хатирәләре нигез итеп алына, әмма рәссам үткәннәргә бүгенге күзлек аша карый, истәлекләргә хәзерге тәэсирләрен кушып, фантазияне үстереп җибәрә…

«Зәңгәр чиләк матур була, су белән тулса гына…» Уралтау эргәсендәге елгага су алырга төшкән кызларны күргәч, мәгълүм халык җырының әнә шундый сүзләре хәтергә килә. Кайтыр якка борылган зифа буйлы кызның бизәкле чиләкләре бәрхеттәй мөлдерәп тора. Тагын да ерактарак ике атлы үтеп бара. Казлар да елгага төшкән. Һәр тарафта аклык-пакьлек, шигъри атмосфера тантана итә. Бәрхеттәй йомшак буяулар, нечкә декоратив бизәкләр белән эшләнгән «Уралтау эргәсендә» һаман яшь булып калучы аксакал рәссамыбыз Бакый Урманченың яшәү мәгънәсен тыныч тормыштагы хезмәт ләззәтен татуда, җирдәге матурлыкны сак­лап ишәйтүдә күрүен тагын бер мәртәбә ачык итеп раслый. Аның Тукайга булган хисләре, хәтер гыймарәте шагыйрьнең Тукай-Кырлайдагы архитектур-мемориаль корылмасы масштабына кадәр үсеп җитте. «Шүрәле»гә соңгы елларда ясаган рәсем серияләре исә тамашачыны авторның яңача карашы, этик, экологик концепция­се белән әсир итте, тетрәтте: «Шүрәле» – явыз да, аңгыра да, кеше дә, хайван да түгел, ә гүзәллек сөюче җилбәзәк җан, табигать баласы. Татарның борынгы мифы, үлмәслеге, мәңгелеге.

Останың сиксәненче еллар ахырында иҗат иткән әсәрләре дә, нәкыш булса – төсләрнең Ренуарча матурлыгы («Флора Әхмәтова», «А.Абызгилдин» портретлары), сын булса – Рембрандча мәгънә тирәнлеге, рәсем булса, тормышның кабатланмас мизгелләрен тотып алу осталыгы белән таң калдыра. Япон рәссамы Хокусай әйткәнчә, ул, еллар узган саен, серлерәк һәм чишә алмый торган гүзәл табышмактай, гаҗәеп бер хикмәткә әйләнә бара. 90 яшьлек оста тарафыннан иҗат ителгән «Тулпар» уймасы соңгы табышмакларының берсе булып килеп баса.

Әйе, Урманче калдырган бетмәс-төкәнмәс нәкыш әсәрләре, сыннар, гүзәл графика, китап иллюстрациясе, милли кием эскизлары, бер сүз белән әйткәндә, аның мирасы – үзе бер гаҗәеп академия. «Урманче» сүзе үзе дә бүгенге көн татар мәдәниятендә күләмлелек, колачлылыкны аңлата торган төшенчәгә әйләнеп бара. Ялган эстетика фанатиклары, хөкемдарлар алдында тез чүкмәгән, мәгърур шәхес Урманче, Хәйямнарча тормыш сөеп, җыр җырлап яшәде…

Ул – бөек рәссам, сынчы, нәкышбәнд кенә түгел, яшь бөреләрне саклап, сыйпап үстерүче бакчачы остаз да иде. Иншаллаһ, Урманче бакчасы корымас, чөнки аның тылсымы, әфсене бар…

Мин остазымны сагынам…

Комментарий язарга