Журнал «Безнең мирас»

100 ел элек татар дөньясы: Сабан туйлары

Зур Сабан туе


4, 7, 9 һәм 11 июнь көннәрендә бу елга кадәр күрелмәгән зур программада Сабан туе ясалачак.


Теләгән кешеләр Сабан туена акча белән автомобильдә яисә аэропланда бара алачаклар. Иртә белән Сабан туе Казанның үзендә башланып, сәгать 2дән соң Аркадия бакчасында булачак.


Казанның һәр бакчасында хозур урыннары ясалачак. Урамнарда кинематографлар уйналачак. Казан шәһәре бизәләчәк.


Сабан туена узышырга атларын алып килергә теләгән кешеләр рәхим итсеннәр. Алда килгән атларга кыйммәтле нәрсәләр биреләчәк.


«Татарстан». – 1922. – 1 июнь.


Балалар көрәшенең кызган мәле

Яз бәйрәмен һәм Сабан туен уздыру хакында положение


4 июньдәге Сабан туе көне, якшәмбе көн, «Яз бәйрәме» итеп игълан ителә.


1. Бу көн ТатЦИКның Ачларга ярдәм комиссиясе, үзенең моңарчы эшләгән эшләренә хисап бирү белән бергә, Ачларга ярдәм фондына һәртөрле иганәләр җыячак.


2. Эшнең технический ягын һәм урыннарда күзәтү эшен Студентларның ачларга ярдәм комитеты алып барачак.


3. Оештыру расходларына кирәк булган кадәр акчаны Ачларга ярдәм мәркәз комиссиясе бирә.


4. Бәйрәмне алып бару һәм гомуми күзәтү эшен махсус Мәркәз комиссиясе алып бара. Комиссия мондый кешеләрдән гыйбарәт: Өлкә комитеты һәм Мәркәз башкарма вәкиле иптәш Мансуров, Ачларга ярдәм комиссиясе вәкиле иптәш Лаврентьев, Студентларның ачларга ярдәм комитеты вәкиле иптәш Дикарицкий, Кызыл яу (Кызыл Армиянең икенче исеме. – Ред.) вәкиле иптәш Панов, Татпрофсовет вәкиле иптәш Абрамов, Кантон мәркәз комиссары Зәбиров, Сәяси аң-белем тарату баш идарәсе вәкиле иптәш Сметанин.


5. Саф доходның 80 проценты – ТатЦИКның Ачларга ярдәм фондына, 20 проценты исә Студентларның ачларга ярдәм комитетының Казан шәһәрендәге гали мәктәпләрдә укучы студентларны тәэмин итү фондына тапшырыла.


6. Даими эшләрне эшләү һәм ашыгыч мәсьәләләрне хәл кылу өчен, Яз бәйрәмен уздыру комиссиясенең бюросы төзелә; бюро мондый кешеләрдән гыйбарәт: рәис – иптәш Мансуров, әгъзалар – Сметанин, Лаврентьев, технический секретарь – Студентларның ачларга ярдәм комитетының секретаре Серебрянников.


7. 4 июнь көнендә буш күңел ачу урыннары Мәркәз комиссия кулында була; комиссиянең рөхсәтеннән башка һичбер нәрсәне куярга, уйнарга мөмкин булмый.


8. Шәһәр буенча төн буе йөрергә мөмкин булачак.


9. Төрле язуларны җибәргән чакта Мәркәз комиссиясе ТатЦИК хозурындагы Ачларга ярдәм Мәркәз комиссиясе штамп һәм пичәте белән файдаланыр.


ТатЦИК һәм Ачларга ярдәм комиссиясе рәисе урынбасары Исхак Казаков.


 «Татарстан». – 1922. – 1 июнь.


Әсбаплар җыю кампаниясе, уздыруның гомуми программасы


3 июньдә кич сәгать 5тә киләчәк көн өчен агитация хәзерлекләре башлана. Тиешле плакатлар, хитапнамәләр белән, автотранспорт һәм трамвайлар ярдәме белән, халык һәм балалар йортларының булышлыклары белән халык нөмаишләре ясала. Мәйданнарда күчмә митинглар ясалып, махсус номер газеталар чыгарыла. Һичбер төрле сборлар эшләнми. Гаскәр бүлекләрендә, фабрик һәм заводларда бәйрәмнең әһәмияте һәм аннан максуд турыларында хәзерлек докладлары бирелә.


4 июньдә сәгать 9да университет ишегалдында районнарга таралачак сборчыларның җыелышлары булып, алар шуннан районнарга таралалар. Шул ук вакытта балалар белән 1 нче һәм 2 нче баскыч мәктәпләре укучыларының университет алдындагы мәйданда җыелышлары булып, аннан «Русский Швейцария» бакчасына таба сәйраннары була. Анда көндез сәгать 2гә кадәр балалар туе, гуляние һәм ачык һавада уеннар ясала. Шәһәрдә иганәләр җыю, урамнарда һәм мәйданнарда сәяр концертлар ясала.


Көндез сәгать 2дә Аркадия бакчасында Сабан туеның һәм бик зур лоторейның беренче көне, олимпиада уеннары, узышлар һәм акча түләп аэропланга утырып очулар.


Кич сәгать 5тән башлап шәһәрдәге бөтен бакчаларда Областком тарафыннан махсус төзелгән программ буенча гуляние һәм концертлар. 7 июньдә, чәршәмбе көн, Аркадия бакчасында Сабан туе һәм лоторейның икенче көне. Җомга көн 9 июньдә Сабан туе һәм лоторейның актык көне.


«Татарстан». – 1922. – 6 июнь.


Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №6. - 20-21 б. 

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру