Журнал «Безнең мирас»

Сабакташым, иҗатташым...

(Мактаулар бозмаган, дан-дәрәҗәдән үзгәрмәгән егеткә мәдхия)

Шундый да кеше буламыни? – диярләр кемнәрдер.


– Бар шул! – дим мин, бәхәскә урын калдырмас ышаныч белән һәм кулыма драматург, төзүче-автор Юныс Сафиуллинның «Ринат Таҗетдинов» дигән саллы китабын алам.



Бу китапта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт премияләре лауреаты, орден-медальләр кавалеры, сәхнәдәге казанышларын хуплап бирелгән «Алтын битлек»кә ия Ринат Таҗетдинов турында әдәбият-сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре белән җәмәгатьчелек тарафыннан танылган абруйлы талант ияләре, һөнәр белгечләре, сәхнәдәшләре һәм артист үзе язган уйланулар, әңгәмәләр, мәдхияләр – һәркайсы фәнни хезмәткә тиң нигезле, тирән эчтәлекле хатирә.


Шул китапның бүләк язуында (автограф), Ринат миңа «сабакташым» дип мөрәҗәгать итә. Әмма мин, барыннан да элек, аның тамашачысы да бит әле!


Бу язмамның исеменә «мәдхия» дип куйсам да, максатым китап каһарманын мактау гына түгел. Кайбер урыннарда «чеметкәләсәм», Ринатның үпкәләмәвенә өметләнүдән. Әйтик, мәсәлән, китапны бүләк иткәндәге язмасында җибәргән вак хаталары өчен: «Талантлы дустыма, исәнлек теләп, теләгән яшеңә җитүеңне теләп...» – ди ул. Бер җөмләдә дүрт хата күбрәк түгелме? «Теләк тели белмәсәң, имгәк», диләр бит. «Талантлы дус» нинди була да, «талантсызы» нинди була? Бу безнең Ринатыбызның кешеләр белән мөнәсәбәттә һәркемне үзенә тиң итеп күрергә теләвеннән киләдер. Шуңа күрә «дус» дигәнгә «талантлы» сүзен дә өсти ул. Ә чын талант ияләренә ул сүзнең кирәге юк.


Без «талантлы артист Райкин», «талантлы актер Ильинский» дип әйтсәк, бу даһи артистларны кимсеткән кебек булабыз. Шулай ук «талантлы режиссер Станиславский», «талантлы Шукшин», «талантлы Ринат Таҗетдинов» дигәндә дә, «талант» сүзе бу исемнәрнең дәрәҗәсен күтәрми. Чөнки бу исемнәр үзләре дәрәҗәдән өстен, күтәрүләргә дә, терәүләргә дә мохтаҗ түгел.


Язмама «мәдхия» дип куйсам да, максатым сабакташымны мактау гына түгел. Аның, артист һөнәрен «иярләгәннән» башлап, һәр тапшырылган рольнең серен ачуда кулланган универсаль «ачкычының» кайда саклануын беләсем килә. Хәзергечә әйтсәк, компьютерны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле паролен, артист буларак һәр рольнең бикле йозагын ачкан ачкычның серен ачарга телим. Бармы ул? Юкмы? Миңа гына түгел, бу Ринат иҗатына гашыйк һәр тамашачыга кызыклы ачыш булыр иде. Мәгълүм ки, ул инде күптән мактауларга мохтаҗ булмаган кебек, казанышлары белән мактанулар да аңа ят. Мәдхия сүзләрен дә Ринат, балыкка тоз сипкәндәй күпме сипсәң дә, үзенә кирәк кадәр генә сеңдерә дә, калганына «без внимания». Өченчедән, мактыйсың икән – ул, йолдыз ачкандай, яңа ачышка тиң булырга тиеш. 60 ел буена ул ачкан йолдызлар саны йөздән арта («Ринат йолдызлыгы» дип атарга була). Шулар җемелдәвеннән яңа йолдызлар әлегә безнең күзгә чалынмыйлар. Ә бит, һәр яктылык – йолдыз балкысын өчен, шарт буларак, караңгылык кирәк.


Октябрь бәйрәме демонстрациясенә чыккач. Мәскәү. 1956 ел

Хәзерге лазерларның күләгәсез нуры хакимлек иткән, караңгылык тансык заманда, күктән яңа йолдыз эзләүне «пүчтәк әкият» дип карасак та, өметсезлеккә бирелмибез – яңа йолдыз кабыначак! Кемдер: «Ринат үзе йолдыз ич инде, яңа йолдыз ачасы юк аңа», – дип пышылдый. Кушылабыз. Әйе, Ринат уйнаган рольләр үзе бер йолдызлыкны тәшкил итәрлек. Бер көн килер һәм астрономиядә «Ринат Таҗетдинов йолдызлыгы» да пәйда булыр.


Мактауларга мохтаҗ түгеллеген белсәм дә, үзем дә сизмәстән, Ринатны мактау тональностенә күчеп барам икән.


Җиткәндер, булгандыр. Ринат кебек, вәгъдәдә торыйк. Уен-көлкеләрне, киная-төрткеләрне калдырып, 60 ел элек булган-күргәннәргә күчик. Бәлки, Ринат иҗатына ачкыч-пароль шундадыр.


Без сабакташлар гына түгел, бүлмәдәшләр дә идек. Мәскәүнең Трифонов урамы, 58 нче баракның (әсир немецлар төзегән) 1 нче каттагы 17 нче бүлмәсендә. Ринатның ятагы, ишектән кергәч, уң як дивар буенда икенче караватта иде. Беренче караватта Батулла, Ринат белән янәшәдә Рәшит Галиәкбәров, түрдәге ягылмый торган мич артында – Туфан Миңнуллин, сул дивар буенда Мир-Мирич, Дунаев һәм Зарипов караватлары. Аларның барысы бертөрле булса да, пөхтә итеп җыелганлыгы белән, Ринатныкы бүлмәгә ямь биреп торыр иде. Ятагы гына түгел, кием-салымы да, савыт-сабалары да пөхтәлек, төзеклек ягыннан һәркайсыбызга үрнәк булды. «Үрнәк», дигәннән, аның язу каллиграфиясенең үрнәк булырлык матурлыгы турында билгеләп үтәсем килә. Күп чакта, рәсмирәк язулар кирәк булганда, аннан яздыруыбыз хәтердә.


Мин үзем, хәтта Җәмиләмә өйләнергә рөхсәт сорап, бабайларга хатны да Ринаттан яздырдым. Соңыннан, өйләнешеп яши башлагач, балаларыбыз булгач, гаиләбездә ниндидер аңлашылмас узгынчы «чытыклыклар» килеп чыкканда, бабай мәрхүм ишек кашагасына кыстырылган шул «тарихи» хатны алыр иде дә, кызы Җәмиләгә, ягъни минем хатынга карап: «Кияүгә чыкканда без ризалык биргәненә чыкмавың галәмәте бу», – дияр иде.


Үзебез яшәячәк тулай торак төзелешендә. Мәскәү. 1957 елның язы

Соңыннан аңлавыбызча, кызларын сорап язган кияү ишек кашагасында сакланган матур язылган хат хуҗасы булган! Көлсәң – көләрлек, еласаң еларлык факт булса да, бу – Ринатка мәдхия!


Без сабакташлар гына түгел, сердәшләр, табындашлар да идек. Болары турында Батулла белән Туфан язганнарга әллә ни өстәп булмас, «шәкертлек» эпизодларын хәтерләү кызыклырак булыр. Ринат шәкерт чагыннан ук иҗат кешесе булды, дисәм, әле исән курсташларым, «арттырасың», димәс.


Ринатлар гаиләсендә 5 малай, 1 кыз үсә. Һәр балага бүлеп бирелгән үз эше була.


Ул эшләр тиешле сыйфатта башкарылу өчен олылары кечеләрен күз уңында тотса, бердәнбер кыз исә малайлар өчен әти-әни каршында җаваплы. «Эшсез кеше – ашсыз» кагыйдәсе аларның һәркайсының канына кечкенәдән сеңдерелгән. Ринат «ялт» иттереп идән юарга да өлгерә, кием-салымын да үтүкләми кими, эш арасында ашарга пешерергә дә җай таба. Ашау мәсьәләсенә килгәндә, мин аның «тәмсез» дип аш сайлаганын хәтерләмим. Гомумән, тамакка талымсыз иде ул. Дәресләрдән качканын да, сайланып, назланып утыруын да хәтерләмим. Артистлыкка укысак та, безнең һөнәргә ят тоелган дәресләребез дә күп иде. Конспектлар язып баруда ялкаулык көчле булгач, бөтен ышаныч Ринатта булды. Ул яза. Почеркы әйбәт, семинарлар вакытында аның дәфтәрләренә чират торабыз.


Ничәнче курста булгандыр, безне автомашина йөртергә өйрәтә башладылар. Өч дәрес «теория» булса, атнага бер көн практика – рульгә утырабыз. Бу эштә Ринат белән Батулла безнең механикларыбыз: әйтерсең, гомергә машина йөрткәннәр! «Машина» дигәннән, «Мастерство» дәресләрендә беренче курста бездән этюдлар эшләтәләр иде.


Бөтенсоюз телевизион фильмнар фестивалендә 1 нче урынга лаек булган (1978 ел) «Йолдызлар җитә һәркемгә» фильмында (Әхсән Баяновның «Тау ягы» повесте буенча) катнашучылардан бер төркем

Минем әткәй Агыйделдә маякчы булып эшләгәч, этюдымны маякчы эшенә бәйләп, «шаккаттырырга» булдым. Класс бүлмәсендәге урындыкларны көймә итеп, «воображаемый» ишкәкләр белән «ишеп, көймәгә фонарьлар төяп, сүнгән фонарьларны алыштырырга» кереп киттем». Бик тырышып уйнадым. Көймәне маяк станогындагы бавыннан ычкындырып ярга чыккач: «Все», – дидем.


Ә Ринат өстәл һәм урындыклардан «ДТ» тракторы ясап, аны «кабызды» да «җир сөрә башлады». Укытучылар, җитте, хватит, дигәч кенә, тракторын сүндереп, урынына барып утырды.


Этюдларны сүтү, анализлау башланды.


Яшермим, мактау көттем. «Агымсу», «дулкыннар», «көймәне бәйли алмый газапланулар»... Сәхнәдә күрсәтү өчен кыен күренешләр исәбенә «скидка» ясалыр дип көткән идем – булмады. Укытучыбыз башта мине «сүкте», ягъни минем этюдны сүтте. Имеш, агымсу тәэсирен «сизмәгәнмен», ишкәкне гел бертөрле «ишкәнмен», сүнгән лампаны дөрес «кабызмаганмын» һ.б. Ике минутлык этюдны 20 минут «сүтте». Ә менә Ринатның «тракторны» ярты сәгать кабызуына кул чаба-чаба, «гаси свой мотор», дип мактый башлады. Ә мин, озын-озак маташканы өчен, аны да «сүтәр» дип көткән идем, хәлфәбез аны башкаларга үрнәк буларак күрсәтеп, «син тракторның холкын каян шулай яхшы өйрәндең?» – дип, Ринатның тәрҗемәи хәлен сөйләтте. Шунда без Ринатның әтисе Арифҗан абзыйның авылга беренче тракторны алып кайтуын, Шәйморза МТСында баш инженер булып эшләвен, сугыштан «бронь» белән калдырылып, хатын-кыз тракторчылар курсын оештыруын, районны иң алдынгы механизаторлар районы иткәнче эшендә калуын, гаиләләрендәге 6 баланың 5есе ир бала булуын, аларның кечкенәдән эш белән, техника белән тыгыз бәйләнештә үсүен белдек.


Нәтиҗәдә, Ринатка «5»ле куелып, миңа «3»ле булуны хәлфәбез: «Һәр эшне бөтен ваклыклары белән, кабаттан эшләмәслек, төзәтмәслек итеп, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Сәхнәдә һәр ваклык булганыннан эрерәк булып күренүне беркайчан да исегездән чыгармагыз. Эшнең эшләнү ритмы да, аңа булган мөнәсәбәт тә иҗатта мөһим роль уйный. Бер кабынып, бер сүнү сәхнәгә игътибарны сүндерә.


Ә менә Зариповның «маякчысы», болары эшләмичә дә аңлашыла ич инде, дигәндәй, «тисә тиенгә – тимәсә ботакка» булды. Тәҗрибә үрнәге буларак, бу этюд та кирәкле сабак», – дип аңлатты. Укытучыбыз бу фикерләрне, әлбәттә, рус телендә белдерде. Аның күзгә карап һәркайсыбызга биргән киңәшләре бүген дә хәтердә. Талантына өстәмә һәр эшкә кирәкле шөгыль дип карап, аны ике эшләмәслек, төзәтмәс сыйфатлы итеп башкару – Ринатның фамильный иҗат ысулы, дияргә була. Йөзләгән спектакльдә йөздән артык роль башкарган актер биографиясендә Ринат аркасында «провалга» юлыккан, «харап булган» спектакль юк.


Әлбәттә, ул катнашкан спектакльләрнең озын гомерле булуы да, уңышсызлыкка очравы да бер артист яки режиссер иҗатына гына бәйле түгел. «Провал» яки «уңышсызлык» сүзләренең безнең Академия театры спектакльләренә карата ишетелгәне булмаса да, «Антонио-Клеопатра» спектаклен шул бәхетсез категориягә кертми булмый. Бу, әлбәттә, театр тарихындагы «ЧП» һәм аның өчен төп гаепле кеше Цейтлин – Рус яшьләре театры (ТЮЗ) режиссеры. Хәзер инде сирәгәеп калган сабакташлар белән очрашып әңгәмә корып утырганда, режиссер Цейтлинны гаепләп сөйли башлагач, Ринат аны да яклап чыкты: «Шекспирның «Давыл»ын Рус яшьләр театрында куеп, үзе җитәкләгән театрга «Алтын битлек» алышкан режиссерның безнең театрда спектакль куярга ризалык бирүе, «Европа» үлчәмендәге сыйфатлы спектакль куеп бирәчәкмен», дигән вәгъдәсе, безнең Шекспир трагедиясендә уйныйсы килү хыялларыбыз миражга әверелде дә калды шул. Бу провал искә төшкәндә, әле һаман аркамда салкын тир пәйда була. Иҗаттагы иң караңгы көннәрем – шушы спектакльне әзерләү чорында. «Бу җиңелүгә кем-нәрсә сәбәпче соң?» – дигәндә, иң әүвәл режиссерның татар тамашачысы белән санлашырга теләмәве.


Аннары... Әсәрне дөрес кыскартмавы аркасында эчтәлеге нык зәгыйфьләнде. Цейтлин үз кыскартуларында татар милләтенең уй-теләкләрен, хыял-омтылышларын, тарихтагы язмышын, урынын бөтенләй исәпкә алмады.


Ә бит татар дөньяны, тормыш агышын үзенчә аңлый, үзенчә кире кага, үзенчә ярата. Гомуми кешелек алдында торган проблемалар күп, әмма һәр милли театр аны үз тамашачылары аңлаганча хәл итәргә омтыла. Режиссердан шул милләт проблемаларын калкуырак күрсәтү көтелә. Сюжетны бозу яки юк итү җиңел ул. Аның астына яшерелгәнне табу – иҗаттагы иң мөһим эш.


Бу трагедиянең төп геройлары – җиңүче дәүләт вәкиле Антонио белән Мисыр дәүләте ханбикәсе Клеопатра.


Тел яшерәсе юк безнең милләтебез дә буйсындырылган хәлдә яши бит. Шуңа күрә гасырлар буе азатлык сорый, үзе булып сакланырга тырыша, тигез булып яшик, ди, милләт хокукларын яклауны сорый.


Аптырагач, Цейтлинга: «Без күрергә теләгән умыртка сөяге кайда?» – дип мөрәҗәгать иткәч, ул безгә: «Әйдә, сәхнә буйлап йөрегез дә, репликаларны әйтегез, ә мин яраганын калдырырмын, артыгын сызармын, тирәнгә кермәгез», – диде.


Нәтиҗәдә, Шекспир әсәренең үзендә булган фәлсәфәсе татар тамашачысына хезмәт итми сызылды. Тамашачы спектакльне ташлап чыгып китә башлады. Җыенысы 3 кенә мәртәбә уйналды... Футболда Пеленең туп тибүдә үзенә генә хас ысулы булган кебек, синең, ягъни Ринатның роль йозакларын ачудагы нинди алымнары актер осталыгы дәреслегенә кертергә лаек? Үзләрен театр белгече дип йөрүче кайберәүләр «Өч аршын җир» һәм «Кол Гали» спектакльләренә карата «болар трагедия түгел – мелодрама гына» – дип язганда, үзебезнең «милли тәнкыйть докторларыбызның» кайсысы, артист Ринатның «товарына» таянып, «бу артист чын трагик роль тудырган», дип яза алды? Хәер, әйтсеннәр дә, ди, язсыннар да, ди. Әмма дәлилләү өчен актерның башкару алымнарын, «ачкычын» – иҗат «паролен» күрсәтеп анализлау сорала бит. Бармы бездә шундый диагноз куярлык «докторлар»? Булса, кайда һәм ничек күрсәттеләр алар «докторлыкларын»?


– Әхтәм, син миңа «кыргаякның алгы дүрт аягы гына атлаганда арттагы сигезе нишли?» дигән кебегрәк «мудреный» сорау бирәсең, ягъни, «мудруствуешь лукаво».


Сәнгать мондый тональностьне кабул итми. Җиргә төш һәм минем иҗатымда нәрсә артык, нәрсә җитми – ачык итеп әйт.  Безнең тәнкыйть өлкәсендә ихласлык һәм гадилек юк. Уң колакны уң кул белән кашымыйча, сул кулны эшкә җикмәк булабыз. Алай булмый.


Тамашачы «кыргаякның» аякларына карамый – кая таба баруына карый...


– Артистның яратып уйнаган рольләре күп була. Яратмый уйнаганнары гына булмыйдыр. «Сүнгән йолдызлар»ны искә алуыңда, Әхтәм, мин ниндидер ирония шаукымын сиздем. Бөкре мәхдүм Надир – аеруча яратып уйнаган ролем. Уйнаган саен тамашачымның да тетрәнүен күрү миңа яшәү дәрте өсти. Надирның гәүдәсе гарип, ләкин акылы зирәк, йөрәге кайнар, хисләре саф, теләкләре изге. Спектакльдә мәхдүм үзен-үзе үтерә. Ләкин бу үлем дөньядагы гаделсезлеккә чыдый алмыйча үлү булып яңгырый. Трагедия бит бу.


Шундый кешенең язмышын дөнья классикасы трагедияләре югарылыгында күрсәтү безнең театрыбызга мәдхия түгелме?


Бу сөйләшү-әңгәмәдә без – щепкинчы картлар, театрның күп эшләренә тукталып, үз бәһабезне бирдек. Аларны кыскача гына язганда да үзе бер калын китап булыр иде.


Әмма безнең максат элек язылган китапны тикшерү дә, данлыклы театрның спектакльләренә ревизия ясау да түгел.


80 яшен тутырган Ринатның 60 еллык иҗатына бәһане милләт үзе биреп, театрыбыз аның исемен дөнья масштабында яңгыратты. Без, тамашачылар һәм сабакташлары, аның белән бер чорда яшәвебез һәм театр сәнгатенә хезмәт итүебез белән горурланып, аның иҗат серләрен ачкан «пароль»не табуны игълан итәбез. Алар бик күп икән: һәр спектакльнең, һәр рольнең үз «пароле». Шуларны берләштергән гомуми бер «пароле» бар: ул «Ринат» дип атала. Шул аның һәр иҗади эшендә ачкыч-пароль.


Без аның каллиграфиясе, почеркы – язуы матурлыгына соклануыбызны белдердек. Ринатның матур, тигез хәрефләрдән торган почеркы аның иҗат иткән образларында да чагылыш таба. Аны Ринат стиле, Ринат почеркы, диләр. Бу бик зур бәһа.


Тормышта ул һәркемгә миһербанлы, беркемгә дә өстән карамас, тәкәбберлекне белмәс, әмма үзенә сүз тидермәс, шәхесен түбәнәйтмәс тигез холыклы кеше. Язуы гына түгел, яшәүдә дә Ринат кебек яшисе килә дә, әмма һәркем – үз холкының колы...


8 серияле «Ташкыннар» фильмын (Рөстәм Нәбиуллин эше) төшерү вакытында алынган фото. 1977 елның сентябре

Сабакташым-дустым турында әйтәсе сүзләремнең иге-чиге булмаса да, алар журнал рамкаларына гына сыймагач, ул фикерләрем Ринат белән бергәләп иҗат ителәчәк фильм-спектакльләрдә, иншәАллаһ, әйтелер дип өметләнәм. Өмет безнең яшәү терәге бит!


Бу язмамны күңелемдә яңгыраган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:


«Бер-берсеннән таулар биек була,
Исемнәре төрле булганлыктан,
Җисемнәре шуңа ишарә.
Кайберсенең түбәсендә Эдельвейс үссә,
Кайберсендә яши бозлы шишарә.
Кайбер тауга менеп мактаналар,
Кайсын күргәч, сокланудан,
«Тауга карап, тау булып булмас», – диләр.


Шулай... Таулар тигез булмагандай, артистлар да (кешеләр дә) тигез түгелләр».


Ринат әфәнде! Күп санлы тамашачыларың шулай тәкрарлыйлар: «Карлы таудай ап-ак булган башың – бәрәкалла!» – диеп. Кемдер әйтер: «Иртә картаюдан, күп уйнаудан», – дияр, сөеп. Без әйтәбез күмәк тавыш белән:


«Һич борчылма, әзи, таулар биек булса гына,


Аның түбәсенә кар ята».


Тамашачыларыңны тыңлап шигырь язарга омтылучы сабакташың Әхтәм ЗАРИПОВ.
Язылды – 2018 елның 1 гыйнварында. Ринатның туган көнендә.


"Безнең мирас". - 2018. - №2.
Фотолар автор архивыннан һәм "Татар-информ"нан алынды.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру