Саба районы авылларында Каз өмәсе борынгы йолалар нигезендә үткәрелә

 Саба районы авылларында Каз өмәсе елдан-ел зурлап, милли төсмерләргә баетылып, борынгы йолалар нигезендә үткәрелә. 23 ноябрь көнне Кызыл Мишә авылында яшәүче Дилбәр һәм Фаиз Нигъмәтҗановлар гаиләсендә каз өмәсе зурлап үтте. Нәселләре бик тырыш аларның: һәр елны җәй көне каралты-куралары кош-корт белән тулы була.  Быел ике йөз чеби, утыз каз үстерсәләр, алдагы елларда казларның баш саны җитмеш бишкә кадәр җиткән иде. Нигъмәтҗановларның Чаллыда, Казанда яшәүче туганнары да, Дилбәр ханым актив әгъзасы булган җирле «Ак калфак» оешмасы да читтә калмады. Димәк, Каз өмәсе ул — эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, туганлыкны саклау, балалар һәм оныкларга борынгы йола, гореф-гадәтләрне күңелләренә салу, өйрәтеп калдыру чарасы да.

Каз өмәсендә таякның иң калын ягы хатын-кыз җилкәсенә төшә дип уйлый күрмәгез. Бу гаиләдә ир-атлар да, бала чага да тик тормый. Казларны чалып биргән ирләр соңрак канат, тәпи, муен һәм башка эчке әгъзаларны матурлап бауга тезә. Хатын-кызлар каз йолкыса, бала-чага канат сызырды. Йоласы шул: казларны чишмәгә юарга алып барганда, алар алдыннан каурыйларны сибеп барсаң, икенче елларда каз бәбкәләре күп итеп чыга дигән. Әби-бабаларыбыздан килгән бу йоланың хикмәте үзенә күрә балаларны да хезмәткә өйрәтеп үстерү дә.

Казлар йолкынып беткәч, җәһәт кенә мамык чәендә сыйланып алдык. Аннары эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып беткәч, өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, чишмәгә юарга бардык. Су буеннан кайткач, каз коймагы белән сыйландык. Ә кичен исә, барыбыз да хуҗабикәбез пешергән каз ашы һәм каз бәлеше ашарга җыйналдык. Кич буе өлкәннәрнең көлешә-көлешә сөйләшер сүзләре, ә балаларның исә шат авазлары тынмады.

 

Тулысынча Бөтендөнья татар конгрессы сайтында укый аласыз.

 

 

 

Комментарий язарга