Рөстәм Миңнеханов вертолетта очарга теләгән Әмирханның хыялын тормышка ашырды

Традицион «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның вертолетта очу хыялын тормышка ашырды.

Очыш алдыннан малай вертолетны әйләнеп чыга һәм аны тотып та карый. Вертолёт салонында төшерелгән фотоны Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битенә дә куйды.

Әлеге акциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Быел Татарстанда «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты белән оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путин да кушылды.

 

Чыганак: Татар-информ

Фото: twitter.com/RusMinnikhanov

 

Комментарий язарга