Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Франция белән мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә тәкъдим итте

Парижга эшлекле визиты кысаларында, 30 ноябрьдә, Татарстан Президенты Франция Чит ил эшләре министрлыгының эчке сәүдә, туризмны үстерү һәм чит илләрдә яшәүче француз гражданнары эшләре буенча Дәүләт сәркатибе Маттиас Фекл белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.


Очрашу Франциянең Чит ил эшләре министрлыгы бинасында узды.


Рөстәм Миңнеханов Дәүләт сәркатибен очрашу мөмкинлеге, шулай ук Татарстан делегациясенең Франциягә эшлекле визитын оештырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерде.


Президент фикеренчә, Россия һәм Франция җитәкчелегенең төбәкара дәрәҗәдәге элемтәләрне, эшлекле даирәләр хезмәттәшлеген үстерүгә зур игътибар бирүе бик мөһим.


Ул шулай ук Франциянең эшлекле даирәләре ассоциациясе бинасында “Франция – Татарстан” бизнес-форумы узуы, анда Татарстанда үзләренең проектларын тормышка ашырырга теләгән француз эшмәкәрләре катнашуын да хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Европа Берлеге илләре, шул исәптән Франция эшкуарлыгы белән хезмәттәшлек алып баруда зур тәҗрибә туплавын искәртте.


Президент сүзләренчә, бүген мәдәният, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә яхшы мөмкинлекләр бар.


Бу очрашуда шулай ук Россия белән Франция арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү, дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән мәсьәләләр буенча фикер алышынды.


Очрашуда Россиянең Франциядәге вәкиле Александр Орлов, Татарстанның Франциядәге вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм башка рәсми затлар катнашты.


"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру