Журнал «Безнең мирас»

Россия Банкы Габдулла Тукай портреты төшерелгән көмеш тәңкәләр чыгара

Россия Банкы “Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган 2 сум номиналында истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара башлады. Тәңкәдә Габдулла Тукайның портреты, шагыйрьнең авыл күренешләре, кошлар һәм китаплар рәсемнәре ясалган, тәңкәнең тиражы - 3 мең данә. Бу хакта Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.



Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов бу вакыйганы уңай бәяләп: “Бу бик яхшы факт - Татарстаннан тыш Россия төбәкләре халкы да бөек Тукайны белер, күрер. Тиражы зур булмагач коллекционерлар арасында ул бик кыйммәтле тәңкә булыр. Кыйммәтле булгач, аның турында хәбәр таралыр. Ул яктан да яхшы. Гомумән, Россия медиа мәйданында татар шагыйрьләре булсынмы, сәясәтчеләр булсынмы, аларның исемнәрен таратырга кирәк, аларның фикерләрен, идеяләрен халыкка җиткерергә кирәк”, - диде.


“Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә шулай ук музыкант Эмиль Гилельсның 100 еллыгына багышланган көмеш тәңкәләр дә чыгарыла.


"Татар-информ"

Теги: Венера Вәлиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру