Журнал «Безнең мирас»

Ркаил Зәйдулла парламентта мәгариф һәм милли мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк

Быел алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат булып сайланган татар язучысы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында эшләячәк.
“Мин Дәүләт Советында даими нигездә эшли торган депутат түгел, “ирекле” депутат булачакмын”, - диде “Татар-информ”га Ркаил Зәйдулла беренче утырыштан соң.

  • 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына 100 депутат сайланды. Алардан 22 депутат парламентта профессиональ даими нигездә эшләячәк. Болар – парламент рәисе, аның урынбасарлары, парламент секретаре, комитетлар рәисләре һәм аларның урынбасарларына кагыла.


“Әлегә беренче утырыш кына узды. Дәүләт Советы бинасында депутат буларак беренче тапкыр гына утырышта катнашам. Курку түгел, бераз дулкынлану, каушау бар. Мәгариф, мәдәният, фәнгә кагылышлы һәм милли мәсьәләләр көнүзәк темалар булып тора. Аларны хәл итү, шулай ук әлеге тармакларда эшләүчеләрне кайгырту таләп ителә. Хәзер үз алдыма “ирекле” депутат буларак вәкаләтләремне барлап, депутат вазифасында нәрсәләр эшли алачагымны күзаллау бурычын куйдым”, - диде Ркаил Зәйдулла.

  • Алтынчы чакырылышта барлыгы 8 комитет төзелде. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын Айрат Зарипов җитәкләде. Комитет составына 12 депутат керде, шул исәптән - Ркаил Зәйдулла, Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Мәгъсүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов, Людмила Рыбакова. Рәис урынбасары итеп алар Людмила Рыбакованы билгеләде.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/20/193946/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру