Ризаэддин Фәхреддин гыйбарәләре

Телне афәттән саклар өчен иң җиңел юл – мәгънәсез халыктан аулак булу, аш-су мәҗлесләренә йөрмәү вә мәгънәсез кешеләргә катышмау.

Телнең, кечкенә генә булса да, әсәре бик зур. Тел сәбәпле олуг хадисәләр чыга вә адәм баласының башына дәһшәтле фәлякәтләр килә, шуның өчен Рәсүлулла хәзрәтләре телгә хуҗа булырга вә үлчәп сөйләргә боерадыр.

Үлемнең кисәктән вә көтелмәгән, хәтта хыялда да юк вакытта килүе мөмкин, бәлки, бу хәл күбрәк тә. Шуның өчен аны һәркайчан зикер итү, хыялда вә хәтердә тоту – онытмауга вә кулдан килгән кадәр әзерләнүгә сәбәп булыр.

Үлем искә төшү сәбәпле кечкенә генә хисап ителгән бер бозыклыкның кылынмый калуы да бик файдалыдыр. Ләкин үлемне искә төшерү, дөнья үтү вә дөнья эшләренең юлда калуларына кайгырып түгел, бәлки, барачак җиргә барыр өчен әзерлек күрү нияте берлә булырга тиеш.

Хатыннарның фазыл вә кәмаләтләре киемнәренең кыйммәтле вә җиһазлары күп булуда, асылташ тагулары вә модага ригаять итүләрендә түгел, бәлки, тәдбирле вә икътисадлы булуларында, һәм дә гаиләдә аналык вазифасын итә белүләрендәдер.

Милләтнең байлык вә фәкыйрьлекләре хатыннарның икътисадка ригаятьле булулары вә модага илтифат итмәүләре берлә мөтәнасибтыр.

Авыл халкы бәгъзе вакыт бик юк нәрсәләр өчен ачуланышып, бере-бере өстеннән мәхкәмәләргә кәгазьләр бирешәләр вә хөкемләшеп, көннәрен уздырып, каннарын бозып йөриләр. Әгәр дә авылның яхшы картлары шушы кешеләрне килештереп йөрсәләр, кайсы гына очта ике кеше арасы бозылганын ишетү берлә, ут сүндерергә баручылар рәвешендә тизлек берлә барып, шунларның ачу утларына ут сибеп сүндерсәләр, кулларын тотыштырып яраштырсалар, дөньяда рәхмәт ишетерләр, нәфел намаз, руза савабын алырлар иде.

Әгәр дә һәркем үз холкын төзәтсә вә үз гаепләреннән пакьләнсә, ислам милләте бу көн анадан туган кебек саф бер милләт булачак вә дөнья беткәнгә кадәр бер гаилә вә бер хәят булып гомер сөрәчәктер.

Дөньяның бөтен хәле хыял вә өмидләрдән гыйбарәт.

Бездә мөселманлык үлчәве кием белән булып, үзләренә мәгълүм булган формаларда йөрүчеләрне мөселман, чалма белән чапан яки җөббә кигәннәрне галим дип атыйлар.

Күз, йөз вә аяклар белән үчекләүләр, берәүнең файдасына булган хак сүзне сөйләми, усаллык касды белән тик торуларның һичбере ярамый. Бу эшләр камил мөселман булуга мөнафидер.

Ачу – бик зарарлы эшләргә сәбәп булган гыйбрәттер. Ачулы кеше шундый эшләр эшли, шул эш, читләргә түгел, хәтта үзенең якыннарына, дусларына, бәлки, үзенә дә зарар буладыр.

Кешеләрнең гакыллары камил, сабырлары лязим дәрәҗәдә булуның дөрес үлчәве исә ачу вакытларында үз-үзләрен тота белүләредер.

Мал булыр да бетәр, әмма кеше хакы бетмәс, киләчәктә моның хисабы соралыр.

 

Журналга Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

«Безнең мирас». — №3. — 59 б. 

Комментарий язарга