Журнал «Безнең мирас»

Ришат Төхвәтуллин: "Кемгә төртеп күрсәтмә, һәр икенчесе шагыйрь, композитор..."

Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин фикеренчә, татар җырларының асылын - моңын саклап калу өчен дәүләт дәрәҗәсендә стратегия кирәк. Бу хакта ул "Татар-информ"га интервьюсында әйтте.
"Безнең җырларның мәгънәсе, моңы, җаны бар. Менә шушы җанны югалтмас өчен хөкүмәт тарафыннан уйланып эшләнгән худсовет булырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки бар кешенең дә телефонда гына җырын яздырып, радиодан бирергә мөмкинлеге бар. Менә шушы булмасын иде. Җырларның 30 проценты гына булса да иләктән үтсә, бик әйбәт булыр иде", - ди ул.
Җырчы һәвәскәр шагыйрьләр элек тә булганын, худсовет аларны төшереп калдырганын әйтте. Ул худсоветның зыянлы якларын да булганын, мондый оешма сайлаган җырчыларга йөрмәү ихтималын да аңлаганын әйтте. Шул ук вакытта ул татар җырының асылын саклап калу өчен коллектив фикер белән хәл ителгән стратегия кирәк дип саный.
"Кемгә төртеп күрсәтмә, һәр икенчесе шагыйрь, композитор. Яза беләме-юкмы, үзен шагыйрь санап, шигырьләрен бастыра. Анда рифма да, мәгънә дә, бер әйбер дә юк. Шушы шигырьне үзен композитор дигән кеше эләктереп алып, тегеннән-моннан көй дә язып куя. Һәм өченче шундый дәрәҗәдәге берәр җырчы, аңламыйча да, шул җырны җырлый", - ди җырчы.
Ришат Төхвәтуллин фикеренчә, мондый җырчылар булуында күпмедер дәрәҗәдә тамашачы да гаепле. "Барысы да сәхнәгә менәргә тырыша. Тыңлаучысы, алкышлаучысы булгач, андый җырчылар көннән-көн күбәя. Кайвакыт аптырап та калам, халык юк-бар нәрсәне үз итә, яхшыны яманнан аера белми. Менә шунысы начар", - диде ул.
Җырчы вазгыятьне өметсез дип әйтә алмавын белдерде. "Урта буын иҗатчылары арасында Альфред Якшимбетов, Зөфәр Хәйретдинов, Фирзәр Мортазин, Рәис Ханнанов, Зифа апа Нагаевалар тулы көчкә иҗат итәләр. Зөлфәт Вәлиуллин, Гөлназ Закирова җырлары миңа бик ошый. Профессионал композиторлар булуы белән горурланам", - диде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/11/186076/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру